• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Март Сергей Погодин
  • 22 Март Ди-джей Радик
  • 22 Март Ләйсән Рәхимова
  • 22 Март Вадим Кешнер
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • Казанда Советский площадь янындарак уземэ снимать итэргэ бер булмэ эзлим. Вредный привычкаларым юк.Егет кеше. 21 яшь. Жду звонки от собственника, риелторы мимо.89083489977 Рамиль.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219

 

 
Архив
 

10.01.2016 Җәмгыять

Ветераннарга – Яңа ел “бүләк”ләре

Өегездә генә утырыгыз! Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы депутатлары, алардан соң ил гражданнарының Конституция белән расланган хокуклары гаранты булган Президент В.Путин да эшләп йөрүче пенсионерларга әнә шулай дип боерды. Ягъни нәкъ менә эшләп йөргән өчен 2016 елда аларның пенсияләре артмаячак – индексация ясалмаячак.

Билгеле булганча, соңгы елларда ел саен февраль, апрель айларында, илдәге инфляциягә бәйле рәвештә, пенсионерлар­ның акчасына индексация ясалып килә иде. Гадәттә бу гамәл ике мәртәбә башкарылды. Нәтиҗәдә, елына карап, индексация 9,9-11,2 процент була иде, ягъни һәр кешенең пенсиясе, эшләвен дәвам иттерәме ул, эшләмиме, моңарчы алган суммага бәйле рәвештә уртача алганда кемнеке – 600, кайбе­рәүләрнеке исә 3000 сумга кадәр артып килде.

Ә менә быел 1 февральдә ул бары дүрт кенә процентка артачак: уртача 490 сумга. Ә эшләүләрен дәвам иттерүче­ләргә исә мондый бәхет елмаймаячак. Дөрес, әгәр пенсионер 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 1 мартына кадәр эшләвен туктатса, үз районының Пенсия фондына барып, гариза язарга һәм эштән китүе турында тиешле документлар тапшырырга тиеш. Ул чагында гаризасын караганнан соңгы айдан башлап, аңа да индексацияләнгән пенсия тү­ләнә башлаячак.

2016 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне: инвалидларга, туендыручысын югалтучыларга, беркайда да эшләмәсә дә пенсия яшенә җиткәннәргә дә арттырачаклар. Ул уртача 333 сумга артыр дип көтелә. Апрель аеннан шулай ук дәүләт пенсиясе алучыларның да, ягъни элеккеге җитәкчеләрнең, хәрби хезмәткәр­ләр­нең пенсиясе дә 4 процентка арттырыла. Пенсия арттырылмау турындагы закон бары тик гади халыкка – бюджет өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәнә­гать, транспорт тармагы кебек авыр хезмәт шартларында эшләп йөрүче­ләргә генә кагыла. Әйтерсең алар картлык көннә­рендә рә­хәтлектән эшләп йөри. Күбесе пенсиясе аз булганга, кайсылары балаларының ипотекага алган фатирларына түләргә, онык­ларына укырга ярдәм итәсе килгәннән эшләвен дәвам иттерә ләбаса.
Дәүләт җитәкчеләре күп уйлана, депутатлар кычкырыша-сугыша торгач, өлкәннәр турында менә шулай кайгыртырга булдылар. Берочтан бюджет акчасын экономияләүнең дә ансат юлын таптылар.

Тик ай саен йөзләрчә мең сум хезмәт хакы, шуның өстенә узган гасырның туксанынчы елларында иң бай дәүләт предприя­тиеләрен, шул исәптән сүздә халык байлыгы саналган нефть, газ тармагын “прихватизацияләп” булдырылган акцияләренә әллә ничәшәр йөз меңнәр белән исәпләнүче дивидендлар алучы түрәләр бик тиздән болай да 6-10 мең сумга бил бөгүче пенсионерлар эшләрен ташлар дип башына да китерми, күрәсең. Ә бит медицина, мәгариф, элемтә системасында, торак-коммуналь хуҗалыкта, транспортта, социаль оешмаларда, заводларда станок артында нәкъ менә пенсионерлар эшләгәне беркемгә дә сер түгел. Урам, офисларны җыештыручылар да – пенсионерлар. Кем алыштырыр икән соң аларны? Түрә балалары, оныкларымы, квалификация­ләре күпкә түбән гастарбайтерлармы?

Республика ярдәме дә кысыла

“Бүләк”нең монысын исә үзебезнең республика җитәкче­ләре һәм депутатлары әзерләде. “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм итү турында”гы Законга үз­гәреш­ләр кертү нәтиҗәсендә, 1 гыйнвардан башлап “хезмәт ветераны” статусына ия булган пенсионерларга республика бюд­жетыннан күрсәтелә торган ярдәм бетерелә. Бу – ветеранга торак-коммуналь хезмәтләр өчен тү­ләнә торган субсидия бирелми башлаячак, дигән сүз. Шулай ук аларга моннан соң колак аппараты, теш протезлары да бушлай бирелмәячәк. Дөрес, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Н.Бутаева аң­латканча, бу үзгәреш айлык кереме 20 мең сумнан арткан ветераннарга (янә дә эшләү­челәренә) гына кагылачак, имеш. Һәм... 2016 елдан пенсиягә чыгучыларга.

Юлда йөрү өчен бирелә торган айлык ярдәмгә (ЕДВ) кагылышлы үзгәреш исә пенсио­нерларның һәммәсенә дә кагыла. Әгәр пенсионерның айлык кереме 20 мең сумнан артса, айлык ярдәм 147 сумга кимрәк булачак. Билгеле булганча, моңар­чы “юл акчасы”, инфляциягә бәйле рәвештә, ел саен артып тора иде. Быел ул 399 сум тәшкил итте (шул исәптән айлык социаль юл йөрү билеты да шул ук бәя тора иде), 2016 елда исә 427 сум итеп (димәк, айлык социаль юл йөрү билеты да шул ук бәядә) тәгаенләнә. Кереме 20 мең сумнан артканнарга әнә шул ярдәм 280 сум гына булачак. Шулай итеп, Татарстан бюджеты да пенсионерлар исәбенә тулыланачак! Тик күпмегә?..

Тагын ишекләр үзгәрә

Үзгәрешләрнең чираттагысы федераль казнадан ярдәм алучыларга: инвалидларга, кайбер категория ветераннарга кагыла. Билгеле булганча, моңарчы инвалидларны социаль тернәклән­дерү чаралары: коляскалар, махсус матраслар, памперс, кул таяк­лары, махсус аяк киемнәре, шифаханәгә юлламалар, анда бару-кайту чыгымнарын каплау белән Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шөгыльләнде. 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап бу вазыйфалар Социаль иминият фондына тапшырыла. Шунысы кызык: бу төр вазыйфа белән 2005-2011 елларда нәкъ шушы фонд шөгыльләнгән иде. Ни өчендер (хәер, ни өчен икәне аңлашыла, түрәләр эш күрсәтә – реформа белән шөгыльләнә, янәсе. Аннары болганчык суда “балык” тоту да җиңелрәк бит) кинәт кенә аларны мәгълүм министрлыкка тапшырдылар да, инвалидларның башын әйләнде­реп кенә калмыйча, күпме хезмәткәрне дә эшсез иттеләр. Чөнки министрлык штатны яңа кешеләрдән үзе туплады.

Белүебезчә, инвалидлар тер­нәкләндерү чаралары, юлламалар белән министрлыкта булдырылган чират нигезендә тәэмин ителә иде. Әйтүләренчә, әлеге чират документлары белән бергә фондка тапшырыла, халыкка борчыласы, чиратка басу өчен яңадан документлар җыя­сы, фондка барып йөрисе юк, дип ышандыра министрлык һәм фонд җитәкчеләре. Ә менә инвалидлыкны яңа елдан соң алучылар өчен уңайсызлыклар булачак. Чөнки социаль яклау үзәкләре һәр районда булган булса, Социаль иминият фонды бүлекчәләре республикада бары 14 кенә. Заманында, вазыйфалары кимегәч, аларны берләштер­деләр дә берничә районга берне генә калдырдылар.

***
Ни әйтерсең, түрәләрнең акыллылыгына һәм эшлеклеле­генә сокланыплар үләрлек! Әнә бит илнең төпсез казнасын, шул исәптән Пенсия фондының тишек капчыгын тутыруның нинди юлын тапканнар. Югыйсә бит илдә акча пенсионерлар кесә­сенә кермәсә­ләр дә җитәрлек. Хәрби чыгымнар гына да ни тора! Матбугатта Пенсия фонды түрәләренең шәп-шәп биналар төзеп, булганнарын супер итеп ремонтлап акча үз­ләштерүләре хакында да даими язылып торды. Һәркемгә билгеле хакыйкать ләбаса, кайда төзелеш яки ремонт, анда түрәләргә акча үзләштерү мөмкинлеге дә баштан ашкан. Ерак барасы юк, башка төбәкләрнеке кебек үк моны Татарстан Пенсия фонды җитәк­челәре дә үз мисалында раслады.

Илдә акчаның күплеген министрлыклар, эре предприятие­ләр һәм оешмалар, банклар берсеннән-берсе уздырып оештыра торган төрле корпоратив кичәләр дә раслый. Андагы нигъмәтләрнең муллыгыннан, хәмернең елга булып агуыннан өстәлләр сыгылып тору – бер хәл, аларның күңелен күрү өчен чакырылган артист-җырчыларга гына да миллионнар түләнә. Барысы да күз алдында, халык бөтенесен күреп-аңлап тора.

Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.01.2016
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D