поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.01.2016 Милләт

Сокландым, уйландым, горурландым

Әлмәндәр. Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем. Эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткезеп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын... тагын... Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде.

(“Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасыннан.)

Халык йөрәген яулаган Туфан абыебызның бакыйлыкка кү­чүенә дә инде дүртенче ел. Шау­лап-гөрләп, янып-яндырып яшәде ул. Кыйбласын югалтканнарга юл күр­сәтүче, гамьсезләрне уятучы, уйсызларны уйландыручы әсәр­ләре белән халык йөрәген яулады. Ул тудырган искиткеч тормышчан образлар һәм публицистик чыгышлары белән яшәүнең һәр мизге­леннән мәгънә табарга, кеше­ләрне шәхес булып үсәргә өйрәтте.

Олы әдип истәлегенә багышлап, быел Татарстан китап нәш­рияты нәфис-публицистик китап чыгарган иде инде. Күптән түгел “Җыен” фонды “Шәхес­лә­ребез” сериясеннән укучыларыбызга Туфан Миңнуллинның әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеген чагылдырган җыентык тәкъдим итте. Югары зәвык белән эшләнгән, күпсанлы фоторәсемнәр белән баетылган, дистәләгән авторларның язмаларын эченә алган бу саллы җыен­тык миңа ничектер сагыш-сагыну пәр­дәләре аша яктырып килеп аваз салучы тере җан кебек тоелды...

Җыентык республиканың беренче президенты М.Шәймиев һәм Татарстанның халык язучысы Р.Вәлиев мәкаләләре белән ачыла. Аның беренче өлешен әдипнең публицистикасы били. Шунысы куанычлы, моңа кадәр Т.Миң­нул­линның төрле елларда, төрле басмаларда дөнья күргән публицистик язмаларының бу кадәр күләмдә бергә туплап бирелгәне юк иде әле. Аларны укыганда бу олы шәхеснең дөньяга карашы­ның киңлегенә, уйларының тирән­легенә, күзенең үткенлегенә хәй­ран каласың. Язган һәр сүзе, һәр фикере ака­демикның да, беркайда укымаган кеше күңеленә дә кереп кенә утыра. “Көтүчеләр һәм бозаулар” ди­гән язмада автор җитәк­челек белән халык мөнәсә­бәт­ләренә кагылышлы зур бер фәнни трактатка торырлык фикер әйтә.

Туфан Миңнуллинның драматургиясе тулаем поэзия белән сугарылган. Робагыйлары аны иң югары кимәлдәге шагыйрьләр рә­тенә куйды. Моның сәбәбе язучы­ның гомере буе сөекле Тукаебыз кебек халык җырларына гашыйк булуындадыр. Ул чыгарган “Сан­дугачым-былбылым”, “Агый­дел­кәй”, “Уфа–Чиләбе” җыен­тык­ла­рын мин киштәмнең иң кадерле урынында саклыйм. Язучы аларны һәм мәгънәви, һәм стиль ягыннан барлап, төркемләп халкыбызга тәкъ­дим итте. Моны шигъри җан­лы кеше генә башкара ала. Язучы халык җырларына карата мөнә­сәбәтен гел белдерә килә. Әлеге китаптагы “Сан­ду­гачым-былбы­лым” язмасыннан кечкенә бер өзек китереп үтәсем килә: “Әллә соң яшьләребез си­рәгрәк җырлый башлаганмы, җыр сандык­лары саймы? Халык җыр­ларының матурлыгын, тәмен тоймыйлармы? Әллә үзләре җыр­лыйсы урынга магнитофон, транзистор аша бү­тәннәр җырлаганны гына өйрәнеп баралармы? Тың­лаганнарны да тиз оныталармы?

...Әлбәттә, һәр заманның үз җы­ры бар... Ләкин ничә гасырлар буе җырланып килгән җырларны оныту да егетлек түгелдер. Ба­ба­сының җырын белмәгән, аңла­ма­ган, аң­ларга да теләмәгән кешенең үз җы­рын таба алуына шикләнәм мин”. Көе белән дә, сүзе белән дә инкубатор чебешләре төсле бер-берсенә охшаш җыр­ларның туу сәбәбен әди­бебез бик дөрес күр­сәткән. Әгәр бу гына җитмәсә, “Илһам аңла­маган көй”не, Ф.Әх­мә­тов турындагы язмасын укып карагыз.

“Кайберәүләр миңа, күп яза­сың, диләр. Бу сүзләрнең астында нинди мәгънә ятадыр, белмим... Ашыгуым да, бәлки, хактыр. Язып каласы киләдер. Үлеп гашыйк булганнар шулай бит. Мәхәббәтләрен аңлата алмый интегәләр... Мин дә гашыйк түгелме соң? Зурдан кубып әйтсәм, дөньяга гашыйк, ке­ше­­ләргә гашыйк. Аңлатып өл­герәсе иде мәхәббәтемне”. (“Без андый малай түгел”.)
Әйе, аның мәхәббәт тулы йөрә­ге гомер буе иҗат утында янды. “Йөрәк янар өчен бирелгән” дигән пьесасын да юкка язмагандыр. Аның публицистик язмаларында милләтләр дуслыгы, пат­рио­тизм, әдәбият, театр, авыл, халык язмышы рәшәле иген басуыннан бәреп торган кайнарлыкны хәтерләтә. Ул, Әлмәндәр кебек, дөньяны үз­гәртергә ашкынып яшәде. СССР Верховный Советы, Татарстан Дәү­ләт Советы сессия­ләрендә, язу­чы­лар җыелышла­рында, мәдә­ният әһелләре каршында, халык белән очрашуларда, гаммәви мәгъ­лүмат чараларында ясаган кайнар чыгышларында ул күтәрмәгән берәр мәсьәлә калдымы икән? Юктыр. Аның бөтен иҗаты кеше рухын үзгәртү, матурлау белән сугарылган. Рух кешене теге яки бу эш-гамәлләргә этәрә, ә кеше әнә шул гамәлләре белән дөньяны үзгәртә. Т.Миңнуллинның шәхси тормышы да, бай иҗаты да кайнар йөрә­ген­нән бәреп чыккан дәрья-ташкын булып кайнады, яшәү дулкыны булып, кешеләр күңелен какты. Хатыны Нәҗибә Ихсанова бик дөрес әйтә: “Туфан – үзе бер энциклопедия, үзе бер институт булган шә­хес!” Әйе шул, Туфан галәме чиксез. Интернет төймәсенә басып, теләсә нинди сорауга җавап алган кебек, әдипнең иҗатыннан рухыңа ни кирәк – шуны чумырып алырга була.

Мин китапка анализ ясауны бурыч итмәдем. Чөнки ул – инде тормыш факты, тарихи сәхифә. Туфан абыйның күренекле шәхесләр турындагы язмаларын дулкынланмый уку мөмкин түгел. Чыннан да, ничек ярата белә ул кешеләрне!
“Әллә ниләр әйтеп чылты­рат­саң да, сине мактамаячакмын. Тәкәбберлегем кушмый. Болай да инде син мине санга сукмыйсың. Язучылар берлеге председателе булганда да ялагайланырга те­ләмәдең, гел миннән көлдең. Председатель­лектән чыккач та көләсең. Моның үчен кайтарырга теләп, кайчан бу берәр чакны зарланыр икән, дип көтеп йөрим...

Тә-ә-әк... Тагын ниләр языйм? Туктарга кирәк. Йә ялгышып китеп, мактый башлармын. Юбилеең ки­чәсендә дә сине мактаганнарына ачу килеп утырасы була. Ачу кил­мәслек түгел, чөнки син мин­нән әйбәтрәк”. (Ф.Яруллинның 60 еллыгына багышланган мәка­ләдән.)

Әгәр җыентыктагы сәхи­фәл­әрне барлавымны дәвам ит­сәм, аның тәмен җибәрермен дип куркам. Китапны укып чыгу белән башыма килгән фикерләрне, тәр­типләп тә тормастан, язып ташларга мәҗбүр булдым. Чөнки Туфан абыйга, И.Юзеев белән А.Гыйлә­җевкә мин үземне мәңге бурычлы дип саныйм. Алар әдәбиятка юл күрсәтүчеләрем булды. Туфан абый вафатыннан бирле әлеге бурычлылык тойгысы, сагыш белән кушылып, гел йөрәкне яндырып то­ра. Китапны укыганда, мин тагын бер мәртәбә Туфан абый шәхе­се­нең бөеклегенә сокландым, язмышыбыз турында уйландым, шундый ир-егет биргән халкым белән горурландым. Бу язмам миңа ниндидер җиңеллек бирсә, башкаларны олуг әдибе­безнең иҗат дөнья­сы һәм тормыш сәхи­фәләре белән танышырга чакыру да булсын иде. Язмамны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәй­рулла улы Мө­хәммәт­шин сүзләре белән тәмам­лыйсым килә: “Парламент утырыш­лары вакытында президиумнан мин залдагы депутатларны күзә­тәм, алар арасында Туфан Миң­нуллин да бардыр кебек. Менә ул, регламент-фәлән диеп тормастан, микрофон төймә­се­нә басар да: “Җәмәгать, бу мәсьә­ләгә болай гына карарга ярамый...” – дип, давыл булып күтәре­лер сыман...”

Их, безгә дә шулай тоела шул. Сызлана халыкның күңеле...


Фоат САДРИЕВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»