|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2016 Мәдәният
Фәрит Бикчәнтәев: “Барыбызга да чын тормыштан качу хас”Г.Камал исемендәге академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Яңа елга нинди уй-фикерләр белән керә, аны ниләр борчый? Әңгәмәдә без әнә шуны ачыкларга тырыштык. Режиссер үз укучыларына бәя бирде, ел вакыйгасы булган һәм “йомшак” спектакльләрне дә атады. – Дөньяда үзгәртмәслек бернәрсә дә юк диләр, менә Сез нәрсәне үзгәртер идегез?
– Дингә таянып җавап биргәндә болай: барысы да – Аллаһы Тәгалә кулында. Чынлыкта кешегә бит күп кирәкми, ул нәрсәләрдер уйлап табып, тормышын катлауландырган була булуын, әмма тамагы тук булса, йокысы туйса һәм тагын берничә ихтыяҗы канәгатьләндерелсә, шул җитә. Ләкин ул үзенең үзгәрүенә, дөньяны үзгәртә алуына чын күңелдән ышана һәм нәрсәләрдер майтарып, нәрсәләргәдер талпынып, асылыннан ерагая, үз-үзен алдый башлый. Минемчә, кешене үзгәртергә түгел, аны үз-үзенә кире кайтарырга кирәк. Театр шуның белән шөгыльләнә. Әйтик “Исәнме, әни!..” спектаклендә әнисе улына: “Син бит, улым, ясалма дөньяда яшисең. Кызганам мин сине...” – ди. Безнең барыбызга да чын тормыштан качу хас.
– Үзгәртү дигәннән, Сәлимҗановтан соң театрны үзгәртү җиңел булмагандыр.
– Марсель абыйның үзенә дә яңалык җиңел бирелмәде. Ул бит революционер иде, спектакльләренең кайберләре бик авыр кабул ителде. “Сүнгән йолдызлар”ны чыгаргач, күпме тәнкыйть яңгырады. Шартлы декорация генә дә күпме сүзгә сәбәп булды. “Диләфрүз...”не чыгаргач, ничек инде театрда микрофонга җырларга була, дип янә шаулаштылар. Ләкин ул тукталмый, гел эзләнә, театр үсүдән туктала, музейга әйләнә икән, димәк ул үлгән дип әйтә иде. Мин дә нәкъ шундый фикердә һәм кайдадыр кемнәргәдер ошамаган ысуллар белән эзләнүне дәвам иттерәм. Заман белән бергә атларга кирәк.
– Марсель абый исемен телгә алганбыз икән, аның укучылар тәрбияләп калдыруын искәртеп узыйк. Сез дә – аның укучысы. Ләкин ул Сезнең хакта, минем капма-каршым, дип әйтә торган булган. Үзегезнең капма-каршы укучыгыз бармы? Киләчәктә кемнән хикмәт көтәргә?
– Мин әзерләгән режиссерлар аз, ләкин аларның һәрберсе үз урынын тапты, үз юллары, алымнары бар. Мәсәлән, Илгиз Зәйни бөтенләй икенче алымнар белән эшли, дөньяга карашы үзгә. Ул шулай булырга тиештер дә инде, ике кеше бертөсле була алмый. Ләкин укытучысы күләгәсендә калучы, аны кабатлаудан уза алмаганнар да була. Илгиз белән еш кына бәхәсләшәбез дә. Мин бу урында Камал театрының бик зур бер байлыгын әйтеп узар идем. Монда олыларга хөрмәт зур. Хөрмәт итү – хәзер бик тансык күренеш. Безнең театрда исә олыны олылау традициягә әйләнде. Мин дә Марсель абыйны остазым дип саныйм. Ә Марсель абыйда артист буларак үскән, аның белән бергә олыгайган артистларга беренче мәлләрдә минем белән эшләү авыр булды. Режиссер нинди булырга тиеш, дигән сорауга төгәл җавапны беркем дә бирә алмыйдыр дип уйлым мин. Бу уңайдан Марсель абый бер мәзәкне яратып сөйли иде. Базарда ике тутый кош саталар икән. Берсе бик матур, төрле төстәге каурыйлары елкылдап тора, сөйләшә дә, җырлый да белә. Икенчесе төссез, кыяфәтсез, җырламый да сөйләми дә. Алучының күзе, билгеле инде, матур тутыйга төшә. Бәясе биш йөз доллар дигәч, кыйбатсынып, икенчесенекен сорый. Монысы ике мең доллар тора дигәч, күзе маңгаена менә. Ничек инде, шушы йолкышмы? Әйе ди, сатучы, чөнки бу йолкыш – матурын җырларга да, сөйләргә дә өйрәтүче. Режиссер да шулай, ул бернәрсә дә эшләмәскә мөмкин, ләкин өйрәтә, фикеренә инандыра алырга тиеш.
– Сезнең укучылар күбрәк кече сәхнәдә тәҗрибә әсәрләре куярга ярата кебек.
– Кече сәхнәдә заманында шактый гына көчле спектакльләр куелса да, алдырып китә алмаган иде. Әйтик, алман режиссеры Ибсенның “Өрәкләр” әсәрен куйдык. Анда Шәүкәт абый Биктимеров, Алсу Гайнуллина уйнады. Ләкин спектакль тамашачы җыя алмады. Без бу залга элек-электән тамашачы йөртергә тырыштык, ләкин барып чыкмый иде. Мөгаен, бу – заман белән бәйледер. Күрәсең, менә хәзер кешеләр кече залда кара-каршы, күзгә-күз сөйләшүгә күбрәк мохтаҗдыр.
– Кече сәхнәгә тамашачыны “Җәйнең бер көнендә” спектакле җәлеп итмәдеме икән?
– Театрда төп мәсьәләләрнең берсе булып форма белән эчтәлекне гармониягә китерү тора. Мәңгелек бәхәс инде ул: формага игътибар итәргәме, эчтәлеккә басым ясаргамы? Миңа бу спектакльдә форма аша эчтәлеккә килү мөһим булды. Бер яктан сюжеты гади: хатыннан ире киткән, ул хатирәләр белән яши. Шул ук вакытта, автор тарафыннан бирелгән форма, яшерен фикерле сөйләм минем өчен беренче планда торды. Без формадан чыгып эчтәлеккә якынайдык. Артистлар дөрес сөйли башлагач кына, әсәрнең психологик үзенчәлекләрен ачыклый башладык. Вакытын да махсус соң билгеләдем (әлеге спектакль кичке тугызда башлана – ред.). Минем әлеге спектакльдә максатчан тамашачыны күрәсем килде.
– Кече сәхнәгә күңелендәге сорауларга җавап эзләгән, психологик ярдәмгә мохтаҗ булган тамашачы тартыла дигән тәэсир калды.
– Бәлки шулайдыр да. Монда алдап булдый. Тышкы хәрәкәт белән генә дә алдыра алмыйсың. Актерга исә тамашачыга якынаю мөмкинлеге зуррак. Ул бит тамашачы белән күзгә-күз карашып уйный, эчке энергетикасы белән бүлешә ала. Чыннан да Й.Фоссе пьесасы тамашачыны кече залга тартты һәм биредә, кереп кенә карыйк әле, нәрсә уйныйлар икән дип, очраклы килгән тамашачы булса да, бик аз.
– Тәрҗемә әсәрләренә игътибарны күбрәк бирәсез, ахры.
– Дөрес түгел. Репертуарны карагыз әле, зур сәхнәдә “Минем исемем Кызыл” бара. Калганнары – Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллин, Илгиз Зәйни, Салават Юзеев әсәрләре. Мондый сүзне театрга йөрмәүчеләр тарата дип уйлыйм. Берзаман Туфан абый Миңнуллин белән бер тапшыруда катнаштык. Анда да нәкъ шундый сорауны бирделәр. Мин, тәрҗемә әсәрләре һичшиксез кирәк, әмма үзебезнең әсәрләр 95 процентны тәшкил итәргә тиеш, дип җавап бирдем. Тапшыру беткәннән соң хәтта Туфан абый да, 95 процент белән арттырып җибәрдең, диде.
– Туфан абый әсәрләренә карата фикерегезне беләсе килә. Берара аның әсәрләре Камал сәхнәсендә уйналмый башлады кебек.
– Чыннан да шундый чор булып алды. Анда Марсель абый да исән иде әле. Туфан абыйның “Хушыгыз” пьесасын миңа ул тәкъдим итте. “Укып чык әле, син куйсаң гына, мин алынмыйм”, –дигән иде. Шуннан соң “Шәҗәрә” куелды. 1990 нчы еллар ахыры, 2000 нче еллар башында Туфан абый бүгенге көн драматургиясен тудырды. Әсәрләре актуаль иде, шуңа табадан төшү белән сәхнәгә менде дә алар. Ә менә соңгы елларда фәлсәфи әсәрләр язды. Марсель абыйга исә бүгенге көн кирәк иде. Шуңа ул Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла пьесаларына алынды, яңа авторлар эзләде. Марсель абыйның эзләнүен аңлаган Туфан абый да актуаль әсәрләр яза башлады һәм янә сәхнәгә менде.
– Бүген Туфан абыйның кайбер әсәрләрен яңадан куяр идегезме?
– “Ир-егетләр”не сәхнәләштерер идем. Без Туфан абый драматургиясендә тәрбияләндек, аңа битараф була алмыйбыз. Әлбәттә, “Әлдермештән Әлмәндәр”не куймаячакмын. Чөнки Шәүкәт абыйсыз мин аны күз алдына да китерә алмыйм.
– Тиздән Сез яңа премьера тәкъдим итәчәксез. “Дон Жуан” бүгенге заманда кай ягы белән актуаль?
– Әлеге әсәргә җәмәгатьчелектәге, илдәге, дөньядагы проблемалар якынайтты. Спектакль чыкмыйча аның турында озын-озаклап сөйләшәсем килми. Минем өчен Дон Жуан – бүген югалган персонаж. Дон Жуаннар булган, бездән соң да булачак. Әмма бүген тормышыбызда Дон Жуанга урын калмаган.
– Марсель Сәлимҗанов театр милли булырга тиеш дигән. Ә Сез нинди фикердә? Ә бәлки сәнгатьнең милләте юктыр?
– Театр милли булырга тиеш. Башкача булганда эшебезнең мәгънәсе югала. Феллинины, мәсәлән, итальян дип кабул итәбез. Чыңгыз Айтматовны да рус язучысы димибез бит. Икенче яктан, менә хәзер Гүзәл Яхинаның “Зөләйха...”сы буенча бәхәсләшәләр. Миңа хәтта Мәскәүдән, син аны сәхнәләштерергә тиеш, дип шалтыратучылар да булды. Ләкин бит бу тәкъдимне ясаучылар Гаяз Исхакый, Мәхмүт Галәү, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен белми. Софья Гобәйдуллина – бөек композитор, әмма Сәйдәш, Габәши, Еникеев, Фәрит Яруллинны да онытмасыннар иде. Рудольф Нуриевка карата да мөнәсәбәтем шундыйрак. Читкә киткәнне үзебезгә ябыштырырга азаплануны аңламыйм. Дөрес аңлагыз, мин милләтче түгел, ләкин бу хис вакыт-вакыт калкып чыга.
– Әдәбият елы белән хушлашабыз. Соңгы укыган китабыгыз тәэссораты белән бүлешсәгез иде.
– Кайда булуыма, күңел халәтемә карап, төрле китап укыйм. Ваннада берничә китап ята, шәһәр фатирында бер төрлене, авылда икенчесен укыйм. Хәзер Гоголь турында өч томны укып бетерәм. Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре буенча кино куелды, китапны яңадан укып чыктым. Үз заманы өчен бик шәп совет әдәбияты булган.
– Бармакның кайсын тешләсәң дә авырткан кебек, спектакльләрне дә аеру җиңел түгелдер. Шулай да, узып баручы елның иң яхшы спектакле дип кайсысын атар идегез? Спектакльләр арасында “йомшаграгы” бармы?
– Ел вакыйгасы дип “Хуҗа Насретдин”ны әйтер идем. Дөрес, кайбер нәрсәләр килеп тә чыкмады. Кимчелекләрсез булмый да инде ул. Ләкин бу әсәргә алынуым, аны сәхнәгә менгезү канәгатьлек хисе тудыра. Спектакльне трансляциядән тыңлыйм да, Хуҗа чыгу белән зал көлә, ул чаба башлагач, Фәнис тә үз юлын тапты дип шатланам. Баштарак авыррак барган иде. Беренче спектакльләрдә мин, гадәттәгечә, бүлмәмдә тыңлап утырам, Фәнис пәрдә ябылу белән кереп, бу җирдә дөрес әйттемме, дип сорый иде. Мин төзәтеп җибәрәм. Хәзер инде үзе образны тоя, тамашачыны тота ала. Ә менә “Диләфрүз...”дә үзгәртер әйберләр шактый. Кайбер спектакльләрнең декорацияләрен алмаштырасы бар.
– Театр әһелләре берлеге беркайчан да эшчәнлеген туктатмады. Ләкин ул бүген бигрәк тә актив. Төрле иҗади лабораторияләр, мастер-класслары белән үзенә тартып тора. Узып баручы елга анализ ясасак, нәрсәләр эшләнде, яңа елга нинди максатлар белән керәсез?
– Эшләнгән эшләр шактый, аның иң кадерлесе – район җирендәге театрларга ярдәм итү. Шунысы сөендерә: бүген театр дөньясы җанланып китте, яшь режиссерларның яңача эшләп карыйсы, кызыклы спектакльләр чыгарасы килә. Ләкин еш кына теләк матди кыенлыкларга килеп төртелә дә чынга ашмыйча кала. Мәдәнияттә, гомумән, артык иркәләмиләр һәм иркәләмәячәкләр дә. Моңа карап кына кул кушырып утырасы килми бит әле. Без ярдәм итүнең бер чарасын таптык. Коллективларга Театр әһелләре берлеге тарафыннан грант бирү идеясен Президентыбыз да хуплады. Казан театрлары ничек тә яши әле ул, ә менә, әйтик Кама аръягы театрларына, чыннан да, ярдәм кирәк. Шулай итеп, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, елына 4-5 театрга бәйге нигезендә грант бирәбез. Миңа калса, 400 мең сумлык грант – театрлар өчен бик зур ярдәм. Чөнки постановкага нибары 62 мең сум акча бүлеп бирелә. Монда беренче чиратта махсус проектларга игътибар итәбез.
– Гаилә белән театрда эшләүнең үз җиңеллекләре, шул ук вакытта авырлыклары да бардыр.
– Мин театрда әнием һәм хатынымның эшләвенә әллә ни акцент ясамыйм. Наилә Гәрәеваның да, Люция Хәмитованың да сәнгатьтә үз урыннары бар, алар минем ярдәмгә мохтаҗ түгел. Гаилә белән эшләгәч, өйгә дә театр проблемалары кайта, анда да шул ук сөйләшү, фикер алышу дәвам итә. Туктагыз, мин арыдым, дип әйтергә туры килә. Режиссерга якын булгач, аларның рольләре күптер, дип уйлаучылар ялгыша. Люциянең, мәсәлән, нибары 3-4 роле бар. Мин аларга роль тәкъдим итсәм, өйдә кайчак тавыш та чыга. Юк, миңа бирмә, башка артистлар уйнасын, ди алар.
– Яңа ел Сезнең өчен нинди бәйрәм? Ничек каршы алачаксыз?
– Без өйдә, бик тыныч каршы алабыз. Моңа бигрәк тә Колумбиядән дустым Алехандро гаҗәпләнә. Аның өчен Яңа ел – чыннан да тантана, карнавал.
– Яңа елга кергәндә, әйтеләсе теләкләрегез бардыр?
– Тамашачыга да, каләм әһелләренә дә пычрак мәгълүматтан, гайбәттән өстен булыгыз дип әйтер идем. Театр әһелләре берлеге рәисе буларак мөрәҗәгать белән дә чыгасым килә. Бигрәк тә интернет ресурсларга әйтәсе сүзем бар. Анда еш кына коткы тарату башлана. Әхлакны онытмасак иде. Театр турында сүз куертыла икән, театр белгечләре сүзенә дә колак салырга кирәк. Дөньяда негатив бигрәк тә күп, кешедә начар сыйфатларны уятмыйк, күбрәк яхшылык турында сөйләшсәк иде. Ахыр чиктә, без бит барыбыз да – кешене асылына кайтарырга омтылучылар.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|