поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2015 Язмыш

“Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде ул!” дигән язма чыгып, бер-ике көн үтүгә, телефоным шалтырады

Күптән түгел бик тә гыйбрәтле язмышлы Балтач кызы Гөлназ турында язган идем. Дистә елга якын өметсез, яман авыру белән көрәшсә дә, сабырлыгын җуймаган, тормышны яратып туймаган, “Их, кырыкка кадәр яшәсәң иде ул!” – дип хыялланса да, утыз яше туларга санаулы көн кала бакыйлыкка күчкән Гөлназның фамилиясен белсәм дә, язмаган идем.

Исәбем аның турында кемгә дә булса искәртү, искә төшерү түгел, ә башкаларга гыйбрәт өчен, сабырлык өлгесе буларак язуым иде. Язма басылып чыгып, бер-ике көн үтүгә, телефоным шалтырады. 
 
– Сеңлем, сез безнең Арча көллиятендә укыган Гөл­наз турында язгансыз. Фамилиясен белмисезме? Аның шулай авырганын ничек белми калдык икән? Мөгаен, без киткәч, авырый башлагандыр... Группа җитәк­че­ләре, укытучылары белдеме, аралаштылармы, яр­дәм ит­теләр­ме икән, бе­лешәм әле, – диде элекке танылган дикторларча ачык дикцияле, бәрхет тавышлы ир-ат. Ул үзе белән таныштырмады, мин сорамадым, Гөл­назның фамилиясен әйттем дә саубуллаштык. Трубканы куйганнан соң уянып киткәндәй булдым. Нигә­дер, бу тавыш бик тә таныш кебек тоелды. Бераздан исемә төште. Аның турында ТНВдан әллә тапшыру булды, әллә әңгәмә, анысын хәтерләмим, әмма шул чакта бу кешенең сөйләменә, тавышына ихлас соклануым хак.
Үзе дә әлеге уку йортын тәмамлаган, язмам герое Гөлназлар белән Балтачта күршеләр булып яшәгән бертуган апама шалтыратам.
 
– Көллияттән Гөлназ турында сорашып шалтыраттылар, – дип аны да гаҗәп­ләндерәм. – Сез укыганда директор булган Илдус абый Сәгъдиев иде бугай. Телевизордан күр­гәнем бар иде, тавышы ш­уңа ох­шаган...
Берничә көннән апам мине шаккатыра.
 
– Әйе, Илдус абый булган ул. Гыйльмулланы (Гөл­наз­ның әтисен) шаккатырыйм дип кергән идем, үзем аптырап чыктым... Табышканнар, сөйләшкәннәр алар...
 
Баксаң, Илдус абый ми­ңа гына түгел, башка танышларына да шалтыраткан икән (их, белгән булсам, миндә Гыйльмулла абый­лар­ның өй телефоны бар иде бит, кем уйлаган?!). Алар Гыйльмулла абыйга хәбәр салган... Ә Илдус абый әле Гөлназны әйбәт хәтерли булып чыккан...
 
Килешәсездер, болай эш­ләргә – кайчандыр үзе эшлә­гән, укыткан уку йортында белем алган уку­чысы­ның язмышы өчен якын кешеседәй кайгыртырга, бор­чылырга фәкать Укытучы галиҗәнап кына сәләтле! Күпләр ту­ганының хәлен белешергә вакыт тапмый яшәгән бу заман өчен гайре табигый адым да бары аңарга хас...
 
– Без менә шундый укытучыларда укыдык шул, – диде үзе дә кырык елга якын балалар укытып, лаек­­лы ялга чыккан апам. – Педучилищедагы группа җи­тәк­чебез Мө­нирә Әх­мәтов­нага да гомер буе сок­ландым. Элекке укучылары белән һәрчак элем­тәдә булды. Бездән соңгы уку­чылары практикага кайтканда, һәрберебезгә шалтыратып, ярдәм итегез, конт­роль­ләгез дип, хәбәр сала иде...
 
Ә мин әле Мөнирә апа­ның әнине һәм безне бәйрәм саен котлап язган күпсанлы открыткаларын әйбәт хәтерлим. Апам укып бетергәч тә онытмады ул безне. Мондый укытучылар үзләре дә онытылмый.
Бәхетемә, үземә дә университетта бик тә кешелек­ле укытучылар белән аралашырга туры килде. Беренче язмаларыбызга югары бәя биреп үсендергән, студентларга бик тә хөрмәт белән караучы, “Уважаемые товарищи!” дип үзен­чәлекле итеп мөрәҗәгать итүче (әле аның бер лек­циядә бу сүзтезмәне ничә тапкыр кабатлаганын санап барганым да булды) Тәлгать абый Миннебаев, кечкенә генә аңлашылмау­чан­лык, берәр проблема бул­са да, һәрчак ярдәм итә­сенә ышанып, мөрәҗә­гать иткән Флорид абый Әгъза­мов (икесе дә мәр­хүмнәр, сү­зебез дога булып ирешсен), безнең хәлгә керү өчен кайчакта безнең хилафлыкларга күз йомарга сәләтле Хатыйп абый Миңнегулов...
 
Флорид абый безне дә исемләп, районлап хәтерли иде. Бездән соң укучылар аркылы сәламнәр әйтүенә, уртак танышлардан минем хакта, әни хакында сорашуына гаҗәпләнә, дөресен әйткәндә, кайчакта ышанып та бетми идем. Бөтенебезне ничек хә­тердә тотып булсын дип аптырый идем чөнки. Үкенеч, укып чыккач, күпме талпынсам да, барырга, күңел тулы рәхмәтләремне иреш­терергә насыйп булмады. Догамнан калдырмыйм дип юансам гына инде...
Укытучылар турында сөйләшеп киткәч, райондагы бер танышым баласы шөгыльләнгән репетиторларга шаккатуын мисалга китерде. “Аларны акча өчен генә эшли диләр, әмма, беләсеңме, без бел­гән әлеге ике укытучының икесе дә баламның язмышы өчен шулкадәр кайгырдылар. Һәр пробный имтиханны ничек эшләүләре, кайда хата җибәрүләре дисеңме, бөтенесен белешеп тордылар. Балам икесеннән дә югары балл җыйды. Үз укытучылары котламады да, ә репетиторлары үз баласыдай сөенде, тагын да югарырак була ала иде, их, бер дә ялгышмаган урында хата ясаган, дип көенде. Юкса аларның берсе күптән инде лаеклы ялда, икенчесе дә өлкәнәеп бара...”. Болар да “теге заман” укытучылары шул дисәк кенә инде. Хәер, сөенечкә, бүгенгеләр арасында да, сирәк булса да, баш хәрефтән язылырга лаеклы укытучылар бар әле. Алар да булмаса, бүген ыгы-зыгы белән шыплап тулган мәктәп тормы­шы­ның, мәгариф система­сы­ның бер мәгънәсе дә булмас иде кебек.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»