|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2016 Шоу-бизнес
Данир Сабиров кызык өчен Венера Ганиевага өйләнгән! (ВИДЕО)Популяр юмор һәм пародия остасы, җырчы Данир Сабиров Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага өйләнгән. Данир көн дә җырчыга иртәнге аш китерә, өй җыештыра, ашарга пешерә, алар хәтта ваннада бергә юына! Бу галәмәтләр нәрсәне аңлата соң? Хикмәт шунда: Данир Сабиров һәм Венера Ганиева "Данир-Венера" җырына шаян клип төшергән. "Бездә бит халык артык тыйнак һәм дөрес, шуңа күрә клипларның күбесе бертөрле. Авылда төшерелгән клиплар да байтак. Икенче берәүләр бай булып кыланып, кыйбатлы машиналарда төшә. Минем исә чын-чынлап халыкка кызык, көлкеле булырдай клип төшерәсем килде. Аның максаты да юморга юнәлдерелгән", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Данир Сабиров. Клипның идеясе рус эстрадасының танылган йолдызлары Алла Пугачева һәм Максим Галкинны күздә тотып барлыкка килгән. "Данир-Венера" җырының клибы ике җырчының да өендә төшерелгән. Клипта бүгенге көндә популяр дуэт – Хәмдүнә Тимергалиева белән Мөнир Рахмаев та катнашкан. Җырның тарихына килгәндә, иң элек Владимир Федоров көен иҗат иткән. Ләкин аның әзер сүзләре Данирга ошамый һәм ул җыр сүзләрен үзгәртергә тели. Нәтиҗәдә җыр 3 шагыйрь ярдәмендә языла.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|