поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.12.2015 Җәмгыять

Тәмле-татлы итеп, бөтен рәвешен китереп үбешә белүчеләр саны илдә 15-20 процентка кимегән

Кызык хәлләр: кем санап чыгаргандыр, соңгы ике дистә елда тәмле-татлы итеп, бөтен рәвешен китереп үбешә белүчеләр саны, илдә, имештер ки, 15-20 процентка кимегән. Үбешә белү-белмәүнең гаилә хәлләренә, аның ныклыгына туры­дан-туры катнашы юктыр да бәлки...

Тик барыбер хисләр сайлыгын әхлак кытлыгыннан аерып карау дөрес булмас кебек. Әхлак белән гаилә бер чылбырның буыннары булганда бигрәк тә. Ә кимегән процентларны, миңа калса, бары бер төрле генә аңлап һәм аңлатып була. Ни генә димә, бүген урамда кабалана, сөртенә һәр гамәлдән файда эзли торган ашкын заман. Ягъни, романтика, хисләр кимеп, практикага әһәмият арткан чор – яшьләрнең генә түгел, урта буынның да кайсыдыр өлеше, авыз суларын агызып үбешеп, вакыт әрәм итеп тормыйча, ихтимал, тизрәк “төп” эшкә күчүне кулайрак күрәдер. Башкача тагын нәрсә дисең? Әле аның белән генә бетсә икән. Татлы итеп үбешкәннәр дә, мәсәлән, шул ук совет чоры белән чагыштырганда, тизрәк гаилә корырга, коргач, бала табарга артык кабаланмый кебек. Кризис дигән зәхмәт тә бу эшкә пычрак борынын тыгарга гына тора.
 
Моны яхшы аңлаган хөкүмәт ана капиталы түләүне тагын ике елга гына дигән булып озынайтып куйды. Янәсе, вакыт чикле, өченче елга чыккач, соңга калуыгыз бар, ашыгыгыз, үрчи күрегез. Нәкъ менә бәяләр фәлән вакытка чаклы гына, товарны алырга өлгерегез дип торган рекламадагыча. Проблема тулысынча хәл ителмәсә дә, ашыкканнар, әлбәттә инде, булачак. Һәм ул яхшыга. Шунысы да ачык: илдәге демография тот­рыклы булмау сәбәпле, билгеләнгән ике ел үтеп киткәнче, икенче балага тиешле ул түләүне хөкүмәт янә дә озынайтачак. Аннары – тагын. Башка чара юк. Чөнки бу капитал – үрчем өчен көрәштә власть белгән, аның кулыннан килгән бердәнбер алым. Киләчәктә дә дәүләткә эшче көчләр генә түгел, кораллы көч­ләрнең дә бик кирәк булачагы – проб­леманың бер ягы гына. Дөньяда иң зур территория биләгән илдә демографик вакуум тудыру юкка чыгу белән бер яссылыкта ята. Монысы – стратегик һәм дәүләт куркынычсызлыгы дәрәҗәсендә булган, властьның башын сызлаткан төп мәсьәлә. 
 
Ана капиталы яшь гаиләләр өчен артык булмаганда да, әлеге ысулның нәтиҗәләр белән көрәш, аптыраганнан икәнен исбатлап торасы юк. Сәбәпләр нинди дигәндә, алар билгеле. Икътисадый кризислар килә дә китә – анысын калдырып торыйк. Демографик гарасат­ның төбендә алышынган кыйммәтләр, либерализм дигән глобаль шаукым алып килгән глобаль бәлаләргә турыдан-туры бәйле гаилә кризисы ята. Дәүләт, телә­гәндә, хәлгә төзәтмәләр, үзгәрешләр кертә алыр иде. Әхлакый “һава торышы” да ул ерып чыга алмас эш түгел. Тик дәүләт шаукым уңаена йөзә, бу өлкәдә үз өстенә бурычлар алырга теләми. Кеше хокуклары, ирекләре, башкасы, ди. Әйе, без коенган, ничек телим – шулай яшим дип кабул ителгән ирек. Телисең – өйлән яки кияүгә чык. Телисең – “кунакка” барып кына йөр. Беркемнең дә гаепләргә хакы юк. Кризисларсыз яшәгән чакта да кысыр димәсеннәр өчен генә табылган, модага кереп килгән бердәнбер бала – ана капиталы сәбәпчесе. Чөнки икенче, өченчесе – ярлыларга гына түгел, дөнья­лары җитешләргә дә өстәмә проблемалар, чыгымнар, үзеңне, иркеңне чикләү. Монысы – бер яктан.
Икенче яктан, җен­си хаҗәтне канәгатьләндерү белән балага узып, аны табу, үстерү – үзен цивилизацияле санаган дөнья өчен хәзер икесе ике нәрсә, аерым категорияләр. Аларның арасы ерагая гына бара. Беренчесе – эндорфин, табигый наркотик биргән рә­хәтлек, ләззәт. Икенчесе – борчу-мә­шә­катьләр. Кирәк микән анысы? Гаиләдән, бәйлелектән, җаваплылыктан туйдыңмы – тот та аерылыш. Һәр ике никахның берсе таркалганда җиңел бит. Дәүләт үз бурычларын күрмәгәндә, ник әле кемдер, нәрсәдер алдында бурычлы булырга? Сырхау җәмгыять гаиләне, гаилә белән бергә адәми затны да рухи сырхау итмиме, дип сорыйсы килә бу урында.
 
...Күптән түгел генә без билгеләп үткән Әниләр көне, аннан алда килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык, шушы араларда гына гамәлгә керә башлаган Әтиләр һәм дә хәтсездән килгән Балаларны яклау көннәре. Беркем дә боларны кирәкми дими. Тик реаль гамәлләр белән беркетел­мә­гән декларатив һәм символик да­та­ларның файдалы эш коэффициенты соң дәрәҗәдә түбән. Зур дәүләт, аның социаль сәясәте, җәмгыятьтәге әхлакый климат, кыйммәтләр, болар барысы да гаилә дип аталган кече дәүләт, аның торышы, хә­л-әхвәле белән шул дәрәҗәдә бәйле ки, дәүләт, җәмгыять нинди – гаилә шундый дию йөз тапкыр дөрестер. Ә үбешә бел­мәүгә килгәндә, анысы – гаилә фронтындагы хәзерге куанычсыз хәлл­әрнең бары кечкенә бер индикаторы, күрсәткече генә.
 

Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»