|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2009 Интернет
ТАТАР ВИКИПЕДИЯСЕНДӘ КЕЧКЕНӘ ГЕНӘ ЮБИЛЕЙТатар интернеты, бәлки, күрми-белми калгандыр, әмма 15 июнь көнне пәрәвездә шатлыклы вакыйга булды – татар Википедиясенә 4 меңенче мәкалә эленде. Котлыйбыз! Википедия – һәркем үзе тутыра алган электрон энциклопедия. Аның төрле телләрдә бүлекләре бар, шул исәптән татар телендә дә. Татар варианты башкалардан әллә ни аерылмый. Төп максат – татар телендә яхшы эчтәлекле интернет-энциклопедия төзү. Баксаң, бу бүлек инде 2003 елдан бирле эшли икән. Ул башта латин графикасында бирелгән булса, хәзер латинда һәм кириллда. Википедиягә бөтен теләгән кеше дә язмаларын өсти ала. Сез дә үзегез теләгән темаларга энциклопедик мәкаләләр яза аласыз. Википедия тулысы белән анда язган кешеләр тарафыннан гына туплана.
Татар Википедиясенең иң зур проблемасы – әгъзалар саны аз булу. Актив рәвештә бары тик ике администратор һәм берничә әгъза яза. Рус Википедиясенә көненә йөзләп яңа мәкалә язылса, бездә берничә генә. Мисал өчен: чуаш Википедиясендә мәкаләләр саны инде ун меңне узган, ләкин татарлар чуашлардан күбрәк бит! Татар интернетына булышу мөмкинлеге һәрбер кешедә бар. Бу юлларны укып утыручы һәр кеше игътибар итсен иде. Бигрәк тә журналистлар. Татар Википедиясенә көненә ярты сәгатьме, атнага бер сәгатьме вакыт бирсәгез дә – бу инде сездән зур өлеш булачак. Татар Википедиясендә сезне көтеп калабыз!
“Татар Википедиясе” төркеме “В контакте” сайтында
--- |
Иң күп укылган
|