11.01.2016 Хәйрия
"Ничек тә йөреп китәргә тырышачакмын. Башка дусларым кебек гаилә корасым, балалар үстерәсем, әти-әниемә терәк буласым килә”
Соңгы арада физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр турында еш язабыз. Әле күптән түгел генә “Энҗедәй кызларыбыз” дигән язма басылып чыккач, Чүпрәле районыннан бер хәбәр килеп иреште. Шланга авылында үзенең авырганын да сиздермичә, көчле рухлы 19 яшьлек Раилә исемле кыз яши икән. Беренче карашка аны бер дә инвалид димәссең. Сәләтле булуын күргәч, бөтенләй таң каласың.
Раиләгә абыйсы Румил һәрчак ярдәм итә. Абыйсы Румилдән соң Раиләнең дөньяга килүе Сатдиновлар гаиләсен тагын да түгәрәкләп җибәрә.
– Кызымны җиңел күтәрдем. Бернинди авыруларым да булмады. Сау-сәламәт булып, 3 кило 600 грамм авырлыкта туды ул, – ди әнисе Тәнзилә ханым.
Тик шатлыклары озакка бармый. Табиблар Раиләнең башка сабыйлар кебек аягына басып йөри алмаячагын әйтәләр. Нинди генә тикшеренү узса да, төгәл диагноз куючы булмый. Әмма әти-әни төшенкелеккә бирелми. Кызларын ничек бар, шулай кабул итеп яшиләр.
Җиде яше тулгач, Раилә укырга керә. Шланга урта мәктәбен бары тик әйбәт билгеләргә генә тәмамлап, кулына аттестат ала. Әле ул гынамы, коляскага береккән булуы да комачау итми. Ул концертларда җырлап йөри, матур-матур шигырьләр яза.
– 13 яшемдә мине буыннарны дәвалаучы кешегә алып бардылар. Ә ул оча сөягемнең чыкканын әйтте. Урынына да кертеп утыртты. Баксаң, ничә еллар буе имгәнгән оча сөяге белән яшәгәнмен. Бу дәвалаучыга 3 ел йөрдем. Аннары ул үлеп китте. Шуннан соң Боровое Матюшинодагы тернәкләндерү үзәгенә йөри башладым. Биредә миңа массаж ясыйлар, төрле күнегүләр эшләтәләр. Үзәккә йөрүнең нәтиҗәләре дә тиз күренде. Тик монда бар да түләүле. Кайчак акчабыз җитми. Әтием-әниемнең хәленнән генә килми. Ярдәм сорап, район башлыгына да бардык. Ул кире бормады. Әмма аякка басар өчен, миңа даими шөгыльләнергә кирәк шул, – дип сөйли Раилә.
Кызның үз аякларына басып йөриячәгенә өмете зур. Аяклары тоя, селкенә дә хәтта. Болай булгач, дәваланырга гына кирәк, ди икән табиблар да. Менә шуңа күрә күп төрле тикшеренүләр узганнан соң, Раилә катлаулы операция ясатырга да риза була. Казанга килгән Тула табиблары аның аяк табаннарына операция ясый. Тик бераз хәрәкәтләнү өчен, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланырга кирәк икән. “Аякларыма басып карыйм. Тик алар мине тыңламый. Ә мин ничек тә йөреп китәргә тырышачакмын. Башка дусларым кебек гаилә корасым, балалар үстерәсем, әти-әниемә терәк буласым килә”,– ди ул.
Раиләгә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен банк реквизитларын тәкъдим итәбез:
Кор/счёт: 30101810600000000603
БИК: 049205603
Счет получателя: 40817810662000285841
Ф.И.О получателя: Сатдинова Раиля Равилевна