|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2009 Шоу-бизнес
"ИДЕЛ-ПРЕСС"КА САЛАВАТ КИЛӘ (ФОТО)Кризис дип матавыкланып йөргән чорда күңелләргә дәрт өстәү ниятеннән һәм "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият коллективын үз итеп килә ул. Аңарчы, шимбә-якшәмбе көннәрендә туган төбәгендә – Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында һәр елдагыча авылдашларына бәйрәм оештырачак, аннан турыдан-туры Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылына хатын-кызлар Сабан туена кайтып, шунда тамашачыны моңга күмәчәк. "Идел-Пресс"та исә 6 июльдә нәшриятның печәнле, кош-кортлы, арбалы-чаналы, күлле бакчасында нәшрият хезмәткәрләре, барлык редакцияләр һәм радио-телевидение журналистлары белән очрашачак. Аның иҗатының быел 21нче сезоны. Ул нинди булыр, Салаваттан тагын ниләр көтәргә? Шушылар хакында да сүз булмый калмас, һәм хөрмәтле укучыларыбыз, ул әйткәннәрне, түкми-чәчми, сезгә дә җиткерербез.
--- |
Иң күп укылган
|