поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.12.2015 Җәмгыять

100 мең сумга бөтен татар язучысын сайтлы иткәнче һәркайсына миллионнар түгү отышлырак? (Мин ничек грантта катнаштым)

“Ник грантларда катнашмыйсың син?” дип сорыйлар миннән еш кына. Грантларның ничегрәк уйнатылганын чамалаганга күрә. Шушы көннәрдә үз гомеремдә беренче тапкыр грантта катнаштым. Нәтиҗәсе бик кызык. Укыгыз:

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы турында ишеткәнегез бардыр. Әлеге программа кысаларында “Тере тел – тере милләт” дигән бәйге уздырыла. Шунда “Иң яхшы Интернет проект” дигән номинация бар. 1 урын өчен 110 мең, 2 урынга – 80, өченчегә 60 мең сум бирәләр. Ни өчен мин бу грантта катнашып карарга булдым? Беренче чиратта, суммалары адекват булганы өчен. Миллион сумлы грантлар миңа эләкмәячәк, ә бу “вак-төякне” бирергә мөмкиннәр. 
 
Минем проект нидән гыйбарәт иде?
 
200 мең сумга (шуның яртысыннан күбрәген әле үзем финансларга әзер) һәр татар язучысына шәхси сайт ясау. Сайтларның шаблоны бер үк, әмма адресы, эчтәлеге, “шапка”сының дизайны - барысы да индивидуаль. Хостинг, рекламалау, сайт белән эшләргә өйрәтү, консультация – барысын да бушка тәкъдим итәргә әзер идек. Әмма минем проект тормышка ашмады. Хәтта, 30 мең сум да бирмәделәр. Гәрчә, бу номинациядә нибары 9 гариза катнашкан. Һәр татар язучысын сайтлы итәргә кирәк тапмадылар.   
 
Әлбәттә, бу проект тормышка ашса, моннан соң татар язучылары сайтларына миллионлаган акчалар түгеп булмас иде. Хәтерләсәгез, Габдулла Тукай сайты 2 млн сумга ясалды. Шул ук вакытта, 15 миллионга (кайбер чыганаклар 17 млн ди) эшләнгән “Татар иле” социаль челтәре 2015 елның ахырында зур реклама акциясе җәелдереп җибәрде. Күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында түләүле реклама урнаштыралар. Хәтта Казандагы һәр почта әрҗәсенә диярлек килә торган “Про Город” газетасына да модуль биргәннәр (андагы бәяләр шактый кыйммәт). Баксаң, “Татар иле”н рекламалауга быел тагын 3 млн сум бирелгән икән. Бу турыда “Бизнес-Онлайн” язды. Реклама акциясе шактый уңышлы бара. Әйтик, ноябрьдә “Татар иле”нә тәүлегенә 331 кеше генә кергән булса, декабрьдә инде тәүлегенә 361 кеше керә (liveinternet статистикасы)! 
 
Инде грантка кире кайтып. Бәйгенең приказы буенча, җиңүчеләр билгеле булгач та, 10 көн дәвамында аларның исемлеге сайтка эленергә тиеш. Инде әллә никадәр вакыт узды, ә ул исемлек һаман юк. Җиңүчеләр инде күптән килешүләр имзалап йөри, ә җиңелүчеләр көн саен сайтка кереп, берәр мәгълүмат юк микән дип изаланырга мәҗбүр. Менә шундый мөнәсәбәт. Хәер, берәр кайчан килеп чыгар инде ул исемлек. Килеп чыккач, узган елгы һәм быелгы җиңүчеләрне юри генә чагыштырып карагыз әле, бер үк исемнәр күрерсез.
 
Инде киләсе елга да әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләр булса, сезгә бер киңәш бирә алам. 100% уза торган бер Интернет-проект бар! Бәйгенең сайтын татарчага тәрҗемә итеп бирегез әле. Алайса, грант турындагы бүлекләре дә, башка мөһим бүлекләре дә татар телле версияләрендә буп-буш! Үз итекләре булмый торып, башкаларга итек өләшеп утыру килешми )) 
 

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 28.12.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»