поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.01.2016 Җәмгыять

2016 елда безне ни көтә?

2015 ел ахырында дөньяда куркыныч, авыр хәлләр еш булгач, күпләр: "2016 елда ни булыр икән? Хәвеф-хәтәрләр иске елда калсын иде", - дип борчыла. Алдагысын Ходайга тапшырсак та, киләчәктә ни буласын беләсе килә бит! Астрологлар да 2016 елга фаразларын әзерләп куйган, ә иң куандырганы шул: барысы да бертавыштан Россиядә сугыш булмаячак ди!

Гыйнвар, февраль. Дөньякүләм бәхәсләр дәвам итә. Яңа ел бәйрәмнәрендә күңелсез яңалыклар булырга мөмкин. Әмма гыйнвар ае чагыштырмача тыныч узачак. Февраль аенда исә Россиядә истәлекле матур вакыйгалар көтелә! Сәясәт өлкәсендә бәхәсләр куерса да, аларның зыяны булмаячак. Аның каравы февральдә Россиянең чәк атуына, икътисади үсешенә фундамент салыначак. Шулай да икътисади хәл тотрыклы булырга ошамаган.

Март, апрель. 2016 елның язында табигый катаклизмнар, хаос, тынгысызлык, чуалыш, массакүләм тәртипсезлекләр булырга мөмкин. Дөньяда сәясәтчеләр дә йөгәнли алмаслык котылгысыз вакыйгалар көтелә. Астрологлар фикеренчә, боларның барысы да март аенда булачак. Шулай ук мартта ай һәм кояш тотылуы күзәтеләчәк. Киеренке март аен шулай ук билгесезлек чорына әвереләчәк апрель ае алыштыра.

Май. Асторологлар фикеренчә, май ае тыныч булачак. Зур афәтләр, югалту-кайгылар булмаячак.

Июнь. Ай башында кризис көтелә. Шуңа күрә бу чорда ерак юлга, сәяхәткә чыгарга, мөһим эшләр башкарырга киңәш ителми. Ай уртасында хәл уңай якка үзгәрсә дә, июнь ахырында янә катлауланачак. Тик бу ай кемгәдер зур уңышлары өчен көтелмәгән бүләк алып киләчәк.

Июль, август. Бу ике ай 2016 елның иң тыныч һәм уңышлы вакыты булачак. Ниһаять, ял алып, үзеңне гаиләңә, якын кешеләреңә багышларга мөмкин. Августта берникадәр бәхәсләр туса да, арты хәере булачак. Чаян, укчы, кыз һәм балык йолдызлыгы астында туучыларга уңышка ирешү өчен йоклап йөрмәскә, көндәшләреннән алда барырга киңәш ителә.

Сентябрь. 1 сентябрьдә кояш тотылу күзәтеләчәк. Моңа охшаш күренеш 1980 елда, аннан соң 1998 елда булган. Ул вакытта Россиядә дефолт, икътисади кризис барды. Бу хәлләрнең кабатлану ихтималы да юк түгел. Ләкин кризисның корбаны Россия түгел, Америка, Азия илләре һәм Африка булачак. 16 сентябрьдә ай тотылачак. Ул аерым кешеләрнең язмышына йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә бу вакытта кредитлар алмаска, эре финанс операцияләр башкармаска киңәш ителә.

Октябрь, ноябрь. Октябрь башында җиңеллек тоелачак. Киләчәккә матур планнар корырга, шәхси тормышны җайларга мөмкин. Ноябрь ае исә эшлекле ай булачак. Иҗади кешеләр чын мәгънәсендә сәләтләрен күрсәтә алачак. 24 ноябрь - могҗизалы көн! Кемдер мизгел эчендә хәерчегә әйләнсә, башка берәү үзен әкияттә сыман хис итәчәк.

Декабрь. Ай тыныч узачак. Елга нәтиҗәләр ясар вакыт җитә, киләсе 2017 елга планнар төзергә мөмкин булачак. Моның өчен иң кулай көн - 29 декабрь!

Шуны истән чыгармагыз: болар барысы да асторологлар фаразы, елның ничек узуын, беренче чиратта, Ходай үзе билгели, ә икенчедән, бәхетегез - үз кулыгызда. 2016 ел барыгызга да уңышлар, матур мизгелләр алып килсен, хәвефләрдән Ходай сакласын!


Ансат ШУЛАЕВА
Интертат.ру
№ --- | 23.12.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»