|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2015 Криминал
Чаллыда табибны атып үтергәннәрПолиция танылган табиб Андрей Железновка аткан кешене тоткарлаган. Чаллыдагы җинаять бүген иртәнге сәгать 8 тирәсендә булган. Хастаханәгә керү юлында билгесез кеше табиб-травматолог, ортопед Андрей Железновның күкрәгенә ата. Вакыйга шаһиты – территорияне җыештыручы ату тавышы ишетеп, баскыч төбенә йөгереп чыга һәм яраланган табибны күреп ала. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы аны реанимация бүлегенә алып китә, әмма операция ярдәм итми. Алган җәрәхәтләреннән 52 яшьлек табиб хастаханәдә җан бирә.
Кайнар эзләрдән шикле адәм тоткарлана. Ул 1930 елгы пенсионер булып чыга. Ачыкланганча, ул үзлегеннән ясалган коралдан аткан. Ни сәбәпле шундый адымга баруы ачыклана. Тикшерү эше дәвам итә.
Андрей Железнов "Саулык+" клиникасын җитәкләгән һәм 4 нче поликлиникада эшләгән.
--- |
Иң күп укылган
|