12.01.2016 Шоу-бизнес
Салават авыру баланың өенә барып концерт куйган
– Мин үзем бүген исән-сау, булганына шөкер итеп яшәп ятучы Илһам абый белән Әлфия апаны халкыбызның чын җырчылары, байлыгы, дип исәплим. Калганнар, димәк ки, без – “мин үзем дә, һәм башкалар” рәтендә. Шунысы куандыра: – безгә һәм башкаларга да халкыбыздан сорау бар. Әмма күңелем вакыт-вакыт шуңа гына кителә: җырчыларны, Илһам абый әйтмешли, җырлаучылар таптап-изеп китми микән инде?!
Үзенә бәя
Җырлаучы түгел, җырчылар кирәк сәхнәгә, – дип сөйли Салават. – Концертларга җырчыларның килми башлавы да уйландыра. Бер-беребезнең иҗатын белми торып үсеш була микәнни соң ул? Рөстәм Закировны, Филүс Каһировны, Рөстәм Асаевны концертларда, спектакльләрдә мин еш күрәм. Алар кемнеңдер чакыруын көтми, үз теләкләре белән килә.
Туры килсә дә килер икән: Рөстәм Закиров, җырлап, залга төшеп кенә утырган иде, алып баручылар шул тирәдә Филүс Каһиров барлыгын шәйләп алдылар һәм аны сәхнәгә чакырдылар. Чын артист шулай буладыр инде, Филүс һич ялындырмады, әнисенең яшьтәше Салават абыйсыннан үрнәк алуын, җыр сәнгатендә аңа охшарга тырышуын әйтте һәм алдан бернинди әзерлексез, (моны тамашачы сизеп-белеп торды), “Соңдыр шул, соңдыр”, дип җырлагач, Салават үзе гөрләтеп кул чапты, тамашачы бик озак алкышлады. Салават Миңнеханов белән Гүзәлем җырлаганнан соң Фәтхетдинов Салават та, гомер булмаганча, тыпырдап алды.
Ильясның тәкъдиме хупланды
Сәхнәгә кыяр-кыймас кына бер егет күтәрелде, кочагы тулы чәчәк. Бер кушучын җырчыга бирде, калганнары – сөйгән кызына. Үзе Ильяс исемле, әмма татарчасы чамалырак. “Лилия, я тебя очень люблю, выходи за меня замуж”, – диде ул. Зал тып-тын иде, Салаватка исә: “Яучы буласы көннәрем дә бар икән әле”, – дип әйтүдән һәм яшь парларга матур, тигез тормыш теләүдән башка чара калмады, зал алкышларга күмелде. “Бу егеттә өмет бар. Татар концертына килгән егет татарча да өйрәнми калмас”, – диде җырчы.
Ихтимал, Салават бу парларның тормышы белән дә кызыксынмый калмас. Һәр хат-хәбәргә дә бик җитди, таләпчән карый ул. Бу инде аның канына сеңгән. Шулай бер елны кызы Алинә бер сабыйның Кыш бабайга – бу очракта җырчы Салаватка язган хатын укыта. Авыру бала: “Безнең өйгә килеп концерт куя алмассызмы икән?” – дип үтенгән икән.
Коллективтан берничә артист, шул исәптән Салават та авыру баланың өенә барып концерт куялар. “Әлбәттә, бушка түгел, – дип искә ала хәзер җырчы. – Чәй эчертеп, тәм-том белән сыйлап җибәрделәр. Иң мөһиме – сабыйны алдамау. – Шулай бер малай Кыш бабайдан бүрек, бияләй, күлмәк, шарф сораган, ди. Аның үтенечен почта аша посылка итеп җибәргәннәр. И шатланган малай, Яңа ел кабат җиткәч, тагын хат язган һәм гозерен дә белдерергә онытмаган: “Бу юлы әйберләрне берүк почта аша җибәрә күрмәгез, теге юлы бияләйне бирми калдырдылар”.
Салават – Мөслим кодасы!
Шунысы да мәгълүм булсын: быелгы Яңа ел Салават белән Ләйсән өчен яңа куанычлар да алып килде: 30 декабрьдә төпчек кызлары Алинә кияүгә чыкты, Казандагы мәчетләрнең берсендә никах укыттылар. “Хәзер без – Мөслим кодасы белән Мөслим кодагые, – дип күкрәк сугып йөри Салават. – Озын гомерле, һәрбарчабызны куандырырлык никах булсын”.
Шөкер, яңа парлар туа тора. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел, дигән шигарь дә хәтердән чыгарга тиеш түгел. Сәхнәгә Рифкать Нургали улы Миңнеханов күтәрелгәч, әлеге фикер аеруча калку чагылыш тапты. Халкыбыз бәхетенә игелекле балалар үстергән Вәсига апага бүген 12 гыйнварда, 85 яшь тула икән, Салаватның әнисе Тәкълимә апага да быел – 85! Сөбханалла! Ходай Тәгалә исәнлек-саулыктан аермасын.
“А” тамгалысы кемнәр өчен?
ЮХИДИ җитәкчесе сәхнәгә үзе аяк баскач, әлбәттә инде, юл йөрү, юлларда үзара мөнәсәбәт хакында сүз кузгалмыйча калмады. “Концертка килер алдыннан мин Салаватның штрафлары белән кызыксынган идем, – дип сөйләде Рифкать әфәнде. – Барысы да тәртиптә. Шунлыктан Мактау грамотасы да алып килдем. Мин аны былтыр ук тапшырырга тиеш идем инде, өлгерә алмый калдым. Соңарыбрак булса да, уң булсын!”
Дөрес, Салаватның юлда тәртипле йөрүенә: “А” хәрефе төшерелгән юлны артистлар юлы дип беләдер ул, йә булмаса бөтенләй номерсыз йөридер”, – дип шикләнебрәк караучылар да булды. Җырчы үзе исә юлда тәртип булырга, хатын-кыз машина йөртүчеләр аеруча тәртипле булырга тиешлегенә басым ясады. Ягу сезоны башлануга, ягъни юлларда боз күренә башлауга хатын-кыз руль артына утырмаса, үтә дә яхшы булыр, иде дигән фикерен дә тамашачыга җиткерде. Руль артында барганда ханымнарның-туташларның җәяүлеләргә, ир-атларга сүгенүен һич кенә дә өнәмәвен белдерде. Салаватны да аңлап була: үзе сүгенүнең ни икәнлеген белмәгәч, нәфис затлардан ямьсез сүз ишетү бер дә күңелле түгелдер инде, дип аның фикерен хупларга гына кала.
Хөсәенов булдыра!
Туган көн тамашасында Салаватның иҗатының башыннан бүгенгә кадәр якын иткән түрәләр дә хәтсез иде. Салават сәхнәдән сөйли: “Шулай берчакны таныш район главасына шалтыратам. “Ул укуда”, – диделәр. Икенчесенең телефон номерын җыям, ишетелер-ишетелмәс кенә аваз килә: сөйләшә алмыйм, мин укуда диюе икән. Өченче бер районга концерт белән баргач, главагызны да чакырасыгыз калган, дип әйтеп куйдым. “Ул районда юк шул, укуда”, – диделәр. Безнең чорда минәйтәм, укыганнарны җитәкче итәләр иде, хәзер җитәкче булгач укыталар икән... Глава булганчы укытсыннар иде аларны”.
Концерт башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында баянчылар бертуктаусыз бию көе уйнадылар. Олысы-кечесе биеп рәхәтләнде. Араларында үзем белгәннәрдән Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов та бар иде. Аның хуҗалыгы – республиканың йөзек кашы, аннан үрнәк алалар, өйрәнәләр. Биюгә дә бик оста икән. Бер булганнан бар да була, дип тикмәгә генә әйтми халык.
Аны нинди кыяфәттә күрербез?
Җәвит Шакиров белән Салаватның тормышлары, иҗатлары бергә үрелеп бара. Училищеда укыганда бер бүлмәдә яшәгәннәр, Зөлфия белән Ләйсән дә шулай ук бер бүлмәдә яшәп иҗат серләренә төшенгән. Дуслык хәзер дә бик матур дәвам итә.
Җәвит: “Без Башкортстан радиосын тыңлап уяна, шул радионы тыңлап йокыга тала идек”, – дип сөйли. Башкорт моңы аларның канына сеңгән, моңа алар шат кына. Туган көн концертына да башкорт җырчылары күп килгән иде. Азамат Тимеров, Нәзифә Кадыйровалардан соң сәхнәгә Фирдүс Тямаев очып чыкты, залны дер селкетте. Салаватның Кирам Сатиевка ишарәләп: “Халык күңелен кузгалта алмаганнар сәхнәдә үзләре селкенә”, – дип сөйләнүе Фирдүскә әллә бар, әллә юк. Чынында бу сүзләр аңа кагылмый да кебек: халык ярата, үз итә, алкышларга күмә Фирдүсне. Үзе әйтмешли, мишәрләрдәге энергия бетмәс-төкәнмәс.
Туган көнгә мөнәсәбәтле концертларны, гадәттә, шуңа сәбәпче үзе тәмамлау гадәте бар иде. Монысында Айдар Фәйзрахманов нокта куйды. Салаватка исә: “Татарда миннән дә яхшырак җырчылар бар, шуларның берсе һәм иң зыялы- сы– Айдар”, – дип акланырга гына калды. Айдарның да Салаватка мөнәсәбәте ап-ачык: “Салават ул – безнең маягыбыз, аңа тигезләнергә тырышабыз, әйткән сүзләрен өлге итеп алабыз”.
Дүрт сәгатькә сузылган концертта утызлап сәнгать остасы чыгыш ясады. Бу концерт кабатланмый, ни кызганыч, ул яздырып та алынмады, аны бары тик унынчы гыйнварда – Салаватның туган көнендә филармония бинасында гына күреп калдык. Ул Татарстан, Башкортстан сәнгать осталарының сәләтен, зәвыгын исбатлый торган, кабатланмас тамаша иде. Дөньялар имин, сау-сәламәт булсак, туган көн тамашасы киләсе елда да үтәчәк. Филармония директоры Кадим Нуруллин да, сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та моны филармония өчен мәртәбә дип саный һәм башлангычны хуплый. Быел 56 яшь тулды, дип сөйләнеп йөргән Салават киләсе елларда менә шушындый кыяфәттә булуым да ихтимал, дигән фикердә (астагы рәсемдә). Әмма бер дә башка кыяфәттә күрәсе килми үзен. Яше 56да булса да, күңеле һәрвакыт унсигездә аның.
Якташы Илдар Юзиев язганча:
Бәхетле минутлар, бәхетсез сәгатьләр –
Барысы да мизгелдәй бер уза.
Нурыңны коеп кал, гомереңне тоеп кал,
Тормыш ул – серле бер могҗиза.