поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.12.2015 Җәмгыять

Пенсионерларны байга һәм мохтаҗга бүләчәкләр

Киләсе ел башыннан хезмәт ветераннары икегә бүленәчәк: күп керемле байлар һәм аз керемле мохтаҗлар. Акчасы болай да күп дигән ярлык сугылганнарга социаль ташламалар буенча акчалата түләүләрне киметмәкчеләр. Түрә­ләребез шулай итеп акчаны янга калдырмакчы. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева матбугат кон­фе­ренциясендә әйткәнчә, моңа кадәр һәр хезмәт ветеранына бертөрле социаль ярдәм күрсәтелсә, киләсе ел башыннан үзгәрешләр булачак.

Ноябрь аенда Дәүләт Советы “РТ халкына адреслы социаль ярдәм ту­рын­да”гы Татарстан законына үз­гә­решләр керткән закон кабул итте. Шулай ук Министрлар Кабинеты 2004 елның 17 декабрендә чыгарган “Пенсионерларга юл хакы өчен айлык акчалата түләү турында”гы карарга да үзгәрешләр кертелде. Бу ике норматив акт буенча, һәр ташламага ия пенсио­нерның кереме аерым тикшере­ләчәк, һәм мох­таҗ дип саналганда гына кирәгенчә ярдәм оештырылачак. 2015 елда республикада 1,5 миллионнан артык кеше социаль ярдәмнән файдаланган. Аларның 1,3 миллионына акчалата түләү оештырылган. “Бо­ларның айлык кереме дә, мохтаҗ булу-булмау­ла­ры да исәпкә алынмады”, – ди Н. Бутаева. 
 
Ташламалар, акчалата тү­ләүләр 2016 елга кадәр билгеләнгән пенсионерлар тынычлап йоклый ала, чөнки “льгота”лар шул килеш калачак. Яңалык күбрәк киләсе ел башыннан лаеклы ялга чы­гучыларның күңеленә коткы салыр, мөгаен. Аларга айлык керем 20 мең сумнан артмаган очракта гына социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Респуб­лика законына кертел­гән үзгәрешләр нәкъ менә алар кесәсенә сугачак. Төгәл әйт­кәндә, айлык кереме 20 мең сумнан артучыларга торак-коммуналь чыгымнарга 50 процент ташлама ясалмаячак, бушлай колак аппараты алу, теш куйдыру мөм­кинлеге бетәчәк һәм транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү кимеячәк, аның суммасы 280 сум гына булачак. Ә керемнәре аз булганнарга “социаль проездной” акчасы 427 сум каралган. Ел саен хезмәт ветераннары сафына 9,5 мең кеше өстәлә. 1,5 мең пенсио­нерның айлык кереме 20 мең сумнан артып китә.
 
Киләсе елдан башланучы үзгәрешләр, әлбәттә, бөтен пенсионерларда да кызыксыну уятачак. Үзгәрешләр булган очракта ул хактагы барлык мәгълүмат исәп-хисап фактураларында язылачак икән. Аңлашылмау­чылыклар да шактый булачагын алдан ук фаразлыйлар, шул җәһәттән 200дән артык телефон шалтыратулар кабул итәчәк,  диләр. “Әгәр сезгә беркем дә үзгәрешләр хакында хәбәр итмәгән икән, димәк, социаль ташламалар элеккечә сакланган, – ди Наталья Владимировна. – Ә янга калган акчаны дәүләт мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерәчәк”.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»