поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.12.2015 Шоу-бизнес

Эльвира Хамматова: «Улыма исемне тамашачы кушты» (ФОТО)

Тышкы яктан кечкенә һәм йомшак кына тоелган бу яшь ханымда таулар күчерерлек көч тә, дәрман да бар. «Яшьли сөйгән ярым» дип җырлый-җырлый Эльвира халык күңелен тиз яулады, үз аудиториясен булдырды. «Каеннарга нигә уеп яздың?», Кавыштыр, мәхәббәт», «Язмышларны булмый үзгәртеп» кебек хитлары аны тагын да популяр итте. Җырчы бүген дә гөрләтеп иҗат итә, Солтан исемле ул үстерә һәм киләчәккә планнар белән янып яши...

«Улым мине җитдилеккә өйрәтте»
Әни булганнан соң миндә җаваплылык хисе бермә-бер артты. Элек үзем өчен генә җавап тоткан булсам, хәзер исә балам өчен дә кайгыртып, уйлап яшәргә өйрәндем. Бала анасы булгач, үзеңдә булмаган көчләр барлыкка килеп, йокыларыңны онытып, бала хакында гына уйлый башлыйсың. Бигрәк тә сабыең авырып китсә... Ана кадерен – ана булгач, ата кадерен ата булгач аңлыйсың дигән сүз шулдыр инде. Үзем шул статуска ирешкәч кенә әти-әниемнең мине ничек кайгыртуларын, ниләр кичерүләрен чын-чынлап аңлый башладым.
 
Ана булу – бик җитди «эш». Баланы тәрбияләгәндә бер юнәлештә генә эшләмисең, ул бар яктан да тәрбияле, җитеш булсын дип тырышасың. Миңа калса, малайларга тәрбия бирү бөтенләй дә аерыла. Малай кешене кечкенәдән егет итеп тәрбияләү мөһим. Без, кызларга, нинди егетләр кирәк: уңган, булган, акыллы, җитди, төп­ле, җитез, җир  җимертеп эшли торган, акчаны да  күп  итеп алып кайтсын ул! Шул ук вакытта безнең янда гына торучы, якларга-сакларга әзер булган йомшак кына «арыслан» турында хыяллана хатын-кызлар. Егет кеше шундый булсын өчен, бәләкәйдән үк аларга тиеш­ле тәрбия бирергә кирәк. Минем дә максатым – шундый ир бала үстерү.
 
Моның өчен балада кечкенәдән җаваплылык булырга тиеш. Мисал өчен, малайны уенчыкларын, әйберләрен үз артыннан җыеп йөрергә, теләсә кая куеп калдырмаска, кызларны кыерсытмаска өйрәтәм. Хәзер ул минем арттан да күзәтчелек итә. Берәр кая чыга башласак: «Әнием, сумканы ал, әйберләреңне онытып калдырма», – дип кенә тора. Икенчедән, балага матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кирәк. Баланы алдарга ярамый: матур икән – матур диген, ямьсез булса, ямьсез дип әйтергә ки­рәк.
 
Хәзер улыма – 2 яшь тә 4 ай, белгечләр фикеренчә, тәрбияне 3 яшькә кадәр бирергә кирәк. Әбисе янында торганда режимы бераз бозыла, билгеле. Баланы вакытында орыша да, вакытында назлый да белү мөһим. Мин бераз кырысрак булырга тырышам, әмма улым бик шук.
 
 
Улымны кечкенәдән йөзүгә бирергә ниятлим. Балаларны хәзер 1 яшькә кадәр үк йөзү белән шөгыльләнүгә бирергә була, әмма ул вакытта улыбыз авырды – бассейнга барып җитеп булмады, якын киләчәктә шөгыльләнә башлар дип уйлыйм.
Балалар бакчасында татар төркеменә бирдем, чөнки бала кечкенәдән ана телен белеп, үз телендә сөйләшергә тиеш дип саныйм. Өйдә дә татарча сөйләшәбез. Дөрес, кайбер рус сүзләрен дә өйрәтәм, кеше арасына чыккач, югалып калмасын, аңласын өчен. Өстәвенә улымның хәтере бик әйбәт, бик тиз отып ала. Хәзерге балалар туганда ук институт бетереп туа, диләр  иде, дөрестән дә, шулай икән ул...
Улыма исемне тамашачылар эзләп тапты дисәм дә, дөрес булыр. Мин йөкле вакытта Гөлназ Сәфәрова мине радио­га туры эфирга чакырды. Инде 8 айлык  авырым бар иде. Туры эфирда Гөлназ: «Эльвираның туачак малаена исем эзлибез», – дип игълан иткәч, 70ләп ир-ат исемен язып җибәрде тыңлаучылар. Нәтиҗәдә без Солтанда тукталдык. Исеме җисеменә туры килсен дип сайладык, чөнки һәр ата-ана да үз баласының киләчәктә зур дәрәҗәләргә ирешүен телидер...
 
«Җырчы ана булу җиңел эш түгел»
Җырчы ананың баласына, миңа калса, бик кыендыр. Әмма «бизнес вумен» хатын-кызның баласы булу күпкә кыенрак дип уйлыйм. Ник дигәндә, артистлар гастрольләр арасында булса да гаиләсенә ашыга.
 
Солтан кечкенә вакытта гастрольләргә чыгып йөрмәдем, атнага бер тапкыр чыгыш ясап кайта идем. Хәзер дә ул мине атнага, күп дигәндә, ике-өч көн күрми торырга мөмкин.
Җырчы әни булуны бик җиңел эш димәс идем. Син үзеңне дә карарга тиеш, балаң да синең игътибарга мохтаҗ. Керләрен дә юып-үтүкләп китәргә, ашарга да пешереп калдырырга кирәк. Иң зур проблема – ул, әлбәттә, вакыт җитмәү. Аны дөрес итеп булә алсаң, барысына да өлгереп була.
Солтан дөньяга килеп 2,5 ай вакыт узгач, беренче кат сәхнәгә чыктым. Бәлки, иртәрәк тә булгандыр.
 
«Миндә актриса «үлгән», диделәр...»
Казанга килеп, кас­тинг узганнан соң, тормышымны җыр белән бәйләргә ниятләдем, әмма карьера башында җыр белән генә яшәп булмый. Үземә нинди дә булса шөгыль табу мөһим иде, мин Буа театрына администратор булып эшкә урнаштым. Буа Татар дәүләт сатира театрында эшләү бик зур тәҗрибә булды. Үткенләндем, кеше белән аралашы­га өйрәндем. Театрда администратор булып эшләү җиңел димәс идем. Хәзер бу тәҗрибә концертлар оештырганда бик ярдәм итә. Әмма анда үземне актриса буларак сынап карыйсым килмәде. Бу өлкәдә дә кечкенә генә булса да тәҗрибәм бар.
 
 
«Уникс» концертлар залында өр-яңа проект – «Театраль солянка» оештырылган иде һәм бу тамашаны сәхнәгә Гөлназ Сәфәрова куйды. Анда миңа печән урлаучы, шактый үткен, ирен уч төбендә генә биетеп, тормыш йөген үзе тартып баручы  авыл хатынын уйнарга туры килде. Роль бик ошады, ахырдан килеп рәхмәт әйтүчеләр дә шактый булды. Шунда Гөлназ: «Әй, Эльвира! Үзеңдә актрисаны «үтергәнсең» икән бит!..» – диде.
Клипларда да гел төп рольләрне үзем башкарам. Инде күпердән ташланырга әзер кызны да уйнадым, төрмәдә дә төшәргә өлгердем. Сүз уңаеннан, хатын-кызларның төрмәдә клиплар төшергәне юк иде әле, мин – беренче.

«Сәләт белән генә сәхнәгә менеп булмый...»
Безнең заманда сәләт белән генә зур сәхнәгә менеп булмавы берәүгә дә сер түгел. Дөрес, аңардан башка да булмый, тыңлау­чың булмаса, синең җырлавыңның мәгънәсе дә юк бит. Әмма тамашачы мәхәббәте дә җырчы булу өчен аз. Син һәрвакыт яңалыкка омтылырга, тамашачыны шаккатыра белергә тиеш. Продюсерның да сине бераз көйләп торуы, кирәк вакытта әрләп алуы да нәтиҗә бирә.
Мин исәпләп караган җырлаучылар саны гына да 800дән артып китә. Профессиональ җырчылар да, безнең кебек бу өлкәдә белем алмаучылар да бик күп сәхнәдә. Җырчы булып китү өчен хәтта тамашачы мәхәббәте дә җитеп бетми. Сәхнәдә яшьләр күп, алар арттан басып килә. Барысына да сәхнәдә урын җитә, тамашачының сайлау мөмкинлеге зур.
 
Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда, җавапсыз, газаплы мәхәббәт хакында җырлый идем, шуның белән тамашачы мине үз итте, яратты, шул рәвешле танылдым. Соңгы араларда хит җырларым күп дия алмыйм. Моны бәхетле язмыш, парлы гомерләр хакында җырлар башкаруга күчүем белән бәйләп карыйм. Гел сагыш та бәхетсезлек турында гына җырлап туйдым, дөресен әйткәндә. Тормыш бит ул кара төсләрдән генә тормый, аның яктылыгын да күрә белү кирәк.
 
Эстрадага кереп киткәндә, җырчы әле үз юлын эзли, төрле җырлар җыр­лап карый. Мин дә шулай идем. Мисал өчен, «Каеннарга нигә уеп яздың?» композициясен хәзер, сорасалар да, җырлый алмас идем.
 
Әйткәнемчә, халыкны хәзер гаҗәпләндерә белергә кирәк. Без озак кына уйлашканнан соң, Алинә Сафиуллина белән уртак проект эшләргә булдык. Концертыбыз үзенчәлекле, кызыклы дип әйтер идем. Тамашачы яхшы белгән лирик җырлардан тыш, «Ике килен» программасына «үткен» җырлар да керттек. Миңа калса, бу – замана таләбе.
Язга үз концертымны куярга ниятләп торам. Бу юлы җырларга, биюләргә игътибарны арттырачакмын.

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»