• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • Актанышта ике булмэле фатир сатыла.тел.8-987-414-88-75
  • Сдается на аренду 2-х комнатная квартира на ул. Чуйкова - Казань на семью из 3-ч человек или 2-м девушкам. Собственник.Цена договорная. тел.89376270107
  • Казан, Киров районы, Салават куперендэ 1 булмэле фатирга бергэ яшэргэ кыз эзлим.Начар гадәтләре булмаган, вакыттында туләп баручы, чиста, пөхтә, уз артыннан җыя белуче, тәрбияле булсын. Риелторлар борчымагыз!89534828288
  • Суелган пар казлар сатыла. 89196205896
  • Коттеджда 1 булмэ ботен унайлыклары белэн (кухня, душ, туалет, мебель, телевизор, wi-fi, мангал, бакча) суткалап арендага бирелэ. Аерым керу урыны бар, парковка, балалар белэн килгэн кешелэргэ унайлы. Франттан, Южныйдан ерак тугел. Бэйэсе килешу буенча. Тел.: +79600820875
  • Актанышта 2 булмәле (2 катта) фатир сатыла 89274519175
  • 1 булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Квартира узэктэ урнашкан, остановкаларга якын, чиста, яшэрьгэ унайлыклары бар. Квартира хужасы узе. Тел. 89172757475.
  • BMW машинасы сатам 850 89874239376
  • Казанда, Вагаповада 1 булмэле фатир вакытлыча яшэу очен арендага бирелэ. Бэясе 13мен+квартплата т.89673653610
  • Бүлмә гөлләре сатам: фикуслар каучуководный,150 сумнан башлап, фиалкалар, кактуслар. Казан. 89172615695.

 

 

 
Архив
 
23.12.2015 Матбугат

Атаклы журналист Хәлим Гайнуллин 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Хезмәт юлын “Социалистик Татарстан”нан (“Ватаным Татарстан”) башлап “Татарстан яшьләре”ндә, “Шәһри Казан”да баш мөхәррир булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлим Абдулла улы Гайнуллинга тиздән 65 яшь тула.

Хезмәттәшебезне юбилее белән котлыйбыз, исәнлек-саулык телибез һәм, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең игътибарга, юмор хисе ташып торган шәхес буларак, Х.Гайнуллинга мөнәсәбәтле кайбер фикерләрне, кызык мизгелләрне тәкъдим итәбез.

Без – чордашлар

Әйе, без – чордашлар. Әгәр дә ул, без атланып чабып барган гомер аргамагын тезгененнән тотып: “Үз максатыгызга барып ирештегезме? Кешеләр каршында йөзегез акмы?” – дип сорау бирсә, иманым камил, бар булмышын татар матбугатына багышлаган бу фидакарь, тынгысыз шәхес, йөгерек каләм әһеле Хәлим Гайнуллинның, үзенә генә хас бер тыйнаклык белән: “Мин бит әле һаман чабышта. Мине туктатмагыз. Бу хакта башкалар әйтсен”, – дип җавап бирәчәгенә шикләнмим.
 
Шуңа күрә дә аның хакында без – чордашлары әйтәбез: “Әйе, Хәлим әфән­денең йөзе ак. Ни-нәрсәгә тотынмасын, шуны очлап чыга. Җиренә җитке­реп үти. Җиңүләр яулый. Бер сүз белән әйтсәк, татарның узаман, булдыклы егете!”
 
Өр-яңа газетага (“Шәһри Казан”ны күздә тотам) фатиха биреп, шуның тиражын ике-өч елда 50 меңгә (!) җиткереп кара син! Кем әйтмешли, “шутка” түгел бу. Ихластыр менә, безнең заманда киңәш бирүчеләр байтак, менә шулайрак эшлиләр аны, туганкаем, дип, буразна сызып күр­сәтүчеләр юк дәрәҗәсендә. Хәлим әфәнде яңа бас­маның тәүге саннарыннан ук бер фикерне алга сөрде: укучыга тәти сүздән бигрәк төгәл сүз кыйммәт. Бер­төрле сөйләп, икенче төрлерәк яшәү рәвешен алга сөрүне халык өнәми. Журналист елларның итә­генә ябышып түгел, ә аларны үзе җитәкләп барырга тиешле. Хәлим чордашның абынган-сөрлеккән чаклары да булмыйча калмагандыр. Дөнья бит. Әмма ул беркайчан да бирешмәде һәм бүген дә бирешергә уйламый. 
 
Ислам Әхмәтҗанов, 
Казан федераль университеты доценты
 
Игелекле көндәшлек
 
Без, Казан дәүләт университетын тәмамлаган бер төркем шәрикләр, “Социалистик Татарстан” газетасында аның атаклы баш мөхәррире Шәмси Хамматов җитәкчелегендә гомер­гә истә калачак остазлык мәктәбен үттек. Алар арасында Хәлим Гайнуллин да бар иде. Редакция коллективына беркадәр соңрак килеп кушылгангамы, Хә­лим белән мин ничектер көндәшлек шартларына куелдык. Журналистика буенча хәлфәбез яшь шәкерт­ләрен төрле бүлекләрдә эшләтеп сынады, аерым темаларга проблемалы-ана­литик мәкаләләр яздыртып ярыштырды. Хәтта фатир алу чиратында да без үзебезне көндәшләр итеп сиздек. Республиканың төп рәсми газетасында эшләү­че­нең партия әгъзасы булуы хуплана торган чор иде. Шулай килеп чыкты: фиркалек билеты Хәлимгә миннән алдарак бирелде. Еллар уза торды. “Татарстан яшьләре” газетасында баш мөхәррирлек вакансиясе ачылды. Бу урынга Хәлим белән мин фәкыйрегез кандидатуралары да тәкъдим ителде. Әмма мондый ышаныч Хәлим Гайнуллинга бирелде. Күңелдә кымырҗып торган көндәшлек тагын да көчәеп киткәндәй булды.
 
Хезмәт баскычларында кайчак бер-беребезгә каршы куелсак та, без тормышта гомерлек дуслар булып кала алдык. Икебезгә дә төрле җаваплы вазыйфалар башкарырга туры килде, ә теге көндәшлек безгә бәрәкәтле көч-куәт биреп торды. Үзара игелекләр дә кылыштык. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләгән чагым иде. Әлеге дә баягы Хәлим Гайнуллин оештырган “Шәһри Казан”ның киң җәмәгатьчелеккә танылган еллары. Шулай беркөнне “көндәшем” телефоннан шылтырата: “Зиннур дус­тым, безнең газетада, Шәмси абый “Социалистик Татарстан”да биреп барганча, әдәбият һәм сәнгать сәхифәләрен гамәлгә куясы иде. Кайбер тәкъдимнәр бар, киңәшләшер өчен килеп чык әле”.
 
Без бергәләп уйланылган ниятнең кулай проектын эшләдек, “покос”ны киңрәк алып, “Шәһри Казан” кысаларында “Әдәби җомга” исемле махсус кушымта чыгарырга карар кылдык. Оештыру эшлә­ренә кушылып киттем... Менә, ниһаять, “Әдәби җомга”ның 1 нче саны дөнья күрде. Зур форматлы, дүрт битле чып-чын газета! Соңгы сәхифәсенә күз төшерәм. Ә аның астында симез хәрефләр белән “Редактор – Зиннур Мансуров” дип язылган иде.
 
Редакциядә очрашкач, Хәлим Гайнуллин, авызын бер якка килешле генә кыйшайтып, дустанә елмая-елмая, аклангандай тезеп китте: “Теге чакта мин “Татарстан яшьләре”нә редактор итеп билгеләнгәч, син бераз үпкәле халәттә калдың бугай. Менә хәзер инде үз газетаң бар. Әйдә, аны бергәләп яшәтик”.
 
Тора-бара хезмәт биографиям шундый борылыш алды: Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә миңа “Мәдәни җомга” атналык әдәбият-сәнгать газетасын оештыру бурычын йөкләделәр. Бу юлы инде үзенең шәкерт­тәшенә Хәлим Гайнуллин ярдәм итәргә ашыкты. Чыннан да, яңа мөстәкыйль басманы аякка бастыру өчен аның бай тәҗрибәсе бик кирәк иде. Безнең яхшы мәгънә­сендәге көндәшлек менә шундый игелекле гамәлләр кылырга булышты. Мондый тәкъдири хез­мәттәшлеккә рәхмәттән баш­ка сүз юктыр. 
 
Зиннур Мансуров
 
Ректор чәйгә чакырды
 
Сиксәненче еллар башында Хәлим Гайнуллин белән Ленинград югары партия мәктәбендә укыганда Казандагы йорт күр­шебез җырчы Ренат Ибра­һимов төньяк башкалага гастрольләргә килде. Ре­натның бик популяр чагы, Финляндия вокзалы янындагы концерт залында бер атна дәвамында алма тө­шәрлек тә урын булмады. Без дә көн саен диярлек йөрдек һәм концерт­ларның соңгы көнендә тулай торакка кунакка чакырдык. Килде, төн урталары җиткәндә Ренатыбыз балконга чыкты да:
 
Ай, былбылым,
Вай, былбылым,– дип җырлап җибәрде.
 
Шулвакыт бик каты итеп ишек шакыдылар. Кизү торучы апа: “Нәрсә бу. Хәзер үк туктатыгыз”, – дип әмер бирде.
 
Иртән укырга барганда күңел тыныч түгел иде. Дәрес башланып берничә минут узуга мине ректор бүлмәсенә чакырдылар. Хәлим шунда иде инде. Ректор Борис Григорьевич (аны һәркем “БГ” дип йөртә иде) шактый ук кырыс иде. “Йә, сөйләгез, кичә ни кыландыгыз?” – диде ул. Хәлим җәһәт кенә аягүрә басты да: “Борис Григорьевич, Ренат Иб­раһимов иде ич ул”, – дип куйды.
 
“БГ”ның йөзе кисәк кенә үзгәрде, бер елмая, ул да түгел, безгә сораулы караш ташлады, аннан: “Разве?!” – дип әйтеп куйды. Ренатның бик популяр чагы иде шул бу. Нинди мил­ләттән булуына ка­рамас­тан, барча халык рә­хәт­ләнеп аны тыңлый. “БГ”ның исә Ренатка үз мө­нәсәбәте. Бактың исә, Борис Гри­горьевичның әби­се ягыннан туганлык җепләре Нижгар ми­шәрләренә барып тоташа икән. “Татар сүзләрен дә беләм әле мин: “Нет – юк, есть – бар”, – дип мактанып та алды.
 
Татарларга мөнәсәбәте исә бик яхшы булып чыкты. Мин пышылдап кына Хә­лимгә сүз каттым: “Әйдә, минәйтәм, яхшы чакта чыгып китик”. “Юу-к, – ди Хә­лим. – Үз теләгебез белән кил­мәдек бит. Чакырып керт­­­теләр. Утырыйк әле, бәлки, имтиханнар вакытында ки­рәге чыгар”. Шулвакыт Хәлимнең “БГ”га мө­рәҗәгать итәргә батырчылыгы җитте: “Борис Гри­горьевич, сез безгә чәй эчер­­тергә уйламыйсызмы әллә? Татарлар чәй ярата ич...”
 
Менә монысы инде нәкъ Хәлимчә булды: кыю һәм урынлы тәкъдим. Өстәлгә чәй китерделәр. Шунда “БГ” Хәлимгә елмаюлы караш ташлап: “Сез миңа ошадыгыз”, – дип куйды. Хәлим дә сүзгә кесәгә керүчеләрдән түгел: “Сез дә миңа ошадыгыз”, – дип куйды.
 
Ректор бүлмәсеннән чыкканда Хәлимнең курс­ташлары бер бүлмәдән икенчесенә күченә иде, сабакташларын сырып алдылар. “Ник чакырган, ул-бу булмагандыр ич?” “Берни юк, – диде Хәлим, – чәй эчәргә чакырган”. 
Бу турыда башкача сүз кузгалту булмады, Борис Григорьевич безне күргән саен: “Как дела, мои татары?” – дип елмаеп уза иде. 

Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.12.2015
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments