поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.12.2015 Сәясәт

Рафаэль Хәкимов: “Чыдауның бер чиге бар”

Илдәге-дөньядагы вакыйгалар күңелгә шом сала. Бүгенге вәзгыятьне бераз тәфсилләвен сорап, без Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, сәясәтче, тарих фәннәре докторы Рафаэль Сибгать улы Хәкимовка мөрәҗәгать иттек.

– Бүгенге көндә Русиянең әле бер, әле икенче төбәгендә әле шартлау, әле мәтәлү, әле яну дигәндәй, бәла-казалар чыгып кына тора. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Тәртип юк. Хакимият вертикале бар, ә тәртип юк. Эшләргә, тырышырга кирәк. Мәскәү барысын да күрә һәм идарә итә ала дип уйлау дөрес түгел. Әйтик, ничек инде Мәскәүдә утырып Ерак Көнчыгыш белән идарә итеп булсын ди? Ерак Көнчыгыш эшкә барганда, Мәскәүнең йоклап яткан вакыты була бит. Менә федерализм булса, бераз рәт керә башлар иде. Әмма әлегә бу Русиядә мөмкин түгел. Әлегә Татарстан гына тырыша. Без эшлибез һәм баш белән уйлыйбыз. Без Русиягә бәйле, әлбәттә. Шул бер үк законнар буенча эшлибез. Әмма бездә закон эшли, ә тегендә эшләми.
– Сүриядәге сугыш дньякүләм зур сугышка әйләнмәсме?
– Юк. Хәзер зур сугыш вакыты түгел. Заман бүтән, НАТО, башка халыкара оешмалар да саклап тора. Ә Русия күп сөйләсә дә, аның коралларының күпчелеге бик иске, совет заманында ук уйлап чыгарылган һәм эшләнгән.
– Бу сугыш күпмегә сузылыр икән?
– Озакка, минемчә. Сүриядә бит хәзер җитәкче юк. Әсәд – реаль президент түгел. Ул башкалада гына утыра, идарә итә алмый. Илдә бер лидер юк, бер партия дә, көч тә юк. Ә андый ыгы-зыгы вакытында илгә, гадәттә бүтән көчләр, бутаучылар керә башлый.
– Русия Төркиядән кайбер товарлар кертүне, шулай ук халыкка анда ял итәргә баруны тыйды. Моны ничек аңларга?
– Бу – уен, тамаша. Эрдоган, акыллы булса, самолетны бәреп төшермичә, утырырга мәҗбүр итеп, Русия чикне бозды дип, бөтен дөньяга фаш итәр иде. Безнең як акыллы булса, хәрбиләр бер-берсе белән килешсеннәр, сөйләшсеннәр дип әйтер иде. Сәясәт салкын акыллы булырга, үз халкына зыян китермәскә тиеш. Төркиягә зыян китерәбез дип, Русия халкына зыян килә хәзер. Төркиядә бәяләр төшсә, анда кеше күбрәк сатып ала башлый, икътисадка зыян килми. Ә бездә яшелчә, җиләк-җимеш, кием-салым бәяләре күтәрелә.
– Халык түзәрме соң?
– Күпмедер түзәр. Ә менә зур йөк машиналары йөртүчеләрнең түземлеге бетте. Мәскәүгә җыелып, юлларда зур бөке хасил иттеләр. Бу – хәбәр. Халык чыдый, әмма чыдауның чиге бар. Юллар юк, барысы да кыйбат, инде йөк машиналары йөртүчеләр дә эшли алмаса, ничек алга барсын икътисад? Ил коточкыч зур, бәяләр үсә. Менә безнең бер егетебез Якутиягә барып кайтты. Аңа юлга акча эзләп хәлдән тайдык. Бик кыйбат. Ә менә Япониягә, рәхим ит, рәхәтләнеп барырга була, кыйбат түгел. Моны ничек аңларга? Бу бит үз илеңне үзең җимерәсең дигән сүз.
– Җимерелерме?
– Җимерелмәс ул. Әмма нинди хәлдә яшәр бит... Шулай бара-бара урта гасырга күчмәгәек. Әйтик, шул ук Киров өлкәсенә барсаң – анда урта гасыр. Бервакыт поезд белән Екатеринбургка конференциягә барырга туры килде. Шунда мин 13 сәгать буе Русияне карап бардым. Бүтән төбәкләрдән килүчеләр: “Татарстанга килгәч, чит илгә чыккан кебек”, – дип әйтәләр иде. Бу, чыннан да, шулай икән. Безнең халык тыныч та, айнык та, сөйләгәне дә мәгънәле. Кайвакыт без килешмибез, әмма тыныч кына сөйләшә алабыз. Ә Мәскәүдә һаман кычкыралар, дошман эзлиләр. Менә хәзер Төркия дошман. Аннары чиратта Иран булыр, мөгаен. Ул гыйнвардан санкцияләрен (2012 елда Иран АКШ һәм Бөекбританиягә, 2013 елда Евросоюз илләренә нефть сатмый башлады – ред.) бетерә, нефть һәм газ әзерләп куйды. Димәк, нефтькә, газга бәя төшәчәк. Русия тагын: “Аркага пычак кадады”, – дип әйтерме?
– Чит ил товарларын үзебезнекенә алмаштыру нияте барып чыгармы?
– Мин моңа ышанмыйм. Әгәр үз җитәкчеләребезнең өстәлендә үзебезнең сулар торса, ышана башлар идем.
– Төркия белән ара бозылгач, Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский төрки төбәкләргә Төрксой оешмасы белән араларны өзәргә кушты...
– Минемчә, монда көтәргә генә кирәк, барысы да тыначак һәм үз җаена кайтып төшәчәк. Икътисадта Татарстан төрекләр белән араны өзмәс дип уйлыйм. Ничек инде шуның кадәр заводлар салып, шуның кадәр хезмәт куеп, көч кертеп, барысын да без мизгелдә бозып ташламак кирәк? Русиянең вәзгыяте бүген болай, иртәгә тегеләй, гел үзгәреп тора. Әмма бу Татарстан белән Төркия мөнәсәбәтләренә нык тәэсир итәргә тиеш түгел. Әлбәттә, тәэсире булмый калмас. Искә төшерә башласаң, безнең әллә нәрсәләр булды инде, барысын да җиңеп чыктык.
 
Чулпан Фәттахова әңгәмәсе. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»