поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.12.2015 Җәмгыять

Пычак кем кулында, яки каз чалырга кайткан Марат Кәбиров чак кына дөнья белән хушлашмый калган

Соңгы араларда авылга кайткан саен диярлек ниндидер чир килеп чыга башлады. Йә аксаклап киләм, йә кулны имгәтеп. Бу юлы эч авыртырга тотынды. Элегрәк үзләренең авыруын җентекләп, әллә нинди төсмерләр белән сурәтли белгән кешеләргә беркадәр сокланыбрак карый идем. Әллә ни зур сере юк икән аның, бер үзәгеңә үтте исә, гел сөйлисе килеп кенә тора икән.

Казлар суярга дип кайту иде...
Вәт шул. Казларны эш итәргә дип кайткан идем. Өмәгә килә алырлык кыз-кыркынны белешкәнче, башка вак-төякләрен караганчы, көн үтте. Иртәгә өмә ясыйбыз дип тынычланып кичке чәйне эчәргә генә торганда, эч авырта башлады. Эч авырта дип әйтү ул бернәрсә дә аңлатмый торган бик пүчтәк сүз икән. Эчтә бомба шартлаган сыман. Болай да тулы түгел әле, лилипутларның ике гаскәре үзара сугышкан сыман. Бөтен дөнья ут эчендә, ук-сөңгеләр оча, туплар шартлый... Көчлерәге җиңсен дә сугыш бетсен иде... Тик ул бетми, мең төсмерләргә кереп, көчәя бара.
Мин иртәнгә кадәр түздем дә... «ашыгыч ярдәм» чакырырга уйладым һәм такси номерын җыйдым. Бик күп районнарда, гадәттә, ашыгыч ярдәм хезмәтендәгеләр: «Үзегезнең транспорт юкмы соң, бездә машиналар җитешми, озак көтәргә туры киләчәк», – дип җаваплыйлар. Таксига утырганда тагын: «Кемне генә табарлар инде каз чалырга», – дип уйлап куйдым. Бәлки авыртуны баса торган укол гына алып кайтыргадыр...
 
Хастаханәгә килеп кергәч тагын әлеге уйны ныгытып куйдым. Регистратурада халык мыжгып тора, тиз генә чират тияр димә. Әмма даруханәләр сәгать ярымнан соң гына эшли башлая­чак икән.
«Ашыгыч ярдәм»дә чират юк иде. Бүлмәдәге ике ханым мине җитди генә тыңладылар да, тегесен-монысын сораштырып, документ тутырырга тотындылар. Паспорт янымда түгел, «страховой полис» дип аталган нәрсәне дә алыштырырга кирәк икән. Шайтан алгыры! Мин монда үлеп барам, ә алар документ тутырып утыра. Өлгерерләр иде әле.
– Берәр нәрсә эшләтегез инде, кызлар, – дип ялындым мин. – Җиңелрәк үтерә торган укол булса да ярый.
 
Хәлнең мөшкел икәнен күреп кызгандылармы, фамилиянең туры килүе коткардымы, кызлар артык сүз озайтып тормады, бөтен игътибарны миңа юнәлттеләр. Берничә урынга шалтыратып алдылар. Кайдадыр докторның эше бик тыгыз, кайдадыр операция, кайдадыр планерка... Беркемне дә тапмагач, берсе, мине ияртеп, сырхауханәдә кабул итүче табиб янына китте. Ишек төбенә җитүгә үк, чиратта торучыларның кара карашына юлыктым: «Тагы бер әрәмтамакны чиратсыз кертергә уйлыйлар инде...» – дип караган күзләр алдында авырту югалып калгандай тоелды. Әмма ияртеп килгән санитарка тиз чыкты. Табиб мине кабул итәргә риза булмаган. Шул рәвеш­ле берничә кабинетның ишек төбендә ыңгырашып торганнан соң, кабат «ашыгыч ярдәм» бүлегенә кайттык.
Ул арада бая чакырылган терапевт ханым төшеп җитте. Ул мине кушеткага яткырып, анда-монда баскалап карады да ФГС һәм УЗИ үтәргә күрсәтмә бирде. Аннан соң: «Монда хирург кирәк»,– дип китеп барды. УЗИ ишек төбендә дә чират.
– Чиратсыз үткәрмибез. Менә мин дә эштән сорап кына киттем, – дип чәйнәнеп алды бер ханым. Аны хуп­лап, тагын берничә кеше мине каргарга тотынды. Дәшмәдем. Сөйләшерлек хәл юк. Бары тик болар алдында ыңгырашмас­ка тырышып, тешне генә кыс­тым. Көнең боларга калса, табиб ишек төбендә тәгәрәп үлүең дә бар. Үләргә туры килмәде. «Ашыгыч ярдәм»нән шалтыратканнар, күрәсең, мине чакырып алдылар. ФГС ишек төбендә дә шундыйрак хәл кабатланды. Күңелдә бераз төер калган кебек булды. Бу тормышта беркемнән дә бернәрсәсе белән дә артык аерылып тормаган гадидән гади кешеләрне шулкадәр агулы була алалардыр дип уйламый идем. Аңлашыла инде, аларның да хәле бик әйбәт түгелдер, табиб янына керүне түземсезлек белән көтәләрдер. Тик минем аякта көчкә басып торганны күрәләр ич инде. «Ашыгыч ярдәм» аша килгәнне дә күреп торалар. Язылган канун буенча да, язылмаганы буенча да, авыр хәлдәге кешене алдан уздырырга тиеш икәнлекләрен дә беләләр.
Эшне бетереп «ашыгыч ярдәм» бүлегенә килүгә, хирург төште. Монысы мине таный икән, елмаеп дигәндәй күреште дә, тагын кушеткага яткырып, анда-монда баскалап карады. Бераздан ниндидер анализлар бирергә кушты. Һәм минем авыр сулаганны күреп:
– Озак булмый ул. Бераз утырып тор, хәзер үзләре төшәр, – дип китеп барды.
 
Чынлап та озак булмады. Гомумән, мине таныган хирург белән очрашкан мизгелдән җир шары тизрәк әйләнергә тотынды. Лаборантлар шундук килеп җитте. Бармактан да, тамырдан да кан алдылар һәм лаборатория­гә чаптылар. Берничә минуттан нәтиҗәсе дә билгеле булды. Ул арада хирург төште. Анализлар белән танышуга ук: «Операцияга әзерләгез», – дип китеп тә барды. Аның артыннан ук мине палатага урнаштырдылар. Яхшы палатага. Авыртуның чиге булмаса да, алай-болай була калса, дип, мин тиз генә душ коенып чыктым. Һәм, сөлгене элүгә, култык­лап алып та киттеләр.
 
Операция өстәленә ятуга ук, ак халатлы кешеләр сырып алды. Йөзләре каплаулы булгач, мин аларны танымадым. Күбесенчә хатын-кызлар. Ни өчендер алар миңа каз өмәсенә килгән авыл хатыннары шикеллерәк тоелып китте. Күзем стенадагы сәгатькә төште. Сәламәт чагым булса, нәкъ менә шушы вакытларда мин казлар чалырга тиеш идем. Ә хәзер... Хәзер үзем пычак астына ятам...
Ул арада наркоз бирделәр. Бер мизгелгә дөнья яктырып китте. Ниндидер сихри нур иленә күчтем. Бары тик кайдадыр еракта җан авазы белән казлар каңгылдашканы ишетелде. Бераздан шул тавышлар арасыннан кемнеңдер моңлы җыры калкып чыкты да билгесезлеккә китеп югалды:
Каз канатларын санарсың
Тезелеп кагынганда...

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 15.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»