|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2015 Җәмгыять
Бабай килде, бүләк бирде“Туган як”ның 25 еллык туган көне алдыннан редакциябезгә Пильна районы Сафаҗайдан йөзенче дистәсен ваклаган хөрмәтле Абдулгафар Сөннәтулла улы Айнетдинов килеп керде һәм үзкуллап ясаган бүләкләрен тапшырды (фотода). Шул уңайдан матур язулы хатын да калдырып китте. Хәзер без сезнең игътибарга аның эчтәлеген тәкъдим итәбез. “Мөхтәрәм Рифат ибраһимовның тырышлыгы белән оештырылган “Туган як” газетасының 25 еллык юбилее уңаеннан, аның редакция коллективын һәм дә барча укучыларын шушы күркәм дата белән тәбрик итәм. Мөмкин булса, газетаны юбилее белән котлап, редакциягә ике әйбер бүләк итәр идем. Мин аларны үзкуллап яңа гасыр “юкә”сеннән эшләдем – мебель, төзү материалларын уратып алган полимер матдәле тасмалардан үрдем. Чабаталары ап-ак булып чыктылар, ишек төбенә куела торган кечкенә келәм дә (коврик, чепта) “Туган як”ка ярап куяр дип уйлыйм. Дөрес, чабата бүген берәүгә дә кирәк түгел, музей әйбере инде ул. Шулай да аны кулына алган кеше үзе дә сизмәстән елмаеп куя. Бу пар чабатаның астына әле 7-8 см. биеклектә агач шакмаклар да беркетеп куйдым. Безнең чор халкы аның нигә кирәклеген белә, чөнки яз-көз айларында судан шулай саклана идек. 91 яшемә атлап барсам да, Аллага шөкер, “Туган як”ны соңгы хәрефенә кадәр укыйм, кулымнан да, күргәнегезчә, эш килә. Ышбу эшләрне үзалдыма башкара алуыма Ходайга мең-мең шөкерләр кылам, ә үземә күңел канәгатьлеге алам. Газетабызның гомерен Аллаһы Тәгалә хәерледән кылсын иде, ул тагын озын-озак еллар халкыбызга рухи канәгатьлек өстәп торсын, аңа язып торучылар саны кимемәсен.
Фәймә Мөхсинәтова, Мәлик Насретдинов, Сәяр Сабиров, Мансур Хафизов, Фазыл Гимранов, Йолдыз Алимова кебек газетага язып торучыларга лаеклы алмаш табылсын иде. Шөкер, безнең авылдан Вафа Камалетдиновның хезмәтләре “Туган як”та еш күренә. Аның шактый саллы “Пәйгамбәребез эзе буйлап” дигән әсәрен бик кызыксынып укып бардым.
“Туган як” газетасы хезмәткәрләренә тәүфыйк-һидиәт, бәхет-сәгадәт, исәнлек-шатлык, иманнарына нык куәт, гаиләләренә мул иминлек телим һәм шул хакта догада торам.
Абдулгафар АЙНЕТДИНОВ.
4/ХII-2015 ел. Сафаҗай.”
Р.Сөннәтов фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|