поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.01.2016 Юмор

"Өйләнәсе килми..." (Бер авылда ишеткәннәрдән)

Менә сез миңа карыйсыз да, шулкадәр эчүгә бу бәндә ничек чыдый икән, дип уйлыйсыз инде, иеме, каеныгызны еккыры. Сез түгел, үзем гаҗәпләнәм кайвакыт. Юкса, яшь тә бар бит инде. Күрәсең, сугыш елларында ашаган үләннәр организмны ныгытып калдырган – үлеп булмый.

Бер уйласаң, гаҗәп тә инде: мине машина да бәреп карады, калхузның нәсел үгезе дә сөзде, аракы дип белеп уксус та эчтем – ә үзем һаман исән. Исәнлегемнең сәбәбе – ялгыз яшәвемдәдер, мөгаен. Үз гомеремдә рәттән ике елдан артык бер хатын белән тормадым мин.
Менә алып кайтам мин хатынны, иеме? Күрсәтәм өйне, нәрсәнең кайда икәнен аңлатам. Кешечә генә яшәп киткән булабыз. Озак та үтми өйдә климат үзгәрә. Ник дигәндә, түзем бетә. Үзегез уйлап карагыз: иртән торасың – ул, эштән кайтасың – ул, йокларга ятасың – ул. Мин үз гомеремдә  чалбарны да ике елдан артык кимәдем. Шуңа күрә хатын «әтисе» дип әйтә башлаганчы – «выжт», сөеклем, сау бул, туганнарыңа сәлам әйт, аякларыңны өшетмә. Кайвакыт «сау бул» дияргә дә онытыла әле.
 
Шуннан бер-ике ел тынычлап, матур гына яшәп алам да тагын берәрсе ияреп кайта. Әзрәк торабыз да – «выжт» монысын да. Нишлим соң инде – бәйсез булып туганмын, бәйсез булып үләчәкмен. Нишләп әле мин иң кадерле кешемне, ягъни мәсәлән, үземне ниндидер чит-ят кешедән сүктереп торырга тиеш? «Эчәсең», имеш, «тартасың»...
Мин күршем Гамирга аптырыйм. Үзе, мескен, ике эштә эшли, җитмәсә, бер көтү мал асрый. Ә хатыны? Перәме Геббельс инде менә. Теле генә дә, билләһи, беләк буедыр. Гамирны көненә өч тапкыр талый. Расписаниесе шундый. Җитмәсә ашарга-эчәргә дә Гамир пешерә. Инде бер тапкыр әйтеп карадым. Соң, мәйтәм, нигә дип торасың бу нәрсә белән? Минем кебек ку да чыгар, дидем. «Ни бит, хатынсыз торып булмый бит», – ди. Дивана. Соң, минәйтәм, кем сиңа хатынсыз торырга куша? Бүтәнне алып кайт. «Әй, монысына өйрәнелгән инде», – ди. Ярар, мәйтәм, өйрәнелгән булса, интек инде.
 
Әй, соң андыйлар бер Гамир гынамыни? Ярты авыл иренең ир икәнен хәзер белсәң, шул мунчада гына беләсең.
Ә мин менә яшим. Эчсәм дә, үземнекен эчәм. Аллага шөкер, пенсиям бар, бер атна салып йөрергә җитә, кулымнан эш килә, тамагым ач түгел.
 
Әле беркөннәрдә Кайрак Салихы әйтә: «Менә син, Рәшит, кырынмаган, юынмаган, өстеңдә җыен иске-москы, нигә әз генә кешечә киенеп йөрмисең?» – ди. Оныткан бит үзенең кырыкка кадәр аягына шахтер галушыннан башка нәрсә кия алмаганын. Салих, дидем моңа, әгәр дә мин бер өч көн рәттән мунча кереп, кырынып, яхшы кәчтүм-чалбар киеп урамга чыксам, синең хатының сразы миңа ияреп кайта бит, дидем. Бер нәрсә дәшмәде теге. Минем дөрес әйткәнне белә чөнки.
 
Шулай ул тормыш. Менә минем бер песием, ике этем бар, иеме? Мин үзем ашамасам ашамыйм, әмма аларны ач тотмыйм. Һәм алар мине яраталар. Махмыр-фәләннән авырсам, песием өстемә үк менеп ята. Этләр кирәкле-кирәкмәс кешене өйгә кертмиләр, ә кесәсендә аракы булган кешегә – пожалысты, койрык болгап кына торалар. Соң, шундый җан ияләрем булганда, чуртыма кирәкме миңа постоянный хатын. Аллага шөкер, күңелем тыныч. Менә, минем уйлавымча, кеше өйләнергә тиеш булса, ул туганда паспорт белән, шул паспортына суккан мөһер белән туар иде. Ә юк бит, ирекле туа кеше. Соң, шулай булгач, нигә мин үз-үземне кемгәдер бәйләргә тиеш? Менә шул-шул...

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 10.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»