|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2015 Фаҗига
Татарстан юлындагы һәлакәттә бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте кичә 14:22 сәгатьтә Казан – Шәмәрдән автомобиль юлының 34 нче чакрымында килеп чыккан. Беренче фаразлар буенча, 26 яшьлек ир-ат идарә итүендәге "Киа Рио" машинасы рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-2107" автомобиле белән бәрелешә.
Һәлакәт аркасында ватан машинасының 51 яшьлек пассажиры урында ук җан бирә. Шул ук автомобильнең 19 яшьлек йөртүчесе һәм 54 яшьлек пассажир, "Киа Рио"ның йөртүчесе белән 49 һәм 15 яшьлек пассажирлары хастаханәгә озатыла. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
Фото: 16.mchs.gov.ru
--- |
Иң күп укылган
|