|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.01.2016 Матбугат
Фәния Хуҗахмәтнең татар матбугаты турында иртәнге дүрттә торып язган язмасыГазета-журналларга язылу төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үз басмаларында сан саен реклама бирә. Газета-журналларга язылган өчен айпад, фотоаппарат вәгъдә итә. Димәк, бүләкнең иң зурысы миңа: елның-елында барлык газета-журналларга да язылам. Быел да 12 төрле басмага ике ай алдан язылып куйдым. Барысын да укып барам дип әйтмим. Шулай да, карап барам. Мин аларга укыр өчен генә дә түгел, үземнең татар һәм ярыйсы ук милләтче (үз милләтен яратучы) икәнемне исбатлар өчен язылам. Татар зыялылары, язучы, журналистлары газета-журналларга язылмый. Ә үзләре яза. Бер-берсенең язмаларын да укымыйлар, күрәсең, димәк, болар милләтче түгел. Айпадны миңа бирмәсләр, чөнки бу уен, эш күрсәтү генәдер. Язылу квитанцияләрен лотерея билеты кебек уйнаталар икән. Ди-мәк, бу комарлы уен, хәрам. Анысы безгә кирәкми. Әгәр дә инде Татарстанда иң күп газета-журнал алдыручы дип миңа бирергә уйлыйлар икән, тиз арада шул акчага иң тырыш почтальоннарга ак шәл бүләк итсеннәр. Соңгы вакытта күп газеталар гонорар түләми башлады. Мин элек гонорар акчама туганнарымны, дусларымны, күршеләремне газетага яздыра идем. Редакцияләрдә үзләренә хезмәт хакы алалар бит, шулай булгач, штаттан тыш хәбәрчеләргә дә бирсеннәр.
Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|