|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2015 Җәмгыять
Россиянең иң зур Яңа ел корылмасы исеменә дәгъва кылган боз тавы 3 көндә эреп беткәнМәскәүдә илнең иң зур Яңа ел корылмасы исеменә дәгъва кылырга җыенган боз тавы өч көндә эреп беткән. Аны киләсе атнада яңадан төзи башларга ышандырганнар. Көннәр суытса, әлбәттә. Тик синоптиклар гына алга китеп һава торышын фаразларга ашыкмый. Узган ялларда ил башкаласында яңа температура рекорды теркәлгән. Якшәмбе көнне термометр баганасы 8 градус җылы күрсәткән. Мәскәүдә җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланырга мөмкин. Шуңа күрә әлегә боз таулары, шугалаклар төзү турында уйламаячаклар да. Атна башында җылы һава торышы Татарстанга да килеп җитте. Озакка түгел анысы. Гидрометцентрдан алынган мәгълүматларга караганда, атна уртасыннан соң суыта башлаячак. Җомга көнне термометр баганасы көндез һәм төнлә бер градус салкын күрсәтергә мөмкин. Ялларда исә ун градуска кадәр салкын көтелә. Атна буе кар да вәгъдә иткәннәр.
Хәер, быелгы кебек күлләвекле кышта синоптиклар сүзенә дә ышанасы килми. Әле күптән түгел генә Яңа ел төнендә утыз градуска кадәр суыклар вәгъдә иткәннәр иде. Тик хәзер гидрометцентрның рәсми сайтында әлеге мәгълүмат юк инде. Чын кышны Кыш бабай да алып килмәячәк, ахры. 31 декабрьдә унбиш градус салкын булачак, дип фаразлаганнар. Ә менә гыйнвардан башлап кабат “плюс” тамгалы температура әйләнеп кайтырга ихтимал. Табиблар исә илдә яшәүчеләрнең сәламәтлеге өчен борчыла башлаган. Көйсез һава торышы аркасында сәламәтлек бик нык какшарга мөмкин, дигәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|