|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2015 Сәясәт
Риман Гыйлемханов: Әгәр мин Президент булсам...Язмама мондый исемне үз гомеремдә икенче мәртәбә куям. Беренче тапкыр моннан 25-30 еллар чамасы элек куйганмындыр. Яшь чак, җилле чак дигәндәй, әллә нинди эшләр майтара алырмын кебек тә тоелгандыр, бәлки. Бәлки “максимализм чире” белән авырып китеп, бик белдекле булып кыланасы килгәндер. Ә хәзер уйлар башка. Кая ул Президент булырга хыяллану. Хәзер мин бу вазыйфаның никадәр җаваплы икәнлеген бөтен барлыгым белән тоям. 21 декабрьдә Президентыбыз Р.Миңнеханов белән очрашуда әнә шулар хакында уйлап утырдым. Ел саен була торган гадәти бер очрашу иде бу.
Президент журналист халкы алдында узып баручы елга йомгак ясый, “якты киләчәк”не тәгаенли. “Якты киләчәк”не куштырнаклар эченә алсам да, Президент авызыннан төшенкелеккә бирелгән сүзләр ишетмәдем. Хәер, ул шулай булырга тиеш тә.
Яхшы, якты тормыш гаранты булган Президент та заманнан зарланып утырса, безгә башны элмәккә тыгасы гына кала, Алла сакласын!
Ике сәгать тирәсе утырдык. Президентның матбугат үзәге хезмәткәрләре журналистларга алдан әзерләнгән сорауларны таратып чыктылар. “Сорау-җавап” башлангач, Рөстәм Нургали улы моны үзе дә сизде, ахрысы: “Әллә әзер сорауларны укыйсыз инде?” – дип куйды. “Әйе” дә димәдек, “юк” та димәдек. Сораулар исә бүген ил, Татарстан алдында торган иң әһәмиятле мәсьәләләргә кагыла иде. Алар, асылда, безгә билгеле инде. Миңа “сораулы билет” эләкмәгән иде, шуңа күрә: “Сүз “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Риман Гыйлемхановка бирелә”, – дигәч, аптырап, каушап калдым. Аннан соң, Президентыбызның эшчәнлеген, Татарстанның кайсы юлдан баруын беләбез. Бәлки, эшлекле сөйләшүдән читкә тайпылырга кирәктер, дип уйлап, кисәк кенә күңелгә килгән сорауны бирдем. “31 декабрь төнендә Кремль курантлары суга башлагач, Рөстәм Нургали улы Яңа ел теләкләрен нинди җөмлә белән башлар икән?” – дидем. Президент башта: “Бу хакта нигәдер уйлаган юк иде, – диде дә, – Аллага шөкер, без исән-сау, дип башлар идем”, – диде. Мин бу сорауны махсус бирдем. Чөнки еллар узган саен кешенең яшәешкә мөнәсәбәте, тормышка таләбе, киләчәккә хыяллары үзгәрә. Президентның: “Аллага шөкер, без исән-сау”, – диюе бу инде саулык-сәламәтлек теләү генә түгел иде, минемчә. Бу тормышта барын да күреп, бөтен киртәләрне җиңәргә әзер булган олпат шәхес сүзләре иде. Исән-сау булсак, барын да эшләрбез, дигән мәгънә тойдым аның сүзләрендә. Бүгенге вәзгыятькә бәя биргәндә дә заман авырлыгына ишарә итмәде Президент, бәлки, “Зарлану гөнаһ булыр иде”, – дип куйды. Ни генә дисәк тә, җитештерү буенча узган елгы күрсәткечне уздырганбыз. Уртача хезмәт хакын 40 процентка арттыру күздә тотыла.
Президентны мин еш кына бер көн алда яшәүче кебек итеп күрәм. Телебезгә килеп кергән “нано-технология”, “иннополис” кебек ят сүзләр нәкъ менә Рөстәм Нургали улы исеме белән бәйле түгел микән?
Хан заманыннан калган җитештерү ысулларыннан ваз кичү беренче Президентыбыз М.Шәймиев вакытында башланган булса, аның шәкерте Миңнеханов алгарыш-яңарышны тагын да югары баскычка күтәрде дип әйтә алам. Эшчәнлекнең берәр өлкәсендә нинди дә булса яңалык килеп чыга икән, беренчеләрдән булып Татарстанны телгә алу инде гадәткә кереп бара. Безнең Россиядә әйдәп баручы төбәк икәнлегебез турында берәү дә бәхәсләшми.
Кризистан, замана авырлыгыннан зарланучылар саны ишәйгән бер вакытта Татарстан әйдәп баручы булып кала бирә. Мин бүген Президентны да, гомумән, республика җитәкчелеген дә күккә чөеп мактарга җыенмыйм. Әмма Рөстәм Нургали улының яшәешебезнең һәр өлкәсенә кагылып, төгәл саннар китереп сөйләве, иртәгесе көнне тәгаенләп өметле сүзләр әйтүе уйландырмый калмады. Инде “Әгәр мин Президент булсам...” дигән исемне бүтән бер генә язмама да куймам. Чөнки республика белән җитәкчелек итү өчен дә сирәк кешегә бирелә торган аерым бер талант, шуның өстенә батырлык, тәвәккәллек тә кирәк икәнен яхшы аңлыйм.
Президент безне – журналист халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, рәхмәтләрен белдерде. Без дә аңа карата изге теләктә калабыз, “Аллага шөкер, без исән әле, алдагы елларда да шулай исән-сау очрашырга язсын!” – дибез.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|