поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.12.2015 Җәмгыять

"Шәһри Казан" журналисты Яңа елда акча эшләү ысулларын өйрәнде

Яңа ел ул – акча туздыру бәйрәме, дип уйлаучылар ялгыша. Бик теләгәндә, бәйрәм чорында акча да эшләп калып була. Ничек итепме? Бу язма шул хакта.

Кыш бабай
Иң сыналган акча эшләү ысулы – Кыш бабай һәм Кар кызы булу. Социаль челтәрдә үз игъланыңны бирергә дә, әлеге юнәлештә эшли торган агентлыклар белән хезмәттәшлек итәргә дә була. Бәйрәм алдыннан аларның заказлары күп, артык Кыш бабайлары булып тору комачауламый. 1996 елдан бирле Кыш бабай ролен башкаручы Артем Забалуев та үз агентлыгын булдырган. Заказлар күп, биш кешем бар, кайсын кая җибәрергә дә белгән юк, ди. Бәяләренә килгәндә, Кыш бабай белән Кыр кызын өеңә чакыру, көненә карап, 1500 сумнан алып 2000 сумга кадәр төшә (ярты сәгатьлек программа). Балалар бакчаларына барып котлаган өчен, шул ук ярты сәгать өчен, уртача алганда, 3000 сум сорыйлар. Сез сумманы азрак төшереп куйсагыз, безнең халык арзанлы әйбер ярата ул, чакырмый калмаслар.
 
Прокатка карнавал киемнәре
Бәйрәмгә кияр өчен балага алган костюмнардан да акча эшләүчеләр бар. Татьяна Дубинина да шулай итә. Костюмнарны прокатка 150-1500 сумга биреп тора.
– Баланың аю, төлке, елан костюмнары бар, аларны ул бары бер тапкыр гына киде. Шуларны ел саен прокатка биреп торам. Арзан бәягә сатып та алгаладым. Яңа ел алдыннан шулар белән акча эшләп калам, – ди ул.
Бер тапкыр кияр өчен балалар бакчасында «утренник»ка костюм алырга туры килә дип сукранган әниләрне күп ишеткән бар, шкаф киштәләрендә яткан костюмнарыгызны прокатка биреп торсагыз, акча да эшләрсез, башкаларга да ярдәмегез тияр.
 
Открытка ясау
Соңгы вакытта кулдан ясалган эшләнмәләр модада. Танышым Лилия Моратова открыткалар, альбомнар, блокнотлар, паспорт тышлыклары ясый. Яңа ел открыткаларын 100 сумнан башлап 300 сумга кадәр сата.
– Интернетта открытка ясарга өйрәтә торган мастер-класслар күп. Азрак тырышсаң, һәр кеше эшләп чыгарлык. Кирәкле материалларны Казан кибетләреннән табып була, – ди ул.
 
Сувенир эшләү
Ел символын футболкага, чашкага төшерергә, магнитлар да эшләргә мөмкин. Кулдан ясалган чыршылар, чыршы уенчыклары да яхшы сатыла. Кул эшләре осталары бергә җыелып, халык күп булган урыннарда ярминкә дә оештыра ала.
 
Каз пешереп сату
Яңа ел алдыннан чит илләрдә имбирдан прәннекләр пешереп саталар. Соңгы вакытта андыйлар бездә дә барлыкка килде. Регина Балашова прәннекләрне үзе пешерә, аларны төрле төстәге кремнар белән бизәп, махсус кечкенә тартмаларга тутырып сата. Алты прәннек салынган тартмачык 1 000 сум тора. Прәннек урынына торт та пешерергә мөмкин. Район җирләрендә Яңа елга дип казны махсус пешереп сатучылар турында да ишеткән бар. Узган елны казлар 2 500 сум торган.
 
Яңа ел бүләге
Төрле кәнфитләр алып, картон тартмаларга тутырып сатучылар да бар. Бу өлкәдә сезнең төп көндәшләрегез– кибетләр, әлбәттә, әмма фантазиягезне эшкә җигеп, халыкны берәр кызыклы «мөгез» чыгарып җәлеп итә алсагыз, акча эшләми калмассыз. Зур пред­приятиеләрнең, гадәттә, хезмәткәрләренә бүләк сайлап йөрергә вакытлары калмый, аларга барып тәкъдим итеп карагыз.
 
Арендага йорт яки дача биреп тору
Бушлай игъланнар сайтында Яңа елга дача, коттеджларын арендага бирүчеләрнең саны арта бара. Уртача алганда, дачаны көненә 2 000 сумга, коттеджларны 5 000 сумга бирәләр. Дачасы булган кешегә бу яхшы идея.
 
Фотограф
Кулыңда яхшы фотоаппарат булып, оста итеп фотога да төшерә белсәң, менә дигән акча эшләү ысулы. Казан буенча фотосессия ясау – якынча 2 000 сум.

Такси хезмәте
Яңа ел көнендә такси хезмәтен күрсәтергә мөмкин. Таксист булып эшләгән Альберт сүзләренчә, бер сменага 7 000 сум акча эшләп була ди.
 
Тамада
Тамадалар күп, әлбәттә, әмма Яңа ел корпоративлары вакытында аларның эшләре бик тыгыз була. Бәлки әле сезгә дә берәр заказ булып куяр.
 
Тегүче
Тегә белсәң, Яңа елга карнавал костюмнары яки бәйрәм атрибутлары тегеп тә акча эшләп була.
 
Официант, бармен
Яңа ел корпоративларына ресторан-кафеларга, гадәттә, официантлар, барменнар кирәк була. Ә табак-савыт юуга ничек карыйсыз?
 
Кыш бабай булып фотога төшү
Кыш бабай костюмын киеп, үзәк урамга чыгасың да акчага фотога тө­шәсең.
 
Кар кешесе
«Матбугат» порталында Актаныш районыннан берәү әнә кар сыннары, балалар өчен боз шәһәрчекләре, таулар ясыйм дигән. Соңгы елларда әлеге шөгыль аеруча популярлашып китте, махсус бәйгеләр дә оештыра башладылар хәтта. Тәвәккәлләп карыйсызмы соң әллә?! Яңа елыгыз кызыклы һәм керемле булсын!
 
Чыршы сату
Чыршыны сатып кына түгел, өйгә китереп бирү хезмәтен дә күрсәтү.
 
Дилбәр Гарифуллина әзерләде

---
Шәһри Казан
№ --- | 17.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»