поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.12.2015 Дин

Самарада "Мөселманнар хәзерге дөньяда" дип аталган яшьләр форумы узды

Күптән түгел Самараның Җәмигъ мәчетендә "Мөселманнар хәзерге дөньяда" дип аталган яшьләр форумы үткәрелде. Аны Самара өлкәсе губернаторы администрациясе ярдәмендә өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган иде. Форумның төп максаты итеп оештыручылар буыннан-буынга күчеп килгән традицион исламның рухи байлыгын саклап, аны бүгенге һәм киләчәк буыннарга тапшыру мәсьәләләрен билгеләгәннәр.

Җыелучыларны - хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, мәдрәсә шәкертләрен өлкә администрациясенең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин сәламләделәр.

Дөньяда Аль-Каида, ИГИЛ  кебек байтак кына шикле оешмалар барлыкка килде. Аларның эшчәнлеген һичкем контрольдә тота алмый. Шуңа күрә, бөтен дөнья буенча террорчылык актлары дәвам итә. 2001нче елның 11 сентябрендә АКШта Аль-Каида оештырган террорчылык гамәлендә өч мең биш йөз кешенең гомере өзелгән иде. Күптән түгел  Мисырдан Санкт-Петербургка юнәлгән очкыч та шартлатылып, Россиянең 224 кешесе һәлак булды. Һәм мондый хәлләр еш булып тора. 
 
Форумда Уфа ислам университеты проректоры, профессор Ринат Кәлимуллин толерантлык, мәрхәмәтлелек, сабырлык кебек сыйфатлар турында юкка гына сөйләмәгәндер. 
 
Мөселман кешесен террорчылыкка нәрсә этәрә соң? Кеше үтерү кебек явыз гамәлнең кемгә кирәге бар? Бу темага Казан ислам университетының теология факультеты деканы Сәет Дамир Шаһавиев тукталды. Аның әйтүенчә, заманында гарәп журналисты - язучы Сәеткул Корьәнгә таянып язган бер тәфсирендә дүрт төрле аңлатма биргән булган. Анда:  “Һәр мөселман кешесе ислам дәүләтендә яшәргә тиеш, шул очракта гына ул шәригать законнарына буйсынып яши ала. Мондый дәүләт хәлифәт дип аталырга тиеш”, -  диелгән. Һәм бу аңлатмаларны бик күп ислам төркемнәре хәзер үзләренә өлге итеп алганнар. ИГИЛ төркеме исә террорчылыкка таянып, моны тормышка ашырмакчы.
 
Агымдагы елның ноябрендә Парижда булган террордан соң Россиянең Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм җирле парламент җитәкчеләре шушы гамәлгә каршы җыелыш үткәрделәр. Анда Татарстан пар¬ламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә чыгыш ясады. 
 
- Хәзер нинди генә  радикаль ислам төркемнәре юк! Моннан берничә ел элек Казанда да Татарстан мөфтиенә һәм аның фикердәшенә һөҗүм ясалды. Бу фаҗигада мөфти каты җәрәхәтләнде, ә аның фикердәше, ислам белгече, һәлак булды. Мондый хәлләр киләчәктә дә килеп чыкмасын өчен Якын Көнчыгыш, Урта Азия  илләреннән мәкерле радикалларны Россиягә кертмәскә, моның өчен барысын да эшләргә кирәк, - диде ул.
 
Чечня президенты Рамзан Кадыйров ИГИЛ террорчыларын “шайтан” дип атады, чөнки алар ислам динен кимсетүчеләр, турыдан-туры аңа каршы баручылар. Радикаль оешмаларның ислам диненә бернинди бәйләнешләре булмавы турында Самараның Җәмигъ мәчетендә үткән форумда да сүз барды.
 
- Бу оешмаларны контроль астына алырга, аларны хөкемгә тарту, юк итү юлларын эзләргә, - диде чыгышында Самара өлкә эчке эшләр министрлыгының полиция подполковнигы Алексей Михайлов.
 
Залдан аңа сораулар бирүчеләр дә булды:
- Радикаль төркемнәр психотроп матдәләр кулланалармы?
- Әлегә юк, - дип җавап бирде Алексей Николаевич.
Ә менә: “Самара төбәгеннән “игил”чылар рәтендә ничә кеше бар?” - дигән сорауга ул төгәл җавап кайтармады, бары тик: “Алар төрле милләт кешеләреннән тора”, - дип кенә әйтә алды.
 
Җәмигъ мәчетендә яшьләр эшләре белән җитәкчелек итүче Радик Газизов әйтүенчә, форумда барлыгы 350 кеше катнашты. Шуларның алтмышы “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, 30лап мәдрәсә шәкертләре, ә калганнары - урта һәм өлкән яшьтәге апалар-абыйлар, әби-бабайлар иде.
 
Киләчәктә шундый мөһим проблемалар күтәрелгән чараларга өлкәнең башка шәһәрләреннән дә, татар авылларыннан да яшьләр килсә, яхшы булыр иде.  Бу очрашу башлыча яшьләр өчен оештырылган иде бит. Үз фикере булмаган, күп очракта традицион исламны радикаль исламнан аера белмәгән яшьләрне ИГИЛ кебек оешмаларга тарту күпкә җиңелрәк. Шуңа да форумда: “Яшьләрне  тәрбияләгәндә ислам динен дөрес аңлатуны максат итеп куярга кирәк”, - дигән фикерләр яңгырады.
 
- Чын мөселман башка милләт, дин кешесенә зыян китерми. Күптән түгел Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да: “Исламны терроризм белән бутарга кирәкми”, - дип әйткән иде". - дип сөйләде Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин.
 
Бу форумны яктырткан Похвистнево районы телевидениесендә Самара өлкәсендә дә радикаль исламның баш күтәрергә маташуы турында сөйләгәннәр.
 
Шулай, 2013 елда, Гали авылына читтән килеп урнашкан берничә мөселман гаиләсе әгъзаларының кыяфәтләре, сөйләшүе авыл халкында шик тудыра.
 
- Ир-атларының сакал-мыек үстерүләре бер хәл. Алар безнең традицион исламга каршы килеп, яшьләребезне хөкүмәткә  каршы котырта башладылар. Ә без илебез белән дә, президентыбыз белән дә канәгать. Шуңа да бу кешеләрдән тизрәк котылу юлларын эзләдек, төрле җирләргә хатлар язып, аларны авылыбыздан китәргә мәҗбүр иттек, - дип сөйли Минтаһир хәзрәт Сыйраҗев.
 
Ярый ла Гали авылында ислам динен яхшы белүче, гыйлемле кешеләр яши. Вакытында чаң сукканнар. Шундый хәлләр башка урыннарда да булмасын өчен, балаларга дөрес тәрбия бирергә, проблемаларны уртага салып сөйләшергә кирәк. Яшьләребез дә активрак булып, бу чараларда катнашсалар иде. Күп очракта проб¬лемалар сөйләшмәгәнгә, ва¬кытында дөрес фикерләр әйтел-мәгәнгә күрә хәл ителми кала. “Сөйләшмәсәң, сүз чыкмас, чапмасаң йомычка очмас”, - дип татар халкы юкка гына әйтмидер.
 
Бу мөһим чараны үткәрү турында үземнең фикеремне дә әйтәсем килә. Сүз дә юк, бу бик тә кирәк нәрсә. Тик ашык-пошык, төпле әзерлексез, очраклы кешеләр катнашында мондый “форумнар” (исеме шәп яңгыраса да, җисеменә туры килеп бетми кебек) үткәреп кенә, яшьләребездә традицион исламны тәрбияләп булырмы икән? Алга таба бу юнәлештә эш алып барганда ныклап әзер¬ләнеп эшләсәк хәерлерәк булмас микән? 
 
 
Уфа галиме Ринат КӘЛИМУЛЛИН чыгышы
 
 
Залда күбрәк олы яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайлар булды.
 

Исхак АПАНАЕВ
Бердәмлек
№ --- | 18.12.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»