|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2015 Җәмгыять
Эш бар ла ул, эшләргә генә кеше юк
Эш бирүчеләр, гадәттә, алдан өметләндергән сумманың яртысын да түләмиләр. Аннары дөнья шулкадәр тиз үзгәрүчән: бүген аягында нык басып торган оешманы иртәгә ни көтәсен беркем кистереп әйтә алмый. Әнә шәһәрдә туризм өлкәсе чәчәк ата башлаган иде. Соңгы берничә айда булган вакыйгалар бу өлкәдә эшләүчеләрнең мең төрле планнарын җимереп ташлады, үзләрен тишек тагарак янында калдырды. Шушы көннәрдә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының чираттагы коллегия утырышы булып узды. Анда халыкны эшле итүдә дәүләт сәясәтенең ничек тормышка ашырылуы турында сүз алып барылды.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, республикада эшсезлек бүген кабыргасы белән тормый. “Россия һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда да бездә бу җәһәттән күрсәткечләр яхшырак”, – ди ул. Министр фикеренчә, туризм өлкәсендә кыенлыклар килеп чыкса да, аның каравы ресторан, кунакханә бизнесында артка тәгәрәү сизелмәгән.
Статистикага килсәк, ел башыннан ноябрьгә чаклы районнардагы мәшгульлек үзәкләренә 177 мең 300 кеше төрле сорау-үтенечләр белән мөрәҗәгать иткән. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк. Тагын бер мәгълүмат: эш эзләп килүчеләрнең 76 меңгә якыны исәпкә баскан булса, аларның 47 меңе генә эшкә урнаша алган. Эшсезләр саны бөтен районнарда да бертөрле түгел. Әйтик, Алабугада андыйлар шактый, ә Лаеш, Актаныш районнарында азрак. Бүген рәсми теркәлгән эшсезләр саны 16 меңгә якын. Шунда ук эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләр күрсәтелә – анысы 26,5 мең берәмлек.
Әйе, эш бар ла ул, ләкин эшләргә генә кеше юк. Бу мәсьәлә бер төркем эшмәкәрләр катнашындагы очрашу вакытында да күтәрелде. Очрашуда текстиль һәм җиңел сәнәгать өлкәсе эшкуарлары министр Эльмира Зариповага эшкә кеше җәлеп итә алмауларыннан зарланды. Ярдәм сорап, мәшгульлек үзәкләренә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Министр эшкуарлардан тегүчеләрнең хезмәт хакы белән кызыксынды, 15-18 мең сум булуын белгәч, көлемсерәп куйды, янәсе, бүген зур шәһәрләрдә 30 мең сумга да хезмәткәр табу кыен. Ә чынлыкта, эшчеләргә түләнүче реаль уртача хезмәт хакы – 18 мең тирәсе. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә әле анысы да эләкми. Ә менә Иваново тегүчеләренең уртача хезмәт хакы – 25 мең сум икән. Тегүчеләрне арттырырга һәм әлеге һөнәрне популярлаштырырга теләсәң, хезмәт хакын күтәр. Министрның тел төбендә әнә шундый фикер ярылып ята иде.
Халыкны эш белән тәэмин итүче ролен башкаручы мәшгульлек үзәкләрен киләчәктә үзгәрешләр көтә. Аларның вазыйфасы эшсез калучыларны исәпкә алып утыруга гына кайтып калмаска тиеш. Бу җәһәттән Зәй районындагы мәшгульлек үзәген уңай яктан мисалга китерәләр. Коллегия утырышында чыгыш ясаган Зәй районы вәкиле Гөлчәчәк Фаршатова чыгышыннан күренгәнчә, быел эшсезлек буенча 200дән артык кеше мөрәҗәгать итсә, узган ел андыйлар саны ике тапкыр күбрәк булган. Ә ни өчен шундый аермамы? Беренчедән, халыкны эшле итү белән җирле хакимият һәрвакыт кызыксынып тора. Икенчедән, эшсез калучыга шунда ук икенче урыннан эш тәкъдим ителә.
Әйтик, сак хезмәте ябылганнан соң урамда калучыларның бөтенесе диярлек яңа ачылган автотранспорт предприятиесенә урнаштырылган. Эшсез калучыларны бүтән кирәкле белгечлекләр буенча укытканнар. Аннан соң вакансия ярминкәсе үткәрүнең дә файдасын күрәләр. Ярминкәгә Чаллы, Түбән Кама предприятиеләреннән эш бирүчеләрне дә чакыралар. Ярминкәләр вакытында байтак кеше үз мөмкинлекләреннән чыгып эш тапкан. Зәйдә икенче, өченче группа инвалидларны эшкә урнаштыру да яхшы оештырылган, быел 23 кешене квота буенча тәкъдим иткәннәр. Инвалидларны эшле итүчеләр арасында райондагы шикәр заводы, балык эшкәртү предприятиесе дә бар. Болардан тыш, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә үзәк хастаханәдән, боз сараеннан да эш урыннары табылган. Кыскасы, районнарда әллә ниләр майтара алалар, әгәр хакимият кызыксынса...
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|