поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2015 Шоу-бизнес

Сиринә Зәйнетдинова Татарстанның атказанган артисты булуга икенче бала алып кайтачак?!

Татар эстрадасының моңлы җырчысы Сиринә Зәйнетдинова җырлавын онытылып тыңлыйм, аның үзенчәлекле тавышы йөрәкләргә үтеп керә торган. Бүгенге көндә ул - "Татар моңы-2010" яшь башкаручылар телевизион конкурсының 1 премия лауреаты, 2007 елда Р.Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивале һәм "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты.

- Сиринә, менә шундый берсеннән-берсе дәрәҗәле исемнәргә лаек булуыңның ярдәмен, файдасын тоясыңмы?
 
- Бу дәрәҗәле һәм затлы бәйгеләрдә катнашуым минем кебек яшь җырчы өчен зур вакыйга. Әлбәттә, мин бер баскычка югары күтәрелдем. "Казан" Милли-мәдәни үзәге Филармониясенә эшкә кастинг аша сайлап алынуымда да бу җиңүләремнең өлеше зурдыр дип уйлыйм. Быел Марсель Иванов һәм Ренат Мөслимов иҗат иткән "Бишек" җырым белән "Болгар радиосы" премиясенә дәгъва кылам.
 
- Репертуарыңдагы җырларыңның барысы да тирән мәгънәле. Нык сайланучанмы син?
 
- Җыр сайлауга җитди карыйм, шуңа күрә сайланучан дияр идем. Бик күп кеше җыр тәкъдим итеп яза, ләкин 100 җыр арасыннан берсен генә сайлап ала алам.
 
- Яшь артистлар "ТР атказанган артисты" исеме артыннан йөри, ә кайберләренә ул исемне алырга ярдәм итәләр. Синең дә дәрәҗәле исемнәрең бар, репертуарың бай, сольный концертлар куйдың, альбом чыгардың. Тагын да югарырак менәсең килмиме?
 
- Кеше аркылы йөреп алырга теләмим. Үз көчем белән алырмын, Ходай кушса. Аннан соң башкарган хезмәтемне, тырышуымны җитәкчелек үзе дә күрергә тиештер.
 
- Сиринә, бер шалтыратуымда син мәктәптә, икенчесендә - концертта идең. Гел шундый тыгыз режим белән яшисеңме?
 
- Төрлечә була. Кызым Эльвина мәктәптә Яңа елга сценарий язып, бергәләшеп шуны куйганнар. Укытучылары карап, тикшереп, төзәтәсе җирен төгәлләргә үтенгән иде. Бик матур бәйрәм булачак ул, миңа ошады.
 
- Эльвинага 11 яшь, икенче бала турында уйламыйсызмы әле?
 
- Ирем: "ТР атказанган артисты исемен алуга ук икенче бала алып кайтачакбыз" диде.
 
- Яңа елга нинди планнар кордыгыз?
 
- Өйдә гаилә белән генә каршы алырга исәп. Дөрес, Яңа елга кадәр күп кенә чыгышлар көтелә. Ләкин Яңа ел төнендә җырларга теләмим, бер көндә генә эшләп баеп булмый. Яңа елда яраткан гаиләң белән бергә булудан да зур бәхет юк!

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 12.12.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»