|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2015 Җәмгыять
Казанда булган хәл: 55 яшьтә – әни, 66да – әти!Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада шәһәрдә 433 бала (207 малай һәм 226 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел сабый – 1560, ә иң авыры 4520 грамм булган. Иң яшь әни – 18дә, иң өлкәне – 55 яшьтә. Иң яшь әтигә – 18, иң олы яшьтәгесенә – 66 яшь. Балаларга иң еш кушылган исемнәр – Алина, Полина, Егор, Иван, Самира, Милана, Ралина, Камил, Сафина. Иң сирәк исемнәр – Натали, Әмир, Аполлинария, Рената, Вильдан, Алексия һәм Чыңгыз.
Казанда 248 пар өйләнешкән. Атнаның иң яшь кияве белән кәләшенә – 20 һәм 18 яшь, иң олыларына – 62 һәм 57 яшь, дип җиткерә Казан мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.
--- |
Иң күп укылган
|