поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.12.2015 Юмор

Их, Гайфи... (уены-чыны бергә)

Беркөнне урамда ничәдер ел бер парта артында утырган классташым Айкыяны очраттым. Әз генә дә үзгәрмәгән, элек ничек киенә белми иде, хәзер дә нәкъ шулай – өстендә чәчәкле юка ситсы күлмәк кенә. Карап торышка гади тоелса да, Айкыя эшне кызу тотты: “Әйдә, бер утырыйк әле”, – дип, мине якындагы кафега өстери башлады.

Баштарак сөйләшү авыр барды. Берәр фужер кызыл тотып куйгач кына телем ачылып китте. Әй, сөйлим, әй, сөйлим – бер уйласаң, сөйләрлегем дә бар шул. Ирем ике җирдә эшли, үзенеке-үзенә җитә, машинасына кредит түли, калганы беренче хатынына алиментка китә. Үзем хәзер колбаса сатуда, эшем алай төшемле дип әйтмәс идем. Колбасага нәрсә тутырганы билгесез, шуңа халык хәзер күбрәк ит ашый. Алай да үлчәүгә карамыйча, сорт белән бәяне бутап саташкан иләс-миләсләр безнең өчен җитәрлек әле. Аларга рәхмәт, бөтен өмет шул хыялыйларда. Фатирыбыз зур, ике бүлмәле, кышка иремнең әнисе, авылдан минеке килә, беренче иремнән ике бала һәм яңа ирем – барыбыз да сыябыз.
 
Классташым әллә ни гомер сөйләвемне бүлдермичә, авызыма карап, шаккатып тыңлап утырды. Тыңлаучы кеше табылгач, телем-телгә йокмады. Ярты бәясенә күршенең бәрелгән машинасын алуыбызны да сөйләп бирдем, безгә бакчага йөрергә яраса, шул җитә дидем. Онытып торам икән, шәһәр читендә дүрт сутый җиребез дә бар. Андагы яшелчәнең котырып үсүен күрсәң, базарың читтә торсын! Озын сүзнең кыскасы, яши белгән кешегә хәзерге тормыштан зарланырлык түгел.
 
Алга таба көлешә-көлешә класста укыган малайларның кемгә өйләнеп, кайда кем булып эшләүләрен тикшереп чыктык. Кызлар алдында борыннарын чөеп йөрсәләр дә, әллә кем булмаганнар әле. И-и, укыганда тыңгылык күрсәтмәделәр инде ул малайлар. Класста иң чибәре булганга, минем арттан өерләре белән йөрделәр. “Араларында иң бәләкәй буйлысы – Гайфигә тикле безнең капкага хәтле артымнан ияреп кайта иде”, – дигәч, Айкыя, нишләптер, пырхылдап көлеп җибәрде. Шунысы гаҗәп, үзе турында ул ләм-мим бер сүз әйтмәде. Ярар, бу тормышта төрлесе була, йә кияүгә яратмыйча чыккандыр, йә ире эчәдер дип уйлап куйдым. Шуңа урамга чыккач, аны жәлләп: “Әйдә, такси чакыртам”, – дидем. Их, әйтәсем калмаган икән! “Юк, кирәкми, әнә, ирем машина җибәргән”, – дип Айкыя яныбызга килеп туктаган кибән хәтле машинага төртеп күрсәтте. Аптыравымнан бер мәлгә бөтенләй өнсез калдым. Мондый машина эшләп алыр өчен ирем белән миңа ике гомер яшәргә кирәк. Моны сизгән Айкыя: “Син сөйләгән бәләкәй Гайфи – хәзер банк директоры, өстәвенә минем ирем була”,– дип машинага утырды һәм, кулын болгап, күздән югалды.
 
Редакциядән. Түбән Камада яшәп иҗат итүче авторыбыз Илдар Хәйруллинны «Ерып чыгарбыз» дигән юмористик хикәяләр җыентыгы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия алуы белән котлыйбыз, аңа алга таба иҗатында уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Илдар ХӘЙРУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»