поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.12.2015 Әдәбият

Гүзәл Сәгыйтова: "Классик мәгънәдә китап укып утыру бүген хәтта ниндидер дәрәҗәдә дуамаллык булып тоела"

– Харуки Муракаминың «1Q84» трилогиясе тәэсирендә япон әдәбиятының башка авторлары белән таныша башладым. Дзюнъитиро Танидзакиның «Мелкий снег» әсәрен укыйм.

– Минем өчен сәнгать әсәрендә – спектакльме, рәсем, китап, фильм булсынмы – атмосфера мөһим. Чөнки вакыт узу белән, геройларның исемнәре, сюжет перипетияләре онытылырга да мөмкин, ә менә автор тудырган атмосфера, аның аша барлыкка килгән хис, тәэсирләр хәтердә уелып кала. Танидзаки әсәрендә дә әнә шул атмосфера бар, бу исә аны укуымны дәвам итүгә төп этәргеч.

 
«Яраткан китабыгыз?» дигән сорау алдында мин югалып калам. Алар шулкадәр күп! Тәэсирләндергән китапларның кайберләрен генә санап үтәм: Данте Алигьериның «Божественная комедия», Морис Метерлинкның «Синяя птица», Джек Лондонның «Мартин Иден», Уильям Фолкнерның «Свет в августе», Федор Достоевскийның «Идиот», Борис Пастернакның «Доктор Живаго», Михаил Булгаковның «Театральный роман», Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», Марат Кәбировның «Сары йортлар сере».
 
Яраткан авторым – Достоевский. Экзистенциаль сорауларга җавап эзләү, табу... һәм яңадан-яңа сораулар тууга этәргеч бирүче язучы. Юмористик хикәяләр авторы да, драмалар авторы буларак та Чехов кадерле. Пьесаларында мин яраткан кабатланмас атмосфера тудыра алуы белән якын ул. Драматургиядә шулай ук – Шекспир, Ибсен, Шоу. Чыңгыз Айтматов, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов (башлангыч чор), Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев прозасын яратам. Шигърияттә, авторлардан бигрәк, аерым шигырьләр игътибарны җәлеп итә.
 
Соңгы елларда әдәби китапларны мин чагыштырмача аз укыйм. Тормыш темпы шулкадәр тизәйде ки, бөтен эшне ташлап, классик мәгънәдә китап укып утыру бүген хәтта ниндидер дәрәҗәдә дуамаллык булып тоела. Матур әдәбият укыр өчен миңа аерым атмосфера, вакыт, күңел тынычлыгы кирәк. Бүгенге кызыксынуым – театр, кино, рәсем сәнгате белән бәйле фәнни һәм популяр хезмәтләр, шулай ук дөнья мәдәниятендә зур уңышка ирешкән шәхесләргә багышланган документаль әсәрләр, аларның хатлары, көндәлекләре, – ди "Мәдәният дөньясында" тапшыруын алып баручы Гүзәл.

---
Шәһри Казан
№ --- | 25.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»