поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2015 Бәйрәм

Яңа елда Казанда ниләр булачак? (ПРОГРАММА)

Казанның баш чыршысы – Меңьеллык паркындагы урман гүзәле – үзенең утларын 28 декабрьдә кабызачак. Башкалада барлыгы 41 чыршы комплексы булдырылачак. "Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова яңа ел алды программасы белән таныштырды. Казанның һәр районында чыршы комплекслары әзерләнелә.

Районнардагы төп чыршылар:
Вахитов һәм Идел буе районында – Черек күлдә, Татар Дәүләт филармониясе янындагы скверда, Сыртланова урамындагы балалар паркында. Кече чыршылар Җиңү проспектындагы 17 нче, Карбышев урамындагы 61 нче йортлар янына, Дубравная урамына урнаштырылачак. Тынычлык бистәсендә 129 нчы, Кукушкино бистәсендә 17 нче, Отары бистәсендә 100 нче мәктәпләр мәйданында, ә Петровский бистәсендә Үзәк урамда. Бу чыршылар 18 декабрьдән бер-бер артлы кабына башлаячак.
 
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районында – «Крылья Советов» паркында (24 декабрь) һәм «Континент» паркында (27 декабрь) булачак чыршы. Авиатөзелеш районының Коры елга, Кадышево, Северный, Борисоглебское бистәләрендәге, ә Яңа Савин районының Әмирхан урамындагы 2 нче, Ямашев проспектындагы 71-73 нче, Гаврилов урамындагы 48 нче йортлар янындагы чыршы комп­лекслары 21 декабрьдән башлап капкаларын ача. Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе каршындагы мәйданга да Яңа ел чыршысы урнаштырылачак. Биредә 26 декабрьдә концерт куелачак, коймак һәм кайнар чәйләре белән сәүдә рәтләре дә эшләячәк.
 
Киров районында Петров паркындагы чыршы 24 декабрьдә ачыла. Мәскәү районында төзек­ләндерелгән «Сосновая роща» паркында Яңа ел шәһәрчеге әзерләнелә. Бирегә Казан органик синтез заводы 20 метрлы ясалма чыршы куя. Киров һәм Мәскәү районнары хакимия­те, «Экоград» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять коллективы белән берлектә, 28 һәм 29 декабрьләрдә «Сосновая роща» паркында кышкы экологик интерактив шоу-тамаша оештырачак. Левченко, Красная горка, Урман аръягы, Юдино бистәләрендә, Жилплощадка торак комплексында, Урицкий исемендәге паркта һәм Адмиралтия бистәсендәге Балыкчы бакчасында Яңа ел шәһәрчекләре 22-28 декабрьләрдә ачылачак.
 
Совет районында – яңартылган Совет мәйданы Яңа ел бизәкләренә төренәчәк. Азино-1, Азино-2, Танкодром, Үзәк, Егерме беренче гасыр микрорайоннарындагы, Нагорный һәм Вознесенское бистәләрендәге шәһәрчекләр – 19 декабрьдән, ә Дәрвишләр бистәсендәге чыршы 26 декабрьдән утларын кабызачак.
 
Иске Татар бистәсе 25 декабрьдә Яңа ел ярминкәсенә чакыра, программа киләсе елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Кабан күле буенда шугалак ясала, анда сувенирлар ярминкәсе дә урын алачак.
 
Мәгълүм булганча, Казан Кремленең Спасс манарасы дивары 23-31 декабрьләрдә 18.00-22.00 сәгатьләрдә зур экранга әвереләчәк. Казанлылар һәм кунаклар 23 яки 30 декабрьдә Беренче май мәйданына килсәләр, экранда үзләрен дә күрә алачаклар.
 
«Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Кар патшасы»ның зур боз шәһәрчеге 29 декабрьдә ачылыр, дип уйланыла. Һава торышы үз төзәтмәсен кертмәсә, әлбәттә.
– Артистлар 29, 30, 31 декабрьләрдә, шулай ук киләсе елның 1, 3, 5, 7 гыйнварларында биш автобуста Казан паркларында театр-тамашалар куеп йөриячәкләр, – диде Наталья Гречанникова. – Быел да шәһәр башкарма комитетындагы чыршыга интернатларда тәрбияләнүче балаларның Яңа ел үтенечләре язылган хатлары беркетеләчәк. Шундый ук чыршылар эре сәүдә үзәкләрендә дә булачак. Мөмкинлеге һәм теләге булган һәркем хатны укып, интернаттагы балага хыялланган уенчыгын бүләк итә ала.
 
«Мега Казань» сәүдә үзәге үзләренең каршында – кышкы бакча спорт-күңел ачу мәйданчыгы, ә «NEFIS» компаниясе «Казан-Арена» футбол стадионы янында шугалак оештырачак.
Мэр Илсур Метшин башка эшкуарларны һәм предприятиеләрне дә үзләренең офисларын Яңа елга матурлап бизәргә чакырды.

Рәдиф КАРАГАЙ
Шәһри Казан
№ --- | 15.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»