поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.12.2015 Ир белән хатын

“Матбугат.ру” аша танышып-кавышып, 2 бала үстереп ятабыз” (МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ)

"Матбугат.ру" аша табышкан парлар шактый икән. Бөтен татар егетләре дә укучыбыз Фәнил Мөбарәкшин кебек чая һәм тәвәккәл булса, матур татар гаиләләре күбрәк туар иде. Фәнил һәм Рузиянең мәхәббәт тарихы бик кызык һәм гыйбрәтле. Менә үзегез укып карагыз:

Мин үзем тумышым белән Балык Бистәсе районыннан, тормыш иптәшем Рузия Апас якларыннан. 2012 елның 01 апрелендә кич белән, эштән кайткач компьютер артына утырдым. Ялгызым гына торам. Йөргән кызым юк иде. Ятам төрле сайтларны караштырып. Караштыра торгач "Матбугат" сайтына килеп кердем. Күзем танышу игъланнарына төште. Караштырам игъланнарны – күңелгә ятканы юк. Тоттым да үзем язып куйдым үзем турында. Ярты сагать узгандырмы - юкмы, смс килеп төште бер кыздан. "Мин дә танышыр идем татар егете белән" дигән бу. 

Ул көнне язучылар куп булды монысы, белмим нигәдер, күңелгә ятып калды. Ул кичне смс аша гына аралаштык. Икенче көнне шалтыратышып сөйлаштек. Кичке сагать җидегә мин свидание билгеләдем. Эштән кайтып төштем, сәгать җиденче ярты булып килә иде инде. Сизенеп торам, җидега барып жита алмыйм. Шалтыратам, телефонынын алмый. Хәтерләсәгез, Универсиада алды бөтен шәһәр пробкалар белән тулы чак иде. Мин Сафиуллин урамында торам, ул Ибраһимов проспектында. Сәгать җиде тулганда кире шалтыратты бу миңа. Мин әйтәм өлгермим дим. Ярар алайса, булмас инде очрашып бүген ди. Мин үз сүземдә торам, мин киләм димен. Ярар, ризалашты. Киттем чыгып, 3 сәгатькә якын бардым Ибраһимов урамына кадәр. Мин алар йорты янына барып җиткәндә сәгать ун тула иде инде. Шалтыратам, тагын алмый телефонын, яңадан шалтыратам, алмый. Бер 15 минут көтеп утыргач, киредән шалтырата бу миңа, мин чыгам ди. Шуннан чыкты, күрештек. Шуннан күңелгә кереп ятты бу кыз. 
 
14 апрель көнне көндез очраштык. Минем дә эшем иртә бетте, ә Рузиянең ял көне иде. Паркларда йөрдек, караңгы төшеп килә. Мин Рузияне машинага утырттым да, авылга әти-әни янына алып кайтып киттем. Казаннан кузгалганда әтиләргә шалтыратып хәбәр бирдем, кунак алып кайтам дип. Әти көлә, әллә өйләнәсеңме ди. Күптән көтәләр иде инде мин өйләнгәнне. Мин әйтәм өйләнәм дим. Менә шулай әтиләр белән таныштырып алып килдем әти-әни белән Рузияне. 
 
Көн дә киләм Рузия янына, сәгать кичке унмы, җидеме барыбер киләм. Ул да чыга минем янга. Көн саен очрашып йөрдек. Май бәйрәмнәренә Рузия 10 көн ял алды да авылга кайтып китте. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли ул минем. 29 апрель кичендә мин 10 көнгә авылга китәм, башканы табып куя күрмә ди бу миңа. Мин аптырап тормадым, мин дә синең белән кайтам дим. Аптырап калды бу. 30 апрель көнне килеп алдым да утыртып алып кайтып киттем Рузиямне авылларына. Безгә төпчек балдыз иярде, апаны үзен генә җибәрмим ди, мин дә сезнең белән кайтам ди. Кереп алдык балдызны. Кайтып төштек авылга. Әби белән бабай көтеп торалар иде. Шулай итеп әби-бабай белән танышып килдем. 
 
Киткәндә мин 9 майга сине алмага кайтам, үзем генә килмим, әтиләр белән киләм дип киттем. Ул ышанмыйча калды. Көненә 80-90 смс языша идек, 30-40 мәртәбә көненә шалтыратыша идек ул авылда вакытта. Телефон юньләп тотмый авылларында. 8 май көнне шалтыратып әйттем иртәгә көтегез дип. Рузия һаман ышанмый. Соңыннан әйтте, сүзләренә ышанмасам, да күңелем белән көттем ди. 
 
9 май көнне иртән әтилар килеп җиттеләр авылдан. Әзерләнеп көтеп торалар иде. 9 июнь көненә никах билгеләдек. Никахыбыз “Кол Шәриф” мәчетендә узды. Туй көнен билгеләп утырабыз. Минем энем шалтырата, мин ди туй көнегезне билгеләдем ди, мин ничек димен? Ул ЗАГС сайтына кереп анда буш вакыт тапкан да, язылып та куйган. Ул көн 13 июль иде, Рузиянең туган көне көнне булды. Шулай итеп, үзебез дә уйламыйча бер юлы ике бәйрәм бергә кушылды. Ул көн әле шуның өстенә пятница 13 булып чыкты. Безнең гаиләдә төрле ышануларга табыну юк анысы. Туебызны Татарстанның, Башкортстанның атаклы пародисты, тамадасы Мирхәт Гайсин алып барды. Аңа булган рәхмәтебезнең иге-чиге юк, бик матур алып барды. 
 
Менә шулай, “Матбугат.ру” сайтында табигатьнең иң матур, яшәреп килгән вакытында таныштык, 4 ай эчендә ямьле җәй айларында кавыштык. Бер елдан14 июнь көнне Олы улыбыз Солтан туды. Нәкъ ике елдан, бөтендөнья балаларны яклау көнендә 1 июньдә кече улыбыз Исламны алып кайттык. Менә шулай итеп, дүртенче елыбызны яшәп ятабыз.
 
Фәнил Мөбарәкшин
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.12.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»