|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2015 Юмор
Сәер жанрлар модадаӘле менә халык авыз иҗаты җыярга җибәрделәр. Профессор әйтте: «Нинди яңа җырлар, бәетләр, сүзләр ишетәсез, барысын да язып алып кайтыгыз, «бишле» куярмын», – диде. Вокзалга җыелдык группа белән. Ә мин, гөнаһ шомлыгына, бер өчпочмак алып ашаган идем. Шуңа, тиз генә бер почмак табып, оза-ак итеп үкенеп утырырга туры килде. Ә үкенеп бетүгә, группа киткән. Мин дә киттем инде. Бер автобуска утырдым да киттем. Аның кая барганын да белмәдем. Кичкырын бер авылга килеп төштем. Бер абзый капка төбендә тәмәке тартып тора. – Абзый, – мәйтәм, – сездә халык авыз иҗаты юкмы?
Ул башта рәхәтләнеп көлде.
– Ха-ха-ха... Тапкыр егет икәнсең, сиңа табабыз! – ди. – Әйдә, өйгә керик.
Өйләренә кердек. Ул өстәлгә бер шешә көмешкә утыртты да:
– Менә безнең халык иҗаты, – ди. – Шушыны иҗат итәбез!
– Башка төрлесе юкмыни? – мәйтәм.
– Бездә юк. Күршеләрдә бар. Нәбинеке бодайдан, Гыйльминеке чөгендердән... Бер дә начар түгелдер.
Мин блокнот чыгардым. Абзыйның күзе акайды:
– Нәрсә язасың анда? – ди. – Кем син? Каян килдең?
– Казаннан килдем, мәйтәм, халык иҗаты җыям.
Абзый шундук чыгып йөгерде, бүтән күренмәде. Ә авылда: «Самогончикларны җыярга Казаннан кеше килгән икән!» – дигән хәбәр таралган. Мин бит әле бу хакта белмим.
Күршеләргә кердем. Тавыклары бодай чүпләп йөри. Көмешкә апарасының бодаен. Ике-өч бөртек кабалар да чалыш-чолыш атлап китәләр. Берсе әтәч белән сугыша башлады. Берсе миңа сикермәкче була. Мин өйгә кереп киттем. Ишекләрен ачып та җибәрдем, күзлек парланды. Бер адым атлавым булды – аяк астында җир убылды. Ходайның рәхмәте, базга гына төшкәнмен икән – бер апа бәрәңге чүпләп утыра.
– Зинһар, мине һәлак итмәгез! – ди.
– Бәлки, мәйтәм, башта менәрбез?!
– Менсәң – мен, түлке һәлак итмә, – ди.
– Бәлки, мәйтәм, тегендә менәрбез?
– Тегендә менсәң дә мен, монда менсәң дә мен, түлке һәлак итмә. Биш балам хакына калдыр, – ди.
Мин аның кулындагы көмешкә аппаратын шунда гына күреп калдым. Бәрәңге астына яшереп маташа икән.
– Апа, мәйтәм, миңа синең биш балаң кирәкми, миңа халык иҗаты кирәк.
Апаның йөзе яктырып китте:
– Алайса, сиңа Хөббенисаның биш баласы кирәк инде, – ди. – Аныкылар нәкъ менә халык иҗаты. Бөтен район иҗат иткән.
Һәм ул мине Хөббенисаларга илтеп тә куйды. Ә Хөббениса табын әзерләп тора:
– Мин сине көткән идем, – ди. – Бөтен комиссия, бөтен ревизия миңа килә. Ишегемнең бер дә ябылып торганы юк. Әле күптән түгел генә бер журналист килгән иде, аңа да бирдем. Интервью. Мин бит детдомнан балалар алып үстерәм.
– Ә мин халык иҗаты белән кызыксынам.
– Һәй, халыкны хәзер шулай иҗат итәләр инде. Иҗат итәләр дә детдомда калдырып китәләр.
– Юк, миңа халык авыз иҗаты кирәк. Ну, җырлар, бәетләр... Китапка кермәгән яңа сүзләр булса да ярый.
Ә Хөббениса шундук аңлады. Фермага җибәрде. Дояркалар янына.
Монда китапка кермәгән сүзләр күп, кәнишне. Тик гел урысча. Менә алар бер-берсенең әнисен бик яраталар икән. Гел «твой мать» та, «твой мать» дип кенә торалар. Мин татарча да берничә сүз язып алдым ул...
Менә элек халык җырлар, дастаннар иҗат иткән. Ә хәзер... Хәзер әнә шундый сәер жанрлар модада икән. Ә аның белән ничек имтихан тапшырасың...
Марат КӘБИРОВ |
Иң күп укылган
|