09.01.2016 Җәмгыять
Эшкә барасыгыз киләме? (СОРАШТЫРУ)
Көтеп алган ун көнлек ялларның да яртысын вакладык. Узган елны күпләр шактый катлаулы булды дип бәяләде. Шуңа 2016 ел – Маймыл елына, Ходайдан ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бәхет-шатлык, яхшы хәбәрләрнең күбрәк булуын сорап, аяк бастык. Быел кыш булмый, ахры, дип, кар көтүчеләрнең дә теләкләре чынга ашты.
Гыйнвар ае карлы, кышка хас салкын көннәре белән сөендерә. Чаңгы, тимераякта шуарга яратучыларның да “урак өсте”. Ә сез ялларны ничек уздырасыз? Озын яллар ялыктырмыймы?
Асаф ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык артисты:
– Яна елны Казанда якын туганнар белән каршы алдык. Башкаланың иң матур урыннарын күреп, азрак туңып булса да, чыршыларга сокланып йөрдек. Туган-тумачаларны, дусларны бәйрәм белән котлап, кунакларга йөрештек, тимераякта шудык, бассейнда йөздек, мунча кердек. Концерт, төрле чаралар да булып кына тора. Шуңа күрә ялыктырмады, эше-ялы бергә үрелеп бара. Әле яңа жырлар өйрәнәбез. Чаңгы белән урманга чыгарга да исәп бар.
Айнур ГАЛИМУЛЛИН, сакчы:
– Ике көн эшләп, ике көн ял иткәч, озын яллар гадәттәге режимда үтә безнең. Ялыктырды дип зарлана алмыйм. Әле иртәгә дә эшкә. Ял иткән көннәрдә балыкка йөрибез, балалар белән тау шуарга, тимераякта йөрергә барабыз. Ун көнлек яллар бушка узмасын дип, башта өйдә ремонт ясарга җыенган идек. Аннары кире уйладык. Ялларда кешечә ял итеп калыйк дидек.
Зөлфәт ЗАКИРОВ, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм
комедия театр артисты:
– Яллар өйдә – гаилә, театрда коллегалар белән уза. Әле менә хәзер дә репетициядә мин. Яңа спектакльгә алындык. Ялның калган көннәрен дә шушы спектакльгә әзерләнеп уздырачакбыз. Быел Яңа елны өйдә гаилә белән каршыладык. Безнең белән бергә бу бәйрәмне кызыбыз да үткәрде. Бу – аның беренче Яңа елы. Бәйрәм кичендә гаиләбез белән чыршы янында җырлап, биеп, фотога төшәбез, бер-беребезгә изге теләкләр телибез. Ел да кабатлана торган күркәм традициябез бу.
Миләүшә РАМАЗАНОВА, Казанның 175 номерлы балалар бакчасында музыка житәкчесе:
– Яңа җырлар өйрәнеп, кул эшләре белән мәш килеп ятам әле. Бәйрәм ялларында авылга кайттык. Шунда вак-төяк эшләргә булышабыз, ял да итәбез. Яңа елны да ике як әти-әни, әбиебез белән каршыладык. Гаилә бәйрәме ул. Ялның башка көннәрен дә өйдә тәмле ризыклар пешереп, Яңа ел чыршыларын карап, чаңгы, тимераякта шуып үткәрергә җыенабыз. Дөресен генә әйткәндә, озын яллар бераз ялыктыра башлады инде. Тизрәк үзем эшли торган бакчадагы балаларны күрәсем килә. Сагынып беттем инде үзләрен.
Айгөл БӘДРЕТДИНОВА, “Яңа гасыр” каналында “Хәбәрләр” тапшыруы алып баручысы:
– Яңа елны Казанда дуслар, туганнар, якын кешеләрем белән каршы алдым. Яллар күбесенчә өйдә һәм кунакта узды. 4 гыйнвар көнне эшкә чыктым. Эфирга чыгарга, сюжетлар төшерергә кирәк иде. Шуңа күрә минем яллар озын түгел. Аның шулай булуы ошый да. Озакка сузылган яллар ялыктыра, эш рәтеннән чыгара.