|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2015 Шоу-бизнес
Гөлсирингә - өч кияү!Җырчы- сандугачыбыз, моңлы тавыш иясе Гөлсирингә гашыйк булып йөрүче егетләр бихисап булуы, әлбәттә, сер түгел. Ләкин Гөлсириннең мәхәббәтен яулауга иң зур көрәш Татарстан район-шәһәрләрендә февраль аенда һәм 2 нче март көнне Казанның Филармония концертлар залында үтәчәк. “Гөлсирингә - өч кияү” исемле музыкаль көрәштә Гөлсириннең йөрәген яулау өчен, гыйшык утында янып йөргән өч егет көч сынашачак: горур мишәр егете Азат Абитов, Сембердән килгән моң иясе Рәнис Габбазов һәм хыялый, чибәр егет Артур Шөгәепов. Алар егетләрнең иң-иңнәре, булганнары, уңганы! Гөлсирин кайсысының кәләше булыр? Әлеге сорауга җавапны Татарстан район-шәһәрләрендә февраль аенда һәм 2 март көнне, сәг. 19.00дә Казаннаң Филармония концертлар залында белерсез! Концертлар графигы: Февраль:
16 – Мамадыш (РДК),
17 - Әлмәт (Драмтеатр),
18 – Алабуга (ГДК),
19 – Яр Чаллы (ДК “Энергетик”),
24 – Балтач (РДК),
25 – Арча (РДК),
Март:
2 – Казан (Филармония).
Белешмәләр өчен: 8(987)296-06-27.
--- |
Иң күп укылган
|