поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.01.2016 Шоу-бизнес

Артистлар Яңа ел белән котлый!

Татар эстрадасының иң якты йолдызлары Intertat.ru укучыларына берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле котлау сүзләре әзерләде. Без дә, үз чиратыбызда, шушы бер кочак котлауга кушылабыз, Яңа ел белән котлап, барчагызга да саулык, иминлек, ак бәхетләр телибез! Илләребез тыныч булсын! Туасы сабыйлар бәхетләре белән тусын! 2016 елда да бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

Иркә: Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Киләсе Маймыл елы гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, ак көннәр генә алып килсен иде! Исәнлек-саулык, бәхет, җан тынычлыгы телисем килә! Җырлап яшик, бергә булыйк! Сезне яратып, хөрмәт итеп, Иркә!

Раяз Фасыйхов: Яңа ел бу елдан яхшырак килсен, бар яктан да! Яңа еллар белән!!!

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: Киләсе елда Intertat.ru укучыларына бары тик уңышлар гына елмайсын! Гаиләләренә авырлыклар килмәсен, шатлыклы хәбәрләр генә ишетергә язсын! Матбугатны күзәтеп, укып, үзара аралашып яшәсеннәр!

Гөлсирин Абдуллина: Дуслар! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен иде. Сәламәтлек, иман, изге гамәлләр, мәхәббәт һәм зур уңышлар белән елларыбыз тулы булып, тормышыбызның бәхетле мизгелләре, хатирәләре артсын иде! Имин, тыныч еллар булсын! Амин! Яңа 2016 ел белән!

Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова:
Чын күңелдән, ихлас йөрәктән якынлашып килүче Яңа 2016 ел - Маймыл елы белән котлыйбыз! Әлеге ел зурдан-зур уңышлар, бәхет-шатлыклар алып килсен! Финанс яктан да мөшкеллек булмасын иде, һәрвакытта да артып торсын, ул беркайчан да комачау итми. Кайгы-хәсрәтләр читләп үтсен! Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын! Барыбыз да сау-сәламәт булыйк! Безне яраткан тамашачылар белән концертларда күрешергә, аларны яңа җырлар белән сөендерергә язсын! Ә Intertat.ruдан халыкны сөендерә торган яңалыклар көтеп калабыз! Бәйрәм белән!

Ландыш Нигъмәтҗанова:
Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән киләсе Яңа еллар белән котлыйм! Сезгә исәнлек-саулык, бәхетләр телисем килә! Тормышларыбыз тыныч, мул булсын! Аллаһы Тәгалә алдагы тормышыбызда кайгы-хәсрәтләр китермәсен! Сезне яратып, Ландыш Нигъмәтҗанова!

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: Хөрмәтле Intertat.ru укучылары! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа ел җилләре саулыкларыгызга ныклык, өегезгә иминлек, җаннарыгызга нур, ризыкларыгызга бәрәкәт, күңелләрегезгә якты илаhи рәхәтлек алып килсен! Яңа ел белән, дуслар!!!

Ранил Нуриев: Шәхсән миңа якыннарымның мәхәббәте, көләч йөзләре һәм, әлбәттә, җырларым, иҗатым бу тормышның матурлыгын, ямен тоеп яшәргә ярдәм итә! Дуслар, дөньяда бердәм булып, бер-беребезне хөрмәтләп һәм җырга-моңга гашыйк булып яшик! Яңа 2016 ел - Маймыл елы күңелләребезгә нур өстәп, көннәребезне куанычлы итсен! Ярату хисе һәрвакыт сезнең юлдашыгыз булсын! Эшләгән һәрбер эшләрегез горурлык китереп, яхшы нәтиҗәләр, җан тынычлыгы бирсен! Яңа ел белән!!!

Ләйсән Гыймаева: Intertat.ru укучыларына бары тик изге теләкләр телим, хыяллары чынга ашсын! Тормышның ямен-тәмен тоеп, сөеп һәм сөелеп яшәсеннәр!

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар:
Яңа ел һәр гаиләнең авыруына - саулык-сихәт, бәхетсезенә - бәхет, хәерчесенә - байлык, муллык, яшьләргә - акыл, иманлы сабыйлар бирсен! Һәркемгә сабырлык телибез! Һәм, әлбәттә, өмет! Һәр кеше нәрсәгә дә булса өметләнеп яшәсен иде, өмет кешене яшәтә! Яңа Маймыл елында бераз маймылланып яшәсәк тә ярый!

Алсу Әбелханова: Барыгызны да чын күңелдән бәйрәмнәр белән котлыйм! Шатлык, иминлек, саулык һәм бәхет телим! Яңа ел белән!

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар: Яңа ел яңа һәм яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр, яңа танышулар алып килсен! Бер-берегезне саклап, яратып-яратылып яшәгез!

Зөлфәт Зиннуров: Һәммәсенә чын күңелдән күңел тынычлыгы телим! Күңел төшенкелегенә бирелмәскә, оптимист булып калырга язсын! Әлбәттә, саулык-сәламәтлек телим! Кайгы-хәсрәтләр, бигрәк тә аерым кайгы күрергә язмасын! Аерым килгән кайгы - иң куркынычы, бергә килгәнен бердәм күтәреп була. Яңа еллар белән!

Гүзәлия:
Киләсе Яңа еллар белән, дуслар! Иң мөһиме - дөньялар тыныч булсын, якыннарыбыз исән-сау булсын! Яңа ел зур шатлыклар, уңышлы эшләр китерсен!

Венер Сәлимов
: Киләсе Яңа елда барлык дусларга, милләттәшләргә тынычлык, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим!

Диләрә Илалтдинова: Хөрмәтле дуслар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаиләләрегезгә иминлек, тулылык, эшләрегездә уңышлар, яңа үрләргә ирешергә язсын! Маймыл елы бары тик шатлык-куанычлар, сөенечләр алып килсен һәм дөньяларыбызда тынычлык хөкем сөрсен!

Данир Сабиров: Якынлашып килүче Яңа маймыл елы белән, дуслар! Алдагы елда да сезнең өчен маймылланып күңелләрегезне күтәрергә тырышырмын!

Эльмира Сөләйманова: Кадерле дуслар, туганнар! Сезне чын күңелдән Яңа еллар белән котлыйм! Яңа ел сезгә корычтай сәламәтлек, муллык, тынычлык алып килсен! Мин сезне яратам!

Фирдүс Тямаев: Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Яңа ел яңа бәхетләр, мул уңышлар алып килсен!

Алинә Даутова:
Intertat.ru укучыларын чын күңелдән Яңа еллар белән котлыйм! Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, зур мәхәббәт телим! Күкләребез аяз булсын, һәр көнебез тыныч, рәхәттә, якыннарыбыз белән үтсен! Һәр минутның кадерен, матурлыгын күреп яшәргә язсын! Барлык теләкләрегезнең чынга ашуын телим! Иң мөһиме - янәшәгездә булган дусларыгыз, туганнарыгыз, сөйгән ярларыгыз сау-сәламәт булсын! Амин! Сезне яратып, хөрмәт итеп, Алинә Даутова! Сайт с индивидуалками проститутки челябинск Сохрани себе чтобы не потерять

Зөлфәт Фәхретдинов: Барлык милләттәшләрне Яңа ел белән котлыйм! 2016 ел илебезгә тынычлык, йортыбызга бәрәкәт, барлык кешелек дөньясына сәламәтлек алып килүен телим! Яңа ел төнендә барлык теләгән теләкләрегезнең чынга ашуын телим!

Лилия Муллагалиева: Дөньялар имин булсын! Һәр кешенең теләгән теләкләре кабул булсын! Балаларыбыз исән-сау, әти-әниләребез, тормыш иптәшләребез һәрвакыт янәшәбездә булсын! Тормышның бар рәхәтен күреп, хәвеф-хәтәрләрсез яшәргә язсын! Имин, якты көннәр телим! Маймыл елын бик яхшы булыр дип әйтәләр. Амин, шулай булсын! Һәркемгә дә ышаныч, куаныч һәм сәламәтлек телим!

Артур Салихов: Иң мөһиме - саулык телим! Хыяллар тормышка ашсын, киләсе ел барыбызга да шатлык алып килсен! Дөньялар имин, тыныч булсын!

Энҗе Шәйморзина: Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Киләсе 2016 ел бары шатлыклар, куанычлар, мул һәм тыныч тормыш, бәрәкәт алып килсен! Барлык авырлыклар үткәндә калсын! Бәхетле булыйк!

Алинә Сафиуллина:
Кадерле милләттәшләр! Чын күңелдән Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм! Сәламәт булыйк, бәхетле булыйк! Якыннарыбыз, балаларыбыз исән-сау булсыннар, сугышлар булмасын!

Лилия Гыйматдинова:
Барлык Интертат.ру укучыларын якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән котлыйм! Яңа 2016 елның ничек узуы, әлбәттә, үзегездән тора. Сез тырышырга, хезмәткә өйрәнергә, тормышның матурлыгын, гүзәллеген аңларга һәм тоярга, сәламәт, көчле һәм тырыш булырга омтылырга тиеш. Тик шул вакытта гына Яңа ел бәхет-шатлык, уңышлар алып килер. Сезне чын күңелемнән Яңа ел белән тәбрик итәм! Сезгә зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, тынычлык, бәхет-шатлык, тагы да күбрәк күңелле очрашулар булуын теләп калам! Иң изге теләкләр белән Лилия Гыйматдинова.

Алсу Фаракшина
: Якынлашып килүче 2016 ел белән котлыйм! Киләсе ел безгә бары тик яңа уңышлар алып килсен! Күгебез аяз, илебездә тынычлык булсын! Ятим балаларга әти-әниле булырга, авыруларга сәламәтлек, баласызларга сау-сәламәт сабый, гаиләле булырга теләүчеләргә тыныч тату гаилә корырга телим! Барыбызга да бәхет телим! Яңа еллар белән!!!

Нурзадә:
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән! Яңа ел барыгызга да ак бәхетләр, куанычлар, яңа уңышлар алып килсен! Яңа елның 365 көне дә кечкенә генә булса да шатлыклар алып килсен!

Алсу Хәбибуллина: Интертат.ру укучыларын якынлашып килүче 2016 ел белән чын күңелемнән котлыйм! Сәламәтлек - иң зур бәхет диләр, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим! Дөньяларыбыз тыныч, балаларыбыз исән-сау булсыннар, ялгызлар парларын тапсыннар! Барлык теләкләрегез һәм хыялларыгыз тормышка ашсын!

ИлЗилә: Хөрмәтле Интертат.ру газетасы укучыларын якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән котлыйм! Иң мөһиме ныклы сәламәтлек телим! Кайгы-хәсрәт күрми, булган тормышка куанып, якыннарыгызны кадерләп, тыныч күк йөзендә яшәргә язсын! Үз көчегезгә ышанып, куйган максатларга ирешегез! Без хыялларыбызны үзебез тормышка ашырабыз, шуны онытмагыз!

Гөлгенә: Яратканнарым минем! Барыгызны да якынлашып килүче Маймыл елы белән котлыйм! Маймыллана да белергә кирәк, ләкин артык кыланмагыз! Эчке күңелегезне тыңлагыз, ул ялгышмас! Исән-сау булыгыз! Эшегезгә барасы, өегезгә кайтасы килеп торсын! Яратып һәм яратылып яшәгез!

Рифат Зарипов: Яңа елда яңа бәхетләр, шатлыклар насыйп булсын! Маймыл елында барыбызга да елмаеп-көлеп яшәргә язсын! Илләр тыныч булсын! Барыбызга да теләк-максатларыбызга ирешергә насыйп булсын! Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын!

Ләйсән Мәхмүтова: Иң мөһиме саулык-сәламәтлек телим! Яңа еллар шатлык-бәхет китереп, чынга ашып бетмәгән хыяллар рас булсыннар иде! Дөньялар тыныч булып, Яңа еллар безгә шатлык кына китерсен!

Ильмира Нәгыймова: Яңа ел сезгә бары тик уңышлар һәм бер капчык сәламәтлек алып килсен!
Үзгәрешләр барсын үзгә,
Татулык булсын тиздән.
Авырлыклар җиңеләйсен,
Сүз биргән узсын сүздән.

Яратылсын назга сусаган,
Саулыкка тиенсен хаста.
Өстәге байлык бүленсен
Яшәгәннәргә аста.

Озын гомер һәммәбезгә
Язсын язмышлар, Ходай.
Җирдә тереклек барында
Яшәек бердәм шулай...

Алинә Шәрипҗанова: Кадерле укучыларыбыз! Сезне Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын! Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне бизәсен! Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, дөнья тынычлыгы, саулык-сәламәтлек алып килсен! Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын! Иң изге теләкләр белән, Алинә Шәрипҗанова.

Гөлнара Габидуллина: Якыннарыбыз, дусларыбыз, туганнарыбыз һәрвакытта янәшәбездә булсын! Исән-сау булсыннар! Яңа еллар белән!

Гүзәл Әхмәтова исә махсус сезнең өчен рус телендә искиткеч шигырь юллары иҗат иткән:
Зимний вечер длинный, длинный,
За окном сугроб залег,
А на кухне чай с малиной,
Пахнет яблочный пирог.
В небе нет тепла и света,
Но тепло нам и светло,
Интертат.ру , словно лето, к нам на кухню забрело.
В декабрьскую последнюю неделю
Успешно вам закончить все дела,
Чтоб вы одежды новые надели
И все купить успели для стола!
Чтобы под елочку мешок подарков
Вы положить сумели для родных,
Чтоб праздник шумно встретили и ярко,
Как 20 самых лучших выходных!
В 2016 желаю вам успеха, пусть нежно обнимает вас метель, пусть будет много радости и смеха, С любовью в сердце, Ахметова Гузель!

Фото Алсу Фазлыеваның социаль челтәрдәге шәхси битеннән алынды.


---
Интертат.ру
№ --- | 31.12.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»