19.12.2015 Мәгариф
Мәскәү түрәләре бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә тапшыру мөмкинлеген бетереп кенә тынычланмады, күрәсең
Мәскәү түрәләре бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә тапшыру мөмкинлеген бетереп кенә тынычланмады, күрәсең. Алар тәкъдим иткән яңа кагыйдәләр рус телен үстерүдән бигрәк, милли телләрне кысрыклый. Әлеге мәсьәләне Дәүләт Советында кат-кат тикшерүләре шуңа бәйле.
Бу тәкъдимнәр белән республика җитәкчелеге дә, парламент та, Мәгариф министрлыгы да килешергә җыенмый.
Милли мәгарифнең бер генә минут та тынычлыкта калганы юк. Әле федераль министрлык яңа таләпләр уйлап таба да, дәррәү кубып, реформа уздыра башлыйбыз, әле үзебездәге әти-әниләр, минем бала русча яки татарча гына укырга тиеш, дип үз хокукларын өстен куя. Милләт өчен янып йөрүчеләр татар сыйныфларында белем бирүче укытучыларның ничә сүз русча әйтүен саный. Бу исә шәһәр җирендә яшәүче рус телле әти-әниләрнең ачуын чыгара. Алайса, балабызны татар сыйныфыннан алып рус төркеменә бирәбез, балалар дәресне аңламаячак, диләр. Һәркемнең үз туксаны – туксан. Кыскасы, бүген вәзгыять шундыйрак. Инде менә тагын бер яңалык турында сүз куерталар. Федераль органнар тарафыннан рус теле һәм әдәбиятын ил мәктәпләрендә укыту турында концепция проекты әзерләнгән. Әгәр аңа үзгәрешләр кертелмәсә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татарча укыту һәм тәрбия бирү бөтенләй тыелмагае. Күптән түгел Дәүләт Советында бу мәсьәлә буенча “түгәрәк өстәл” узган иде. Ул хакта газетабызның 1 декабрь санында “Һаман бүки эзлиләр” дип аталган язма чыккан иде. Бу көннәрдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында авырткан мәсьәләне кабат күтәрделәр.
– Бу Концепция Россиядә милли мәгарифне юкка чыгаруны күздә тота. Мин үзем рус телен төп фән буларак укыткан мәктәптә белем алдым. Әгәр авыл булмаса, гаиләдә татарча сөйләшмәсәләр, татарчаны белмәгән дә булыр идем, – ди “Яңа Гасыр” каналы җитәкчесе, депутат Илшат Әминов.
Депутат, Казандагы 102 нче гимназия директоры Ирина Бакова белдергәнчә, әлеге концепцияне болай кабул итәргә ярамый. “Без балаларда татар теленә кызыксыну уяту өчен озак тырыштык. Хәлләр яхшыра бара иде инде. Гимназиядә укучыларга татар телен яңача ысул белән өйрәтәбез. Татар телен, киресенчә, пропагандаларга кирәк”, – ди ул.
Рус теле сынавын икегә бүләләр
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов чыгышыннан күренгәнчә, концепция рус теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә игътибарны арттыру, яңа дәреслекләр әзерләү, рус телен һәм әдәбиятын бер фән буларак өйрәнү, БДИны база һәм профиль өлешләренә бүлүне күздә тота. Вузларга филология һәм лингвистика юнәлеше буенча укырга керүчеләргә имтиханга яхшырак әзерләнергә туры киләчәк.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов белдергәнчә, татар фольклоры, филология буенча фәнни эшләр совет заманында татар телендә якланган, хәзер монысы да рөхсәт ителми. “Татар грамматикасы буенча диссертацияне ничек инде русча язып була?” – ди аптырый ул, милли мәгарифтәге кимчелекләрне санап.
Баксаң, яңа кагыйдә әзерләүчеләрне ил төбәкләрендә яшәүче балаларның рус телен начар белүе борчый икән. Хәер, бу яктан Татарстанга дәгъва белдереп булмый. Чөнки бездә рус теле сынавы нәтиҗәләре уртача ил күрсәткечләреннән яхшырак. Комитет рәисе Разил Вәлиев тә татар мәктәпләрендә укыту сыйфатының югары булуын искәртте. “Татар телендә укытыла торган мәктәпләр көннән-көн кими бара. Моңа БДИны русча бирдерү сәбәп булып тора. Әти-әниләр балалары русча укымаса, алга таба имтихан бирергә авыр булачак, дип шөбһәгә калды. Казандагы 2 нче гимназиядә бөтен фәннәр дә татарча укытыла. Бу гимназияне тәмамлаган балалар рус теле һәм башка фәннәрне дә яхшы белә. Аларның күпчелеге вузларга керә. Монда күп нәрсә укытуның сыйфатына бәйле. Без халыкны тулы канлы, уңышлы итеп күрергә телибез икән, бөтен фәнне дә татарча укытырга омтылырга тиеш”, – ди Разил Вәлиев.
Ике телдә укыту – безнең казанышбыз
БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бу проблеманың безнең өчен яңалык булмавын белдерде. “Татарстанда туган телләрне, рус телен бердәм укыту айдан төшкән проблема түгел. 1990 нчы елларда меңәрләгән халыкның урамнарга чыгып, туган телне укыту мәсьәләсен күтәрүен һәркем хәтерли. Ике телдә укыту – безнең казанышбыз. Урам сәясәтен тынычландыру өчен барлыкка килгән үзара аңлашу иде бу. Концепция авторлары төбәкләр тормышын белми. Алар мәктәпләрдә рус теле начар өйрәтелә дигән сылтау тапканнар. Бездә яшьләр күпкә алдынгы карашлы, белемлерәк. Моны олимпиада, БДИ нәтиҗәләре дә дәлилли. Татар халкы әлеге концепциянең эчтәлеге белән килешә алмый. Бөтендөнья татар конгрессы да, үз фикерен белдереп, эшче төркем җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинга хат юллады”, – диде Ринат әфәнде.
Россия үз-үзенә каршы килә
– Концепциянең кирәкле урыннары булса да, безне канәгатьләндермәгән өлешләре дә бик күп. Без мәктәпләрдә рус телен камилләштерүгә, тагын да югарырак дәрәҗәдә укытуга һич тә каршы түгел. Әмма анда бик тә куркыныч маддәләр бар. Россия мәктәпләренең барысында да төп фәннәр бары рус телендә генә укытылырга тиеш. Бу Россия Конституциясенә, телләр һәм мәгариф турындагы законнарга каршы килә. РФның теләсә кайсы гражданы туган телендә белем алырга хокуклы. Хокуклы булгач, ничек инде бөтен фәннәр дә русча укытылырга тиеш? Туган телне бары әдәбият дәресендә генә өйрәнеп бетереп булмый, – дип аптырый Разил Вәлиев. – Совет чорында, революциягә кадәрге мәдрәсәләрдә дә хәтта төрле телләр, фәннәрне туган телдә өйрәнгәннәр. Инде бүген демократик чорда туган телдән читләшергә мәҗбүр булабыз. Бу – татар, башкорт телләренә яки башка халыкларга гына түгел, Россиянең үз-үзенә каршы эшли торган документ. Россия – күпмилләтле дәүләт. Безнең сүзне Мәскәүдә ишетерләр дип уйлыйбыз. Тәкъдимнәрне эшче төркем җитәкчесе Нарышкинга җибәрдек. Әлегә җавап көтәбез. Әгәр ул уңай булмый икән, без үзебезнең фикерләрне тагын да югарырак дәрәҗәдә җиткерергә әзербез.
Рус теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе эшләнгән очракта, төбәкләрдә милли телләр, әдәбиятны укыту кагыйдәләре дә төзелергә тиеш. Мәскәүләр тәкъдим иткән документны исә Чуашстан, Удмуртия һәм башка төбәкләрдә дә хупламыйлар. Бу хәлне арттан килеп упкынга этеп төшерүгә тиңлиләр. Милли мәктәбе, мәгарифе булмаган милләтнең киләчәге дә юк. Әллә бу шуның өчен эшләнәме?