|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2015 Мәдәният
Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды (ИСЕМЛЕК, ФОТО)22 декабрьдә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Шул ук көнне Камал Театры татар театрының 109 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Премияләр тапшыру тантанасын Татарстанның атказанган артисты Җиһаншин Фәнис ачып җибәрде. Сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова җиткерде һәм премия лауреатларын атады:
Марсель Рәхмәтуллин – Заманча һәм классик драматургия образларын иҗат итүдәге осталыгы һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен.
Марат Хәсәнов – Заманча һәм классик драматургия образларын иҗат итүдәге осталыгы һәм Туймазы дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен.
Ренат Әюпов – Татар режиссурасындагы казанышлары һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Раил Садриев - Театраль менеджмент өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм Буа дәүләт драма театры үсешенә аеруча зур өлеш керткәне өчен, Татарстан Республикасының атказанган артисты.
--- |
Иң күп укылган
|