19.12.2015 Сәясәт
Миңназыйм Сәфәровның Путин белән матбугат конференциясеннән кайткач язган материалы
Патшаларны Русиядә үлеп яраталар. Аларга өметләнәләр, аларның кодрәтенә ышаналар, ярдәмнәренә өмет итәләр. Соңыннан, ул өметләр челпәрәмә килгән очракта да (тарихта андыйлары күбрәктер) патшаның яңасын тагын да шулай ук үлеп ярата башлыйлар. Элек-электән шулай булган.
Әйтик, моннан 180 ел элек Сембергә Николай патша киләчәген ишеткән гавамның, 2-3 көн алдан килеп, патша үтәсе юл буена тезелүе турында бер тарихи истәлек укыган идем. Бүген дә шулай. Журналистларның Путин белән очрашуы унберенче кабат үткәрелгәнлектән, бу эшнең бөтен нечкәлекләре дә күптән билгеле кебек. Каләм ияләре кайда нинди тикшерү, тентү буласын алдан белә hәм моңа әллә ни гаҗәпләнми дә.
Ләкин очрашу буласы залга алданрак кереп, алгы рәтләргә утырып калу өчен ярышның беркайчан да сүрелеп торганы юк. Шуңа да безнең бәгырьгә нык сеңгән чиратларсыз булмый инде. Бу юлы да су буе чират тезелгән иде. Чиратны үзегез беләсез: телисеңме-юкмы, тирәңдәгеләрнең сүзе колакка керми калмый. “Төн буе шул хакта уйлап баш ваттык, – дип телефонына сөйли арттагы күрше ханым. – Бөтен шәhәр белән бергәләп баш ватканнан соң тәки уйлап таптык үзе...“ Сүз, билгеле инде, Президентка сорау бирү бәхетенә ирешү өчен башкаларныкына охшамаган аерым бер билге уйлап табу турында бара иде. Сөенечен уртаклашучы күршемнең Хабаровскидан килүе hәм алдан әзерләнгән плакатларына чик баганасы ясаганлыклары билгеле булды. Шул баганага өч сорау “бәйләгән” булып чыкты ханым. Алга китеп булса да әйтим: залдагы журналистларның иҗат мөмкинлекләрен ул ханым башына да китерә алмаган иде. Плакатлардагы “Мин авырлы. Сүзне чиратсыз бирүегезне сорыйм!”, “Бүген минем туган көнем – сүз бирегез!”дән алып глобус, чәчәкле-чуклы яулык, язулы футболка, шарф ише әйберләр күтәрүчеләргә кадәр бар иде меңнән артык кеше сыйдырышлы ул залда. Һәм аларның берсенә дә Путинның үзе белән сөйләшә алу мөмкинлеге тәтемәде диярлек. Диярлек дим, чөнки Президентның борын төбендә теге чәчәкле-чуклы шәлен болгап утыручы ханымга Путин сүз бирми булдыра алмады – ул аңа фикерен тупларга бик тә комачаулый иде.
Сүзебез чират турында бит әле. Менә шул чиратта залга керергә атлыгып торучылар арасында мәгълүм Ксения Собчакның барлыгын да абайлап алган журналистлар аны шунда ук фотога төшерү белән мәш килә башлады. Җәнҗал яратучы ханым тавыш чыгармады: танылу кемгә ошамасын ди инде. Аның өстендәге костюмы гына безнең татар карчыкларының буй-буй сызыклы намаз ыштанын хәтерләтә иде. Тагын да алга китеп әйтергә туры килә: шушы киеме белән дә аңа бу юлы сүз бирмәделәр. Әмма Собчак сөенә ала: Путин беренче сорауга җавап биргәндә, ак hәм кара полоса турындагы мәзәген аның киеменә карап сөйләмәдеме икән дигән фикер калды. Собчакны сөендергән тагын бер факт: гавам чиратында торганда, аны оештыручылар күреп алды hәм, билгеле инде, чиратсыз гына залга үткәрделәр. Безнең чират җиткәндә инде залда иң отышсыз, Путинга иң ерак булган урыннар гына калган иде. Беренче рәтләрдә, үз дәрәҗәләрен белеп, әледән-әле борын төпләренә микрофон китереп терәүләргә канәгатьсезлекләрен дә сиздереп куючы Мәскәүнең Кремль пулы дип аталган даhилары утыра иде. Теләсә нинди әтрәк-әләм килеп утырмасын өчен, буш урындыкларга “Резерв” дигән язулар куелган. Залдагылар аңлый: барысы да Песков (Президентның матбугат сәркатибе) теләгәнчә булачак. Ә инде Президент галиҗәнаплары боерса, сорау бирү бәхете нәкъ менә гади (әлбәттә инде, берәр килеш-кыяфәте белән аерылып торган) журналистка да ишелеп төшәргә мөмкин.
Президент бу юлы да үзен бик иркен тотты. Авырыбрак торуына карамастан (экран аның (салкын тиюдәндерме), яргаланган иреннәрен аермачык күрсәтсә, Президентның әледән-әле тамак кырып азаплануы моны тагын да ныграк раслый иде), аның кәефе начарлардан түгел иде. Бәлки шуңадыр да ул күп кенә сорауларга урап килеп, җәелебрәк җавап бирде. Нәтиҗәдә алдан әзерләнгән Кремль журналистларыннан соң бик азларга гына насыйп булды сорау бирү мөмкинлеге. Илдәге кризис, социаль проблемалар, Төркия hәм Украина белән мөнәсәбәтләр, Сүриядәге сугыш, илнең хәрби көче hәм кызының кайда эшләве-эшләмәве турында бик яратып, тәфсилләп сөйләгәннән соң (аңлашыладыр: ул сорауларның барысын да диярлек Мәскәү журналистлары бирде) Путин залдагы шамакайларга кызыксынуын югалткан кебек тоелды миңа. Моның өчен Президент урынына үзеңне куеп карау да җитә торгандыр. Нинди генә плакатлар юк иде алар арасында! Әмма Путин шулар арасыннан үзенең күңеленә якын булганнарын гына (“оборонка”, “Диңгез флоты”, “Украина, “пенсия”) тартып чыгарды.
Бу аңлашыла да – hәркем үзенә якын булган, күңеленә хуш килгән нәрсәләр турында сөйләргә күнеккән. Ә залда, алдан килештермичә генә, үз проблемаларын Президент ярдәме белән хәл итәргә дип өметләнеп килгән меңләгән журналист утыра. Бик теләгән очракта да, Президент бөтен кешене дә бәхетле итә алмый иде. Ә алда сүз чыккан теге яулык болгап утыручы хатыннан котылам дип бирдергән соравы гына Президентның авырткан җиренә тиде, ахрысы. Ханым илдәге “бардак”, шул исәптән ил прокуроры Чайканың улы, губернатор Турчакның журналистны кыйнатуы турында әйтеп, Сез боларны тыярга җыенасызмы, дип сорагач, Путин: “Ә Чайкага килсәк, ә Чайкага килсәк... Тагын кемгә килсәк әле...” – дип, фикерен туплар өчен вакыт отмакчы булды. Бик ераклардан урап килеп булса да, сораудан соң залның кул чабуын истә тотыптыр инде, Чайка малаена караган эш белән Кремльнең контроль идарәсе шөгыльләнгәнлеген әйтергә мәҗбүр булды. Югыйсә бит залда төрле зурлыктагы хәрефләр белән язылган “Чайка” плакатларын Президент бик яхшы күрә иде.
Язманы шушы урынга кадәр укырга түземлеге җиткән укучылар арасыннан берсе булса да: “Ә соң үзең нинди сорау бирергә җыенган идең?” – дип сорар. Мин Президентка федераль үзәктәге кайбер карагруh дәүләт чиновникларының, милли мәгарифнең тамырына балта чабу өчен, Дәүләт Думасына чираттагы закон проекты әзерләп ятулары турында әйтеп, ул закон кабул ителгән очракта Конституция гаранты аңа кул куярга җыенамы, дип сорамакчы идем. Беренче канал журналисты ул соравымны камерага да яздырып алды алуга. Ләкин мин аның телевизор экранына чыгасына бер дә ышанмыйм. Чөнки бүген гавамга милли мәгариф проблемаларына караганда ниндидер сенсацион, кызыклы бер хәл кирәгрәк. Әйткәнемчә, меңнән артык журналистның сорауларына Президент, бик теләсә дә, җавап биреп өлгерә алмас иде. Аннары, залда бөтен кеше дә ничек булса да сорау биреп калу өчен төрлечә кыланганда, кем дә булса тыңлап та утырырга тиештер бит.
Мин игътибар белән тыңладым әлеге сөйләшүне hәм бирелми калган соравыма да җавап ишеттем. Хәтерләсәгез, Путин Татарстан журналистының “Татарларга сүз бирегез” дигән язуын беренчеләрдән булып күреп алды hәм шунда ук: “Татарларсыз буламыни инде ул!” – диде. Ул бу очракта да бик ихлас иде. Тарихны яхшы белгәнгә генә түгел, бүгенге Русиядәге Татарстанның ролен эчтән тоемлаганга шулай дип әйтте ул. Югыйсә залда аршынлы хәрефләр белән язылган “Уфа”, “Коми” ише язулар да җитәрлек иде. Чыннан да, Путин әледән-әле искәртеп тормаса да, без белергә тиеш: Татарстан җитәкчесен ничек атавыбыз да, милли мәгарифтәге проблемаларны хәл итү-итмәү дә безнең үзебездән тора. Бөтен проблеманы да үзәктән торып бер кеше генә хәл итә алмый Русиядә. Хәтта ул бик яхшы патша булса да.