|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2015 Дин
"Ак барс" капкачысы Эмиль Гарипов Ильяс Халиков КЛИБЫНДА төшкән"Эмиль Гарипов белән корбан ашында очраштык. "Ислам динен кабул итүгә-1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә корбан ашын уздырган иде ул. Эмильне "заманның хавалы малае" дип уйлый күрмәгез. Ул - үзе гади, үзе самими, үзе намаз әһеле булган татар малае," - ди Ильяс. Ильяс Халиков: - Аның һәр матч башланыр алдыннан Аллаһ Тәгаләдән сәҗдә кылып дога соравы турында ишеткәч, мин бөтенләй сүзсез калдым. Интернет челтәре аша Мухаммад Али, Майк Тайсон кебек профессиональ спортчыларның диндә булуларын күреп сөенә идек. Татар милләтеннән булган үзебезнең - татар егетләренең изге юлда булулары аеруча күңелләрне йомшартып җибәрде. Эмильнең бу гамәле - яшьләрне рухи тормышка өндәү, динебезнең аклыгын, сафлыгын аңлату өчен зур йогынты ясавын да аңлата иде бу. Көрәшче егетләрнең намаз укуларын белә идем. Әмма хоккеистлар арасында намаз әһелләре бар икәнен (бигрәк тә татарлар арасында) ишеткәнем юк иде. Әйе, без кайда гына йөрсәк тә, нинди мөхиттә яшәсәк тә, намаз укырга вакыт табып була икән бит. "Синең катнашыңда бер клип төшерик әле" - дигәч, ул ике куллап ризалашты.
Клипның максаты дини гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынны дөрес тәрбияләү, патриотизм хисләрен җиткерү, эчкечелек һ.б замананың начар чирләреннән котылу юлларын күрсәтүне үз эченә алып төшерелде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да: "Бу клипны төшереп, бик дөрес эшлисең, Ильяс" - дип үзенең хәер-фатихасын бирде. "Кил син тәүбәгә" клибы татар клиплары арасында үзенчелекле хезмәтләрнең берсе дип уйлыйм. Ислам дине ул - аклык, сафлык, тынычлык дине. Безнең борынгы бабаларыбыз бүгенге көнгә кадәр аны камиллек белән безгә алып килгәннәр. Безгә дә бу эстафетаны үзебезнең яшь буынга шундый камиллектә тапшырырга насыйп әйләсә иде. Эшләребез хәерле булсын! Клип сезнең фикер алышуыгызны көтеп кала, хөрмәтле милләттәшләр.
--- |
Иң күп укылган
|