поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.12.2015 Җәмгыять

Айгөл Әхмәтгалиева: «Ашамыйча, чәй эчмичә көнне үткәрергә мөмкинмен, әмма ни дә булса укымыйча булдыра алмыйм»

– Мин кечкенәдән китап укып үстем, өйдәге китапханәбез, әз генә арттырып әйтсәм, үзе бер бүлмә иде. Әти белән әнинең «бу китапны укырга иртәрәк әле сиңа» диюләрен ишетсәм, калын-калын томнарны, кача-поса булса да, укырга тырыша идем. Бүген дә шул «чир» дәвам итә: ашамыйча, чәй эчмичә көнне үткәрергә мөмкинмен, әмма ни дә булса укымыйча булдыра алмыйм.

Йоклар алдыннан уку – анысы инде язылмаган канун кебек. Яңа китап чыкканын ишетсәм, шуны күтәреп кайтмыйча тынычланмыйм. Бу араларда бик яратып укыган китапларның берсе – Гүзәл Яхинаның «Зулейха открывает глаза» дигән әсәре булды. Гаҗәеп осталык! Авторның кино мәктәбендә укуы аңа бик ярдәм иткән – һәр вакыйга күз алдында җете төсләрдә «терелә» дә куя. Ил тормышында коточкыч мәхшәр булган чорны табигый да, гади дә, шул ук вакытта югары әдәби осталыкта чагылдыра алган.
 
Татар язучысының каләменнән генә төшкән өр-яңа әсәре, китап булып чыкканчы, иң беренче чиратта «Казан утлары» журналында дөнья күрә, шуңа күрә аның һәр санын бер китап дип саныйм, өтеренә кадәр укып барам. Элек укылган әсәрләргә еш кына кире әйләнеп кайта торган гадәтем бар – берничә көн элек кенә Павел Санаевның «Похороните меня за плинтусом», Эрнест Хемингуэйның «Старик и море» повестен кабат укып алдым. Җанны тетрәтә дә, сафландыра да торган гаҗәеп әсәрләр!.. Хәзер менә өстәлемдә – Нияз Акмалның «Яңгырдан соң» дигән проза китабы. Нияз абыйның үзе кебек үк якты повесть-хикәяләр. ТНВ каналыннан Фирая Зыятдинова турында тапшыру карагач, кулымдагы эшне ташлап, «Утның яшисе килә» дигән шигырь җыентыгына янә күз йөгертеп чыктым – шагыйрәнең үзе кебек үк тыйнак, моңлы һәм искиткеч кешелекле шигърият, ничә кат укысаң да, үзең өчен бер табышка юлыгасың. Якташым Рифкать Закиров шигырьләрен дә нәкъ шундый уйлар белән кат-кат укыйм. Университетта гарәп теленә өйрәткән Лена апага мең рәхмәт – күптән түгел Коръән китабын гарәп шрифтында да, аннан «үзебезчә» дә укый-укый өйрәнергә керештем – очсыз-кырыйсыз могҗиза.

---
Шәһри Казан
№ --- | 21.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»