поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.01.2016 Язмыш

Дөрес юлда микән без? (Исемнәр үзгәртелде)

Кайвакыт ниндидер сәбәп аркасында кешенең холкы, яшәү рәвеше капма-каршыга әйләнә, шаклар катасың. Тормышымда юлыккан шундый берничә очракны языйм әле. Исемнәренең баш хәрефләрен генә күрсәтсәм дә, үзгәрттем, чөнки исем-адресларның әһәмияте зур дип уйламыйм – мондый хәлләр теләсә-кайда булырга мөмкин хәзер.

Г. апа гомер буе фермада эшләде. Яшьрәк чакта тәртибе белән артык мактана алмады. Ире яшьли үлгән иде, балалары (кызлары) үзе белән иртәнге дүртенче яртыда торып, эшкә йөрделәр. Кече кызына аеруча авырга килде. Үзем дә нәкъ шулай эшләп үскәч, бик жәлли идем мин аларны. Тик минем әни бөтенләй башкача иде шул, безнең аякларыбызда, кулларыбызда һәрвакыт ап-ак йоннан бәйләнгән бияләй, оекбаш булса, өстебездә әни бәйрәмдә кияргә дип теккән матур күлмәк иде. Әни: “Балам, бик арасың, атагыз исән булса, болай тилмереп үсмәс идегез”, – дип баштан сыйпаганда барысы да онытыла иде. Ә Г. апа тормышы авырлыгының, хәерчелегенең бөтен үчен кызларыннан алды. Нинди генә начар сүзләр әйтеп кычкырмый иде ул аларга! Ә менә өч кызга бер малай булып үскән улын иркәләп тә күрсәтте инде!

Г. апаның кияүгә чыкмаган апасы төп йортта үзе генә яши иде. Малай әле шул апасы, әле әнисе янында торды. Ләкин, монда сиңа тәрбия юк дип, әнисе аны үз янына кайтармый башлады. Тәмледән-тәмле ашап (әнисенең апасы төшемле эштә эшли иде), матурдан-матурны киеп үскән малай, йомшак кына әйткәндә, азды. Без яшь чакта техникумга белемең булса гына кереп була, түләп керү турында уйларга да юк иде. Ул егет ике мәртәбә керде, ләкин эчү белән мавыгуы аркасында укый алмады. Эшләргә яратмаган, тәмле ашап, төшкә кадәр йоклап, төштән соң урамда трай тибеп йөргән, атналар буе баш күтәрми эчкән энесеннән тәмам туеп, апасы аны куып чыгарды. Егет әнисе янына күченде. Иллегә җиткәндә дә әнисе пенсиясенә яшәп ятты. Үзе дә электән салгаларга яраткан Г. апа күгәргән йөз белән урамда еш күренә башлады. Баштарак “егылдым, бәрелдем” дисә дә, авылда бер нәрсәне дә яшереп калдырып булмый бит – халык арасында “малае кыйный икән” дигән хәбәр тиз таралды. Авыл әле мондый кыргыйлыкны күтәрә алмый, ул ир белән очрашканда кешеләр аңа эндәшмичә, яныннан тизрәк китү ягын карыйлар иде. Ул кыз туганнарының ярдәме белән бер авылдан яхшы гына йорт сатып алып, авылга кайтарып күтәргән иде. Мич кенә кирәк иде инде, ләкин фермада озак еллар эшләгән хатыннарның күбесенә ияреп чыгучы бума ютәленнән тыны бетеп газапланган әнисенең: “Улым, бу иске, тынчу өйдә үләсем килми, яңа йортны җиткереп бетер, зинһар”, – диюенә каршы: “Менә син каткач җиткереп керермен”, – дигәнен күршеләре ишетеп, шаклар катып, нәфрәтләнеп сөйләштеләр. Менә шул апа пенсия алгач, кибеткә менеп үз кирәк-ярагын кайгырткач, улы өчен аерым көнбагыш, ирис, вафли кебек тәм-том ала иде. Шул улы соңгысында әнисен бик каты кыйнаган диделәр, Г. апа сырхауханәдә озак кына ятып чыкса да, мантый алмады. Соңрак якын шәһәрдә яшәүче кызы кайтып алды, берәр ай яшәде микән, шунда үлде, алып кайтып җирләделәр. Беркөнне хатыннар аның улының аяклары корый башлаган, пенсиягә чыгарганнар дип сөйләшеп торалар иде. Әнисе үлүгә барлык малны сатып бетергән ир беркөнне кибеттә маргарин, чәй, шикәр алып тора иде. Дөрес булса, бөтенләй эчми башлаган икән. Берәүгә: “Әнине тибә-тибә кыйнаганда ул “аякларың корысын” дип рәнҗегәндер инде”, – дип сөйләгән. Шулайдыр, аналарның, табигатьнең гөнаһсыз җан ияләре – хайваннарның рәнҗеше бик куркыныч диләр бит. Кызганыч, бик соң аңлаган моны ир. Әнисе исән чагында эчүен ташлап, өен җиткереп бетергән булса, һичьюгы әнисенең соңгы көннәрендә генә дә аңа кадер-хөрмәт күрсәткән булса, халык аңа бөтенләй бүтәнчә карар иде.

* * *

Д. бик яшьли кияүгә чыкты. Яшь чагында чәчрәп торган чибәр иде. Гармунчы егет белән бик яшьли йөри башладылар. Бөтен кеше сокланып карый иде аларга, ике як та туйга әзерләнде. Д.ның әтисе юк, әнисе кибетче, начар гаилә түгел иде, акчага да тилмермәделәр. Әтиләре күрше авылда икенче хатын белән торса да, балаларын беркайчан ярдәмсез калдырмады. Әледән-әле килеп, кагасын кагып, ауганны торгызып, утынын, малларга азыгын хәзерләп, ике гаиләсен дә өстерәп баручы намуслы, хөрмәтле ир һәм ата иде.

Туй буласы атнада Д. юкка чыкты, күпме эзләсәләр дә таба алмадылар. Икенче көнне авылның иң затсыз, тәртипсез гаиләсендә үскән егетнең әти-әнисе аларга килеп: “Кызыгыз бездә, кирәк булса алып китегез”, – дигәннәр. Кызның әнисе моны ишетеп аңын җуеп егылган. Затсызның әйткән сүзләре дә затсыз инде. Ипләп-матурлап кына кызларын үзләренә килен итеп бирүләрен сорасалар ни әйтер идең, югыйсә. Кыз урлау гел юк нәрсә түгел бер уйлаганда. Ләкин бит монда бөтенләй башка сыя торган нәрсә түгел. Ярәшелгән кәләшне, бер-берсен өзелеп сөйгән ике ярның хисләрен мәсхәрәләп, ике гаиләне хурлыкка калдыру турында сүз. Шашар чиккә җиткән егет хәбәрне ишетүгә теге йортка йөгерә, кулына пычак та ала. Өстәл, дүрт урындык, пәрдәсез пычрак тәрәзәле, агач сәке сыман ике караваттан торган өйгә килеп кергәч, шушы кадәр фәкыйрьлектән, пычраклыктан башта хәйран калган егет карават өстендә бөрешеп утырган, күлмәге ертылган кәләшен күрми дә, ә мичкә сөялеп, мыскыллы елмаеп торган “егет” дип аталган сәләмәне генә күрә. Һәм: “Эчәгеңне муеныңа чорныйм хәзер!” – дип, аңа ташлана. Д. сикереп торып арага кермәсә ниләр булыр иде, белгән юк. “Әйдә кайтабыз, бернинди сүздән курыкма, өстеңә тузан да кунмас, әти-әни сине көтеп табын хәзерләп калдылар”, – ди сөйгәне Д.га. Ул чакта намус төшенчәсе бик кыйммәт, югары йөри иде. Д. барысын да уйлагандыр инде: “Яратуым хак иде, гаиләгезгә саф килеш кереп, бәхет-шатлык китерергә теләгән идем, язмышым шулдыр, мин монда калам, әниемне, әтиемне, сезне гомерлек пычрак сүзгә дучар итә алмыйм”, – дип караватка каплана.

Кичләрен урам буйлап гармун уйнап, үзәк өзәрлек моңлы җырлап узган егетне тыңлаганда бөтен авыл елый иде.

Берничә ай бәргәләнеп йөргәннән соң ул Себер якларына чыгып китте. Авылга ай саен ике посылка килде. Берсе – әниләренә, икенчесе Д.ның әнисенә. Ике елга бер кайтып, йорт-ихатасын ныгытып китә иде диделәр. Д.ның язмышы бик авыр, каһәрле булды. Ире эчүдән бушамады, шабашкаларга йөрде. Нәрсә теләсә шуны эшләде. Д. ике тапкыр авырга узса да, даими кыйналудан, авыр эштән имгәнеп, авыры төште. Шаклар катам, Д. шушы гаиләгә теше-тырнагы белән ябышты, тырышып-тырмашып, йортка кадәр җиткерде. Нәкъ менә җиткерде, чөнки ир сәләмәсе материаллар артыннан да йөрмәде, йортына акча да кайтармады. Әти-әнисе озак яшәмәде ул ирнең. Әтиләре исереп кайтып килгәндә чокырга егылып төшеп, шунда катып үлде, ә әниләренең башына кан сауган диделәр. Анысы да эчкән көенчә лапас түбәсеннән егылып төшкәндә башы белән кисмәк кырыена бәрелгән булган. Өч көн ятып, сырхауханәдә аңына да килмичә үлгән. Соңгы елларда Д.ның беренче мәхәббәте (соңгысы да) булган ирнең әти-әнисе бик картайдылар. Д. аларның өйләрен җыештырып, җылы ашлар хәзерләп, аларны тәрбияләп тора икән дип сөйләделәр. Элеккечә иренә үзен кыйнатып та тормый, бик матур гына тормыш итә дип сөендерделәр. Тик менә ике еллар элек ишеткән сүзләр мине телсез калдырды. Д.ның бердәнбер куанычы булып калган әби белән бабай – сөйгәненең әти-әнисе бер-бер артлы фани дөньядан китеп барганнар. Д.ның үзен инсульт бәргән, авырлык белән генә йөри диделәр. Менә шундый көннәрендә Себердән кайтып төшкән ир Д.ны алып киткән дигәнне ишеткәч, башыма беренче килгән уй шул булды: “Моңарчы нәрсә көттеләр икән, бер-берсен һаман яратуларын, оныта алмауларын бөтен район белә иде бит”. Беренче мәхәббәте Д.ны Германиягә дәваланырга алып киткән диделәр.

Теге затсыз исә Д. киткәч бөтенләй туарылды, барлык нәрсәсен сатып эчте, үлеме дә кешечә булмады, Д.ның иске колготкиена асылынган диделәр.

Беркөнне шул авылның зиратына кергән идем, бик чиста итеп җыештырылган, яңа буялган чардуганнар эчендә бер үк төсле ике таш куелган янәшә каберлекләрне күреп, тетрәнеп киттем: таштагы фотолардан Д. белән аның яшьли сөйгән яры Ф. елмаеп карап торалар иде – Корбан гаете бәйрәменә кайтканда бәрелеп үлгәннәр икән. Шулай итеп, бер-берсен гомер буе өзелеп сөйгән кешеләр соңгы минутларында бергә булганнар, бергә үлгәннәр. Иң тетрәндергәне: Д.ның кабер ташына, аскы өлешкә “Сөюләрем хак иде” дигән сүзләр уелган. Д. әтисенең яңа гаиләсендә туган балалар аны бик яратканнар икән, чардуган белән ташларны шул гаиләдә туган энесе куйды диделәр...

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»