поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.12.2015 Фаҗига

Китмибез без, яки Яшел Үзән районының ике авылында булган вәхшилек халыкның төн йокысын качырды

Әллә нәрсә эшләде дөнья бу арада. Адым саен тупаслык, усаллык, кырыслык белән очрашасың. Балалар өчен куркыта. Яшел Үзән районының ике авылында булган вәхшилек турында ишеткәч, йөрәк тагын сыкрап куйды...

«Сугыш заманында да мондый хәлләрнең булганы юк иде»
 
Яшел Үзән районының Рус Исламы авылында кышка бер генә гаилә кала. Яшәү өчен шартлар булмаса да (газ кермәгән, эчәр су юк, кибет, мәктәп, хастаханә турында әйтмим дә инде), авылның бердәнбер аксакалы Николай дәдәй: «Туган нигезне беркайчан да ташламаячакмын», – ди. Күптән түгел 89 яшьлек әнисе белән яшәп яткан гаиләне талап чыкканнар. Мыс­кыллап, рәнҗетеп, вәхшиләрчә. «Сугыш заманында да мондый хәлнең булганы юк иде», – ди алар.
 
Тумышым белән Яшел Үзән районыннан булсам да, күршебездә генә Рус Исламы авылы барлыгын белми яшәгәнмен. Юл буенда элмә такталар да юк. Аның каравы, навигатор ялгышмый, авылга, адаштырмыйча, туп-туры алып кайтты.
 
Кышкы юл булганга гына авылга керә алдык, яңгыр явып узса, бирегә юл калмыйдыр. Авылга бормалы юлдан тау башына күтәрелергә кирәк. Җәйрәп яткан киң кырлар. Җирдән аз гына башын калкыткан берничә йорт күренмәсә, бу җирлекне авыл дип әйтеп тә булмый.
 
Тарих битләренә күз салсаң, авылга 1646 елда ук нигез салынган инде. Рус авылы булып саналса да, кайчандыр монда мәчет тә булган, авыл начар яшәмәгән, халык терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнгән. Өч җил тегермәне, үзләренә күрә сәүдә үзәкләре булган. Кайчандыр 500дән артык кеше яшәгән авылда бүген ике генә кеше калган.
 
– Моннан илле еллар элек тә яшәүчеләр саны 50гә җыела иде әле. Без биш чакрым ераклыктагы Норлат авылы мәктәбенә йөреп укыдык. Бер елны, без яшь чакта, авылда зур янгын чыкты. 15ләп йорт берьюлы янып көлгә әйләнде. Шуннан соң кешеләр кайсы кая күченә башлады. Җәйгә бакчачылар кайтса да, кышка бары әни белән абый гына торып кала, – ди Мария ханым.
 
Бүген авыл әниле-уллы Андреевлар кулында дисәң дә, ялгыш булмас. Өч йорт аларныкы. Кырда бер гектарга якын җиргә бәрәңге утырталар. Дөрес, чын йорт дип атарлык бер генә ызба күрдек без авылда. Андреевлар анда кирәк-яракларын, дүрт тонна орлыклык бәрәңгеләрен, башка әйберләрен саклыйлар икән. Яшәүләре – җәйге йортларында. Кулдан мич тә ясап куйганнар. Дүрт утын пүләне генә тыксаң да, җып-җылы була, диләр. Хәер, Надежда әби эссене яратмый. «Миңа 15 градус җылылык булса, җитә» , – ди.
 
Надежда әби тумышы белән шушы авылдан. Карап торышка күз тимәсен әле үзенә. Таягына таянып булса да, җәһәт йөри. Ире 1970 елда ук дөньядан китеп барган. Өч бала тәрбияләп үстергән. Берсен югалт­кан әни кеше: 1989 елда улын кыйнап үтергәннәр. Кызы Мария үз гаиләсе белән яши. Гел янына килеп йөри, ашарга-эчәргә су алып килә. Улы Колясы үзе белән авылда төпләнеп калган. Группадагы инвалид булса да, 40 елдан бирле аучылык белән шөгыльләнә икән үзе. Надежда әби авылда тик ятмый. Быел әнә 20 сутый бәрәңгене берүзе казып бетергән, гомере буе умарта караган, дүртәр сыер асраган чаклары да булган. Быелга кадәр 100 тавыгы булган аның, акрынлап киметергә туры килгән. Хәзер 20 генә калган инде.
 
 
Ни генә булмасын, Надежда әби: «авылдан китмим», – ди.
 
– Авырып китсәгез нишлисез, авылда табиб та юк бит? – дим.
 
– Мин авырмыйм, бер дару төймәсе дә эчкәнем юк, – ди ул.
 
Чебешләрен дә арттырам дип хыялланып йөргән дә, шушы көннәрдә булган вакыйга гаиләнең планнарын өстен-аска китергән. Хәзер Надежда әбигә берни кирәк түгел.
 
Булган хәлләрне сөйләгәндә үк, әбинең бөтен саны калтырый, елый. Төнге өчләр тирәсендә йок­лап ятканда, өйләренә караклар керә. Николай дәдәй әйтүенчә, килеп керәләр дә акча таләп итә башлыйлар. Аз да түгел, күп тә түгел – бер миллион сум. Күрәсең, авылда ялгызлары гына яшәгән пенсионерларда акча күп дип уйлаганнардыр инде. Дөрес, Андреевлар пенсияне аз алмый, ләкин акчаларын йортта сакларга ярамаганлыгын да яхшы аңлыйлар. Шуңа үзләре белән 4200 сум гына акчалары була.
 
 
– Кулларымны бәйләп, бугазыма пычак терәделәр. Үтерәбез дип яныйлар, югыйсә, коралым да бар, аучы бит мин, ләкин ул сейфта саклана, кая аласың аны, балта алып куркытырга да җай чыкмады, кинәт килеп керделәр, көтмәгәндә яный башладылар, – дип искә ала ул мәхшәрле төнне Николай дәдәй.
 
– Минем аягымнан тотып җирдән сөйрәделәр, менә кулларымны карагыз, – ди Надежда әби, шешкән бармакларын күрсәтеп. – Иң аянычы – үлемтеккә дип җыеп куйган күлмәкләремне, яулыкларымны алып киттеләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бүләк ителгән затлы кофтамны да алдылар ичмаса, шунысы кызганыч...
 
Караклар Коля абыйның машинасын да алып киткәннәр. Яшел Үзән эчке эшләр идарәсе Норлат полиция бүлегендә өлкән участок полициясе Дания Гыйләҗева әйтүенчә, Николай дәдәй аңа үзе шалтыраткан.
 
– Үзен талауларын, машинасын алып китүләрен җиткерде. Оператив төркем исә тиз арада карак­ларның эзенә төшә алды, берсе урланган машина белән агачка бәрелгән иде. Каракларның эше судка тапшырылачак, – диде Дания Гыйләҗева. Надежда әби исә улын кызганып, юлда үтереп атканнардыр дип уйлап, таң белән, тимер таяк тотып, дүрт чакрым ераклыктагы күрше Тау Иле авылына кадәр җәяү төшкән.
 
Ничек кенә булмасын, Андреевлар авылдан күченеп китәргә җыенмыйлар.
– Монда җир бик уңдырышлы, үзебез ясаган күл бар, анда карплар үрчетәбез, бакчабызда җиләк-җимеш, яшелчә уңа, китмибез моннан. Ничә ел яшәп, мондый хәлнең булганы юк иде, тыныч, рәхәттә яшәдек, караклар үз җәзасын алырлар, башка мондый хәлләр кабатланмас, – ди алар.
 
Әйтәсе сүзләр әйтелми калды
 
Барыбызны да тетрәндергән тагын бер аянычлы вакыйга Рус Исламыннан ерак түгел Норлат авылында булды. 31 яшьлек егетне җир куенына салдылар. Алмаз Җамалиев минем белән бер елгы. Мәктәптә дә бергә укыдык. Яшьтәшемнең фаҗигале төстә арабыз­дан китүенә күңел әле дә ышанмый.
 
 
Журналистлар белән сөйләшергә теләмәсә дә, Алмазның әнисе Миләүшә ханым безне җылы каршы алды. Улының җидесенә әзерләнеп йөргән чак­лары иде. Полиция хезмәткәрләренең еш сораштыруларыннан болай да туйган ананы артык борчыйсы килмәде, шуңа да күңелле мизгелләрне – Алмазның мәктәптә укыган чакларын искә алып утырдык.
 
Миләүшә апа инде 38 елдан бирле укытучы вазифасында. Башлангыч сыйныфларны укыта. Хәзерге җан әрнүле вакытларында укучылары юаныч бирә аңа, эше авыр хәсрәт турында азга гына булса да уйламаска ярдәм итә. Йорттагы нәрсәгә генә күз салсаң да, барысына да Алмаз кулы тигән. Каралты-кураларны да ул төзекләндергән, апасының Казанда алган фатирына да ремонт ясарга булышкан.
 
– Кулыннан килмәгән эше юк иде, беркайчан да булмый димәде, һәрчак ярдәмгә әзер иде улым, кечкенәдән кызлар кебек иде. Бәйли, тегә дә белә. Мәктәпне тәмамлаганда әтисез калды, гаиләбездә төп ярдәмчебезгә әйләнде, барысын да үзе эшләргә өйрәнде, машина да төзәтә, төзи дә, пешерә дә, – ди Миләүшә ханым улы турында.
 
Алмазның бердәнбер апасы Эльвира да энесеннән башка тормышны күз алдына да китерә алмый.
 
– Алмаз булганда, мин бернидән дә курыкмый идем, ул безнең яклаучыбыз булды. Әнигә бер кыек сүз әйттермәс, туганнарына начарлык китермәс. Балалар бакчасына илтергә кирәкме, мәктәпкәме – минем ике баламны да ул карады. Дусларына да, ике балам бар инде, дип шаярта иде, сабыйларымны үзенекедәй якын күреп яратты. Биш яшьлек улым Сәйдәш хәзер дә абыйсының юклыгына ышана алмый, ник без аны кире кайтара алмыйбыз, күкләрдән, Ходайдан аның кайтуын сорыйк, дип ялына, – ди Эльвира.
 
– Улымны соңгы тапкыр 27 ноябрь көнне күрдем, – дип дәвам итә әнисе. – Эшкә барам, бәлки командировкага ук булыр дип чыгып китте ул. Ел саен әниләр көне белән котламый калмый иде, бу юлы күпме шалтыратсак та, улымнан хәбәр булмады, телефоны тотмый. Бер атна билгесезлектә яшәдек. Кайдан эзләргә дә белмәдек...
 
Алмаз югалганга ике атна дигәндә, апасы Эльвирага таныш­лары, фәлән кешенең йорты тирәсеннән карап карагыз әле, дип хәбәр итә. Әлеге йортта әнисе вафатыннан соң ялгызы гына бер ир-ат яши. Алмаз белән дуслар булганнар. Еш кына Алмаз аңа ашарга алып бара торган булган. Тәмәке биргәләгән.
 
– Йортта бар нәрсәне тикшереп чыктым, каткан кан эзләре, вак-төяктән кала, берни тапмадым. Мунча артына бакчага чыксам, ике метр тирәсе озынлыкта калкулык. Бар көчемә шуны ватарга тотындым. Каты, ватылмый, аягым белән тибә торгач, итегемә кадәр чыгып төште, – ди Эльвира.
 
Полиция хезмәткәрләре нәкъ менә шул урында Алмазның мәетен таба. Тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче егетнең башына кәйлә белән сугып үтергән дә, бакчага алып чыгып җиргә салып, өстенә иске агач ишек каплаган, кар аткан. «Норлат» полиция бүлеге хәбәр итүенчә, гаепләнүчене кулга алганнар, ул шул Алмазның гәүдәсе табылган йортның хуҗасы – 48 яшьләр тирәсендәге ир-ат. Гаебен таныган, хәзер суд хөкемен көтә.
 
Алмаз белән хушлашырга бөтен авыл җыелган. Кешене соңгы юлга озатканда тирә-юньгә колак саласың, бүтәнчә тыңлый башлыйсың. Яшәү мәшәкатеннән тынып, соңгы чик турында уйлаган чак. Алмазны җир куенына төшергәндә дә кыш көне өздереп кошлар сайравына гаҗәп­ләнгән халык.
 
Ул минем күңелдә гел елмаеп торган оптимист, шат күңелле, шук егет булып калды. Хыяллары да зурдан булган икән: өйләнәм дип бер кызның фотосурәтен әнисенә күрсәткән, мунча мичен алыштырырга дип кирәк-яракларын алып куйган... Алмазның фотосын карыйм. Яшәү дәрте ташып торган күзләр туры төбәлгән. Әйтерсең лә әйтер сүзен әйтә алмый калган...

Эльвира МОЗАФФАР, Яшел Үзән, Норлат, Рус Исламы
Шәһри Казан
№ --- | 24.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»