• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • Актанышта ике булмэле фатир сатыла.тел.8-987-414-88-75
  • Сдается на аренду 2-х комнатная квартира на ул. Чуйкова - Казань на семью из 3-ч человек или 2-м девушкам. Собственник.Цена договорная. тел.89376270107
  • Казан, Киров районы, Салават куперендэ 1 булмэле фатирга бергэ яшэргэ кыз эзлим.Начар гадәтләре булмаган, вакыттында туләп баручы, чиста, пөхтә, уз артыннан җыя белуче, тәрбияле булсын. Риелторлар борчымагыз!89534828288
  • Суелган пар казлар сатыла. 89196205896
  • Коттеджда 1 булмэ ботен унайлыклары белэн (кухня, душ, туалет, мебель, телевизор, wi-fi, мангал, бакча) суткалап арендага бирелэ. Аерым керу урыны бар, парковка, балалар белэн килгэн кешелэргэ унайлы. Франттан, Южныйдан ерак тугел. Бэйэсе килешу буенча. Тел.: +79600820875
  • Актанышта 2 булмәле (2 катта) фатир сатыла 89274519175
  • 1 булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Квартира узэктэ урнашкан, остановкаларга якын, чиста, яшэрьгэ унайлыклары бар. Квартира хужасы узе. Тел. 89172757475.
  • BMW машинасы сатам 850 89874239376
  • Казанда, Вагаповада 1 булмэле фатир вакытлыча яшэу очен арендага бирелэ. Бэясе 13мен+квартплата т.89673653610
  • Бүлмә гөлләре сатам: фикуслар каучуководный,150 сумнан башлап, фиалкалар, кактуслар. Казан. 89172615695.

 

 

 
Архив
 
31.12.2015 Җәмгыять

Кунакка барсаң, туеп бар (1 гыйнварда авыр булмасын өчен киңәшләр)

Бездә шулай: бәйрәм икән, өстәл ризыктан сыгылып торырга тиеш кебек. Башкача була алмый, бу – безнең гадәт. Тик ул гадәтне азрак җиңеләйтер вакыт җитмәдеме икән, җәмәгать? Әнә чит илләрдә хәтта туйда да өстәлдә бер зур торт һәм бер-ике тартма конфеттан башка берни булмый дип гаҗәпләнеп сөйлиләр. Ә чит ил халкы безнең бәйрәм өстәлләрен күрсә, ни әйтер иде икән?!

Диетолог Мария Селезнева корсак тутырып ашап, эчеп, икенче көнне башны күтәрә дә алмаслык хәлгә төшмәс өчен, өстәлгә артык күп ризык тезмәскә куша. “Безне алда озын бәйрәм яллары көтә, азык-төлекне төрлән­де­рер­гә менә дигән вакыт”, – ди ул. Кичке табынга ризык әзерлим, кунаклар янында яхшылап сыйланырмын дип, көне буе ач йөри күр­мәгез. Эчтә бүреләр уйнарлык ач булганда, табынга утыруга ки­рә­геннән артык ризык сыпыртып куюың ихтимал. Кунакка барырга яки кунак каршыларга җыенсаң, алдан капкалап алу җаен тап. Яшелчә салаты, йогырт, банан яки солы боткасы ашап алу ашказанына сары май булып ятачак. Кичке ашка утырыр алдыннан 20-30 минут кала газсыз минераль су яки ромашка чәен эчү дә ашкайнату системасын нормаль­ләш­терәчәк.

Азрак ашау өчен бәйрәмгә тар, кысан күлмәк, чалбар алдым яисә билбавымны кысып бәй­ләдем, дип шаяртканны ишет­кә­негез бармы? Бу сүзләрдә күп­медер хаклык юк түгел. Тар күлмәктән бүселеп чыккан эч ашаудан туктарга кирәклеген гел искәртеп торачак. Беренче тост вакытында әле ашказаны буш була. Ач карынга шампан шәрабе яки бүтән спиртлы эчемлек эчеп куя күрмәгез тагын, хәмер башка китеп, оятка калырсыз.

Табын тулы ризык, кайсын ашарга белмисең. Әле берсеннән, әле икенчесеннән авыз итеп карыйсы килә. Кеше ашаганда тыелып буламы соң, ризык исе борынга керә, авыздан сулар ага. Ул салатларны берәр кашык кына капкалаган очракта да көндәлек норманы артыгы белән туты­ра­сың. Салаттан соң да күпме калорияле азык бит әле анда – кайнар һәм салкын ашлар, майлы шулпа, тавык, казылык, балык, уылдык... Ләкин аларның һәр­берсенә үре­лергә димәгән бит инде. Озак итеп чәй­нәп ашагыз. Күбрәк сөй­ләшергә тырышыгыз. Уеннар, бәй­геләр оеш­ты­рыла икән, ирен­мәгез, катнашыгыз. Күңел ачканда ашау онытыла ул. Бер яшь­лектә, бер картлыкта диләр, каткан буыннарыгыз язылып китәр, ичмасам. Яшьрәкләр кулланылган савыт-сабаларны юып алса, шулай ук гәүдә өчен файдага гына булачак. Ашый торгач, тортка, бәлешләргә дә чират җиттеме? Кунакта икәнсез, өйгә кайткач ашармын, дип төреп бирүен сорагыз. Шулай иткәндә хуҗалар­ның да хә­тере калмас, сез дә артык ка­ло­риядән котылырсыз.

Бәйрәмнән соң, кунаклар кайсы кая таралышкач, тагын бер утырып, тәм-том белән чәй эчеп аласы иде, дип өстәл янына килеп бастыгызмы? Ашыйсы килгәннән түгел бу, нәфес котырта. 1 стакан яшел чәй яки минераль су эчегез. Шунда ук урынга аумагыз, азрак йөреп алыгыз, бераз булса да ризык эшкәртелсен инде. Бу киңәш­ләрнең өчтән бер өлешен генә тотсагыз да, ашказаны, бавырны артык йөктән коткарырсыз. Бәй­рәм белән!

Агулана күрмә!

Бәйрәм мәҗлесеннән соң ун-унбиш, егерме, хәтта җитмеш кеше агулануы турындагы хәбәрләрне дә еш ишетеп торабыз. Шуңа күрә ризык әзерләгәндә хуҗабикәләрдән бик нык пөхтәлек сорала. Яңа ел төненә әзерләнгән ризыкны икенче көнне дә ашыйсы бар бит әле. Ә нинди ризык­лар агулануга китерә соң: кичәге салатмы, озак торган пирожныймы яки майлы торт­мы? Табибларның бу нисбәттән үз исемлеге бар.



Исемлекнең башында яшел тәмләткечләр тора – салат, яшел суган, петрушка, укроп. Аптырарлык түгел бит. Без аларны башка продуктларга караганда начаррак эшкәртәбез, кран астында чайкаган булабыз да турый башлыйбыз. Кибет киштәсендәге ул тәмләткечләр кулдан-кулга кү­чеп кенә дә пычранып бетә. Аларны башта берничә минут суда тотып, җебетеп алыгыз.

Нинди Яңа ел помидорсыз була инде! Аны хәзер ел әйләнәсе ашау мөмкинлеге бар, ләкин ул тиз бозыла. Помидор аз гына чересә дә, йомшагына төрле бактерияләр җыела башлый. Шул исәптән сальмонеллез ише эчәк инфекциясе китереп чыгара торганы да. Бозыла башлаган урынны кисеп ташлагыз. Помидорны 60-70 градустагы кайнар суда юалар.

Бәйрәм өстәле әзерләгәндә йомырка да күп китә. Аның кабыгында бактерияләр җыелучан. Сальмонеллез таякчыгы, пешер­гәндә, аксымга эләгергә мөмкин. Шуңа күрә чи йомырканы кулланыр алдыннан кер сабыны белән сак кына юалар.

Тиз бозылучы ризыклар исем­ле­гендә бәрәңге дә бар. Ә безнең бер генә бәйрәм дә бәрәңгесез узмый. Бәрәңге бүтән азык-тө­лектәге бактерияләрне үзенә җи­ңел сеңдерә. Әйтик, пешкән бәрәң­гене чи ит янында тотсалар яки икесен дә бер үк тактада турасалар, тактадагы бактерияләр бәрәңгегә дә эләгә. Яшелчә өчен аерым, ит һәм балык ризыклары өчен башка такта тотыгыз.

Десертка туңдырма алырга уйладыгызмы? Төп нигезе шикәр һәм сөттән торган туңдырма да – эрегән очракта бактерияләр үрчү өчен менә дигән җирлек. Бәйрәм табынына сайлаганда, пластик яки полиэтилен төргәктәгесенә тукталыгыз. Аны савытларда 500 грамм, 1 килограмм итеп тә чыгаралар. Болай алганда арзангарак та туры килә. Эшләнү вакытына да игътибар итегез.

Искәртү

Күргәнебезчә, агулануны төр­ле микроорганизмнар һәм бак­терияләр китереп чыгара. Алар товарның төргәгендә булырга да, пычрак кулдан күчәргә дә мөм­кин.

Бәйрәм табыны

Үзе купшы, үзе мул

Яңа ел табынын елдагыча мул, купшы итәсе килә. Моның өчен әллә ни зур чыгымнар да кирәкми. Кул астындагы ризыклардан да күп төрле аш-су әзерләп була.

Алтын үрдәк

Яңа ел төнендә өстәлдә пешкән каз яки үрдәк тормаса, табында нидер җитми кебек. Шуңа бүген “Серле сандык” кушымтасын укучылар игътибарына алмалы алтын үрдәк әзерләү серләрен тәкъдим итәргә булдык. Алты кеше өчен сезгә 2,5 килограмм авырлыктагы бер үр­дәк, 1 кило әче алма, 1 стакан кызыл шәраб, 1 суган, 3 аш кашыгы бал, тоз, борыч, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 4 тырнак сарымсак, 1 стакан повидло яки нарат җиләге кайнатмасы, ярты стакан әстерхан чикләвеге кирәк.

Иң элек үрдәкнең эчен алып, яхшылап юыгыз. Итне кайнар су белән пешекләп, салфетка яр­дәмендә корытыгыз. Аннары үрдәкнең эчен-тышын тоз, борыч, урталайга киселгән сарымсак бе­лән ышкырга кирәк. Хәзер соус­ка чират. Иң элек шакмаклап туралган суганны яхшылап кыздырырга һәм, өстенә шәраб салып, 10 минут болгатырга. Аннан аңа повидло яки нарат җиләге кайнат­масы өстибез. Әлеге соуска 4-6 кисәккә бүлеп туралган, эчлеге алынган алма салабыз. 2-3 алма белән 3 аш кашыгы соусны калдырырга онытмагыз, алары безгә соңрак кирәк булачак. Алма кушылган соусны үрдәк эченә салып, түшен җеп белән тегеп куябыз. Үрдәк тиресен берничә урыннан кисеп җибәрергә дә онытмагыз. Тутырылган үрдәкне 200 градуслы духовкада ике сәгать пешерергә кирәк. Үрдәкне мичтән алгач, янәшәсенә калган алманы салабыз. Моның өчен, кисмичә генә, алманың үзәген алып, тышчасында берничә сыр ясап, уртасына калган соусны салып бетерергә кирәк. Янына алма салганнан соң, тутырылган тавыкны бал белән “майлап” алырга да онытмагыз. Болай эшләгәндә, үрдәк алтын сары төскә керәчәк. Бал һәм алма өстәлгән үрдәкне тагын 15 минут духовкада тотарга кирәк. Әзер үрдәкне табынга бирер алдыннан өстенә әстерхан чикләвеге белән калган сарымсакны ваклап сибәргә дә онытмагыз.

“Ал җилкән” кабымлыгы

“Ал җилкән” кабымлыгы да бәйрәм табынына купшылык өстәр. 6 кешегә 3 кыяр, 1 зур кызыл борыч, 2 пешкән йомырка, 150 г краб таякчыклары, 3 аш кашыгы консервланган кукуруз, укроп, тоз, борыч, майонез кирәк.
Кыярны буйга урталай бүлеп, эчен алабыз. Кызыл борычны чистартып, җилкән рәвешендәге өчпочмак кисәбез. Кыярның эч­легенә йомырка, ваклап туралган краб таякчыклары, укроп салып болгатабыз, тоз, борыч, кукуруз һәм майонез өстибез. Катнашманы кыярның эчлеге урынына салабыз. Уртасына теш чистарткыч таякчыкка кадалган борыч-“җил­кән”не утыртабыз. Шул рәвешле көймә табын буйлап сәяхәткә әзер!

Рокыя Шәкүрова. Арча

Кирәге чыгар

Маймыллы кабак


Якынлашып килүче Яңа ел символы – уттай кызыл Маймыл. Шулай икән, кабакны маймыл белән “бизәп”, өебезгә үзен­чәлекле бер матурлык өстик әле. Иң элек маймыл су­рәтен интернеттан табып, прин­тер аша чыгарабыз. “Яңа ел белән!” дигән сүзтезмәне һәм 2016 санын зур хәрефләр белән компьютерда җыябыз. Шулардан трафарет кисеп алабыз да ябышкак тасма ярдәмендә кабакка ябыштырып куябыз: башта – маймыл сурәтен, аның өс­тенә – котлау сүзләрен. Кечкенә генә үткен пычак очы белән (пычакны аз гына авыштырып тотарга кирәк) рәсемне контуры буенча 1 см тирәнлектә ки­сәбез. Аннан сүтезмәдәге хә­реф­ләрне шул рәвешле кисә­без. Кабакны ябышкак тасмадан һәм кәгазьдән чистартабыз. Май­мылның, хәрефләрнең контуры буенча кабакның тышын салдырып алабыз. Саннарны кишердән ясыйбыз. Кишерне буйга кисеп, калынрак телем­нәргә бүләбез. Телемнәргә саннардан ясалган трафаретлар куеп, кисәбез. Кишердән кисеп алынган саннарны (2016) теш чистарткыч таякчыкларга кадап, кабак өстенә урнаштырабыз. Кабакны чыршы ботаклары түшәлгән зур подноска урнаштырып, өстәлгә куябыз. Тиз генә бозылмаганлыктан, кабак Яңа ел төнендә генә түгел, бөтен кышкы бәйрәмнәр дәвамында өебезне бизәп торачак.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.12.2015
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments