поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.12.2015 Мәдәният

Илдар Кыямов: «Язучы булырга хыялланган идем» (ФОТО)

ТНВ каналында 2003 елдан бирле «Манзара» һәм «Татарлар» тапшыруының җомга чыгарылышын алып баручы Илдар Кыямовны бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез яхшы белә. Җитмәсә ул әле халыкара һәм федераль дәрәҗәдәге сабантуйларны, концертларны да алып бара.

Аның телне, мәдәният-сәнгатьне яхшы белүе, фәйләсуфларның һәм акыл ияләренең канатлы сүзләрен, шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан укуы тамашачы күңеленә хуш килә. Әле шулар өстенә Илдар җырлый да! Үзешчән генә түгел ул, ә Казан дәүләт университетының журналистика факультетыннан соң консерваториянең татар музыкасы факультетын да тәмамлаган, «Ягымлы яз» (1993), Сәйдәшев исемендәге (1998), Илһам Шакиров исемендәге конкурсларда (2003) лауреат исемен алган кеше дә. Шуңадырмы, дуслары: «Илдар, син – җырчылар арасында иң әйбәт алып баручы, алып баручылар арасында иң яхшы җырчы», – дип тә шаярткалыйлар. Соңгы вакытта Илдар туган авылы тарихы хакында китап әзерләү белән мәшгуль.

 – Илдар, син тумышың белән мишәр ягыннан, Чирмешән районыннан булсаң да, сөйләмеңдә мишәр акценты бөтенләй сизелми. Нәрсә бу – озак вакытлар күнегүләр нәтиҗәсендә сөйләмне камилләштерүме яисә нәселегезнең әлеге төбәккә читтән килеп урнашуын аңлатамы?
– Риваятьләр буенча Чирмешән районындагы Кара Чишмә дигән авылга 16 нчы гасырда чукынырга теләмичә Тәтеш районыннан килгән татарлар нигез салган. Аннан инде башка төбәкләрдән дә килүчеләр булган. Мин, архивларда эзләнә торгач, бабаларымның бирегә хәзерге Чүпрәле районыннан күчеп килгәнлеген ачыкладым.
Мишәрлегем телдә әллә ни чагылмаса да, миндә аларга хас үҗәтлек, тырышлык кебек сыйфатлар җитәрлек, Аллага шөкер.
– Кара Чишмә дигән исем беренче карашка сәеррәк яңгырый. Ни өчен кара?
– Миңа бу сорауны бик еш бирәләр. Тарихчы Габделхак Ислаев кара дигән сүзне бу очракта чын чишмә, асыл чишмә дип аңлата. Әйтик, кара урман, карурман дип атыйлар бит әле. Димәк, зур урман, чын урман булып чыга. 
Авылдашым, күп кенә җырлар авторы Шәрига Таһирова туган авылыбыз хакында «Кара Чишмә» дигән җыр язгач, аңа шунда ук: «Исемен үзгәрт, кара чишмә булмасын», – дип әйткәннәр. Ул, җыр югалмасын диптер инде, кара сүзен бәллүр дип үзгәртеп язган.
– Син тагын бер танылган авылдашың – атаклы баянчы, мәшһүр «Саз» ансамбле җитәкчесе Рифкать Гомәров турында «Моңлы саз, моңлы гомер» дигән истәлекләр китабы туплап чыгардың. Ни кызганыч, арабыздан иртәрәк киткән бу шәхесне күреп, аралашып кала алдыңмы?
– Нибары өч тапкыр. Беренчесендә Казан университетында укыганда бер авылдашым белән Рифкать абый эшли торган клубка барып: «Без сезнең авылдашларыгыз, журфакта укыйбыз», – дип әйткәнемне хәтерлим. Бер биш минутлар чамасы сөйләшкәнбездер. Икенче очрашу тегесеннән соң бер еллап вакыт үткәч булды. Чаллыдан Рафаил абыем килгән иде, ул инде Рифкать абый белән таныш, киттек аның янына. Рифкать абый мине шунда ук танып алды: «О, син бит әле теге журналист малай», – дип кулын бирде. Бу очрашуда атаклы музыкант мине җырлатып та карады һәм, ни бәхет: икенче көнне бер клубта үтәчәк концертында җырларга да чакырды. Бардым, җырладым. Концерттан соң Рифкать абый: «Ничава җырладың, әгәр дә алга таба да җырларга уйласаң, сиңа музыкаль белем дә алырга кирәк», – диде. Аның әлеге киңәшен дә истә тотып, мин университеттан соң консерваториягә укырга кердем һәм аның хакында истәлекләр китабы әзерләдем. Анда мин бу шәхеснең масштабын күрсәтергә теләдем. Хәйдәр Сафин дигән баянчы бар бит әле. Ул очрашкан саен әйтә: «Бу китабың белән син Рифкатькә һәйкәл куйдың, – ди. – Мин елыйсы килгән вакытымда гел синең китабыңны кулыма алам». Ул бу сүзләрне шаяртып түгел, ә чын күңеленнән әйтә.
– Илдар, алып баручы синең өчен һөнәрме, әллә мавыгу гынамы? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 
– Алып баручы аерым бер һөнәрдер инде ул. Элегрәк, әнә, Әзәл Яһүдиннар булган, Айрат Арслановлар. Алып баручы укымышлы һәм тирән мәгълүматлы булырга тиеш дип саныйм. Әгәр халыкка, тамашачыга әйтер сүзең юк икән, сәхнәгә менеп тә торасы түгел. Соңгы вакытта мин шуңа игътибар итә башладым: безнең халык ятлаган сүз сөйләгәнне өнәми. Әгәр дә коры гына чыгып ятлаган текст яисә шигырь укысаң, син алар алдында беркем түгел. Ә инде шунда чын күңелдән гади генә: «Хәлләр ничек?» – дип сорап куйсаң, сине шунда ук үз кешегә әйләнәсең. Әлбәттә, халыкка якынаям, дип очсыз мәзәк яисә мәгънәсез сүз сөйләү түбәнлегенә дә төшмәскә тиешсең. Телевизион эфир һәм зур сәхнә тамашачыны тәрбияләү урыны икәнен онытмаска кирәк.
– Сөйләшкәч-сөйләшкәч, бүгенге эстрадабызның аяныч хәленә дә тукталыйк инде. Әлбәттә, ара-тирә чын талантлар да күренгәли, әмма сәхнәне, кем әйтмешли, шырдый-бырдый җырчылар басты...
– Чыннан да, бүгенге эстрада – авырткан җир инде ул. Элегрәк ичмасам худсоветлар бар иде. Алар теләсә нинди җырны да сәхнәгә үткәрми иде, җырчыны да. Ә хәзер, әнә, акчасы булганнар клибын да эшләтә, экраннан да күренә, ә чын талантлар күләгәдә кала. Сәхнәдәге зәвыксызлык бик тирәнгә китте. Үзешчәннәр сәхнәдән төшми, профессионаллар ни эшләргә белми карап утыра.
Моны тамырдан үзгәртү өчен ниндидер дәүләт программасы кирәктер дип уйлыйм.
– Илдар, гаиләң белән дә танышып китик инде.
– Тормыш иптәшем Мөршидә дә журналист. Баштарак «Шәһри Казан» газетасында эшләде. Хәзер «intertat.ru» электрон газетында эшли. Олы улыбыз Идел театр училищесын тәмамлады. Миңа охшаган – нәфис сүз остасы булмакчы. Тинчурин театрында эшли иде, әле менә бүген армиягә китте (Илдар белән безнең бу әңгәмә 19 ноябрь көнне булды – А.Г.) Балтыйка флотына алдылар. Икенче улыбыз Ихтыяр үзебезнең яндагы 33 нче мәктәптә укый, абыйсыннан ун яшькә кечерәк. Музыкаль мәктәпкә йөри, саксофонда уйный. Аның аналитик фикер йөртүе көчле, бәлки безнең шикелле гуманитар булмас, математика, техника юнәлешеннән китәр. Улларыбыз икесе дә татар телен камил беләләр, Идел 2010 елда «Татар егете» конкурсында катнашып, лауреат исемен яулады.
– Илдар, син телевидениедә эшләвеңнән тыш концертлар да алып барасың, мәҗлесләр, туйлар, корпоративларга еш чакыралардыр. Буш вакытларыңда ниләр эшлисең?
– Атнасына ике концерт, өч туй дигәндәй, буш вакытым юк. Буш вакыт барлыкка килсә архивка кереп утырам, китаплар укыйм, кечкенә-кечкенә хикәяләр, юлъязмалар, парчалар язам. Бакчам, машинам юк, зур ялларда күбрәк хатын ягына – Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылына кайтабыз. Мөршидәнең әнисе (минем әби була инде) Нурдидә ханым исән әле, Аллага шөкер. 
– Дингә дә кереп киткәнсең икән. Моңа нәрсә этәрде?
– Яшьрәк чакта да денсез түгел идем анысы, әмма намазга 2006 елда бастым. Шул елның ноябрендә Чирмешәнгә банкетка кайтканда каты авариягә эләктек. Бер җырчы кызыбыз вафат булды (урыны оҗмахта булсын!), ә миңа берничә көн сырхауханәдә ятарга туры килде. Менә шунда яшәү мәгънәсе хакында ныклап уйлый башладым һәм намазга бастым. Шуннан бирле биш вакыт намазны калдырмаска тырышам.
– Калдырмаска тырышам дип әйтүе генә җиңелдер. Син бит гел кеше арасында, аннан соң бездә намаз укыр өчен шартлар да тудырылмаган.
– Бу – безнең мөселманлык вазыйфасы. Хәтта автобуста барганда укырга мөмкин намазны. Утырган урыныңда укыйсың. Чыннан да, бездә дин тотучылар өчен бер читен як бар – җылы сулы бәдрәфләр аз. Әйтик, Төркиядә ул яктан җайлы, гарәп илләре хакында әйтмим дә инде. Әмма теләгәндә, Аллаһы Тәгаләгә инанганда бөтен кыенлыкларны да җиңәргә мөмкин.
– Көн саен диярлек телевизордан күренеп торгач урамда да таныйлардыр...
– Булгалый. Күпләр туктатып: «Карале, син теге ни бит әле...» – дип сүз ката. Мин андый вакытта: «Юк, мин теге ни түгел», – дип тизрәк китү ягын карыйм. Мин эшкә көн саен базар аша Шамил Усманов урамыннан узам. Беркөнне тәмле перәннекләр сатылуын күреп чиратка бастым. Сатучы ханым: «Сезнең йөзегез бик таныш», – ди. Мондый очракта минем шаяра торган гадәтем бар, Шамкай мәзәген уйнарга керешәм:
– Ханым, сезнең ирегез Мамадышның беренче секретаре булып эшләмәдеме?
– Юк.
– Алайса бер ай элек Бәкердә бергә ял иткәнбез инде.
– Юк, юк.
– Ә-ә-ә, аңладым. Әле генә мин сездән перәннек бәясен сораган идем бит, димәк, мине шунда күргәнсез, –дим.
– Юк, мин чынлап сорыйм. Син полициядә эш-ләмәдеңме?
– Юк.
– Кайда эшләдең?
– НКЦда.
– Инкассациядәмени? 
Сөйләшә торгач, бу апаның полициядә эшләгәнлеге ачыкланды. Кыяфәтемне телевидениедән күргәләгәч, ул мине дә полиция дип уйлаган.
Сине таныйлармы дигәннән бер вакыйга искә төште. Үзебезнең Чирмешән районының Туймәт авылына концерт белән кайттык бервакыт. Концерт алдыннан бер апаларга чәйгә дәштеләр. Боларның ишегалларына килеп керүгә бәйдәге этләре безгә өрепме-өрә. Мин инде: «Син нәрсә, Шарик, безгә өрәсең. Әллә якташларыңны танымыйсың?» – дигән булдым. Шунда хуҗабикә гениальный сүзләр әйтте: «Эт сезне каян танысын ди. Ул бит ТНВ каналын карамый!»
– Әйе, һәр мәзәк тормышның үзеннән килеп чыга. Сиңа юлда байтак артистлар белән йөрергә туры килә. Шундагы кызыклы хәлләрне язып бармыйсыңмы?
– Язгалыйм, әлбәттә. Әйтик, Илһам абый Шакиров кайчагында берәр күренеш яки берәрсе әйткән җөмлә уңаеннан берәр сүз генә әйтеп җибәрә, авызлар үзеннән-үзе ерыла да куя. Артистларның күбесе бик җитди тоелсалар да, арада юморны аңлаучылары да җитәрлек. Мәсәлән, баянчы Кирам Сатиев мәзәкләрне, кызыклы хәлләрне, афоризмга тиң җөмләләрне минем кебек куен дәфтәренә теркәп бара. Күптән түгел генә ул үзе уйлап тапкан бер җөмләсен укып күрсәтте. «Кайчагында сатып алган тавык бүләк итеп бирелгән тавыктан арзанракка төшә» дигән җөмлә иде ул. Шәрехләп бирүен сорагач, ул моны болайрак аңлатты: «Менә сине концерттан соң берәрсе тавык суеп өенә кунакка чакыра. Барасың, сыйланасың. Әмма шул сыйлану бәрабәренә син аңа кич буе гармунда уйныйсың яки җырлыйсың, ә кунакка барасы урынга буфеттан пешкән тавык сатып алып, кунакханә бүлмәсендә ашап, ял итсәң, күпкә арзанрак килеп чыга. Аңладыңмы инде!» – ди. Аңладым, мәйтәм.
– Малай чакта кем булырга хыялландың?
– Хыялым язучы булу иде. Әле мәктәптә укыганда ук дәреслекләрдәге язучыларның портретларын кисеп алып, өйнең диварына ябыштырып чыктым. Район газетасына миннән дә күбрәк мәкалә язучы булмагандыр. Балта остасы гына булса да, әтием Әгъләметдин бик күп укый иде. Авылда иң күп газета-журнал алдыручы булып безнең гаилә саналды. Исән- вакытында мин әтидән үзем белмәгән, әмма кызыклы шәхесләр хакында байтак истәлекләр сөйләтеп калдым. Булачак китапка алар үзгәртмичә диярлек керделәр. Хәзер дә язуымны ташлаганым юк, Аллага шөкер. Бигрәк тә сәфәрләрдә йөргәндә, ял вакытларында шигырьләр, парчалар, нәни хикәяләр туып тора. Бүген менә туган авылым хакында китап әзерлим. Шулай итеп, хыялымны күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашырдым. Илһам дип аталган хис ташламасын да, Ходай Тәгалә каләмнән аермасын!
 
 
 
 

Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»