поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.12.2015 Язмыш

«Их, әни, үз кулларым белән чынаяк тотып чәй эчә алсам да риза булыр идем»

Моннан берничә ел элек Әтнә районының Күшәр авылына баргач, Рузия Камаева белән очрашып, аның көчле рухлы булуына сокланып кайткан идем. Шуңа күрә, мондый кеше белән бер күрешү – үзе бер гомер дип, узган атнада «Юность» мәдәният сараенда аңа багышлап уздырган кичәгә ашкынып бардым.

Рузиягә Ходай авыр сынаулар җибәрсә дә, ул беркайчан сынмаган, сыгылмаган. Медицина училищесында белем алып шәфкать туташы булырга хыялланып йөргәндә,  унсигез яшьлек кыз юл фаҗигасенә очрап, инвалид булып кала. Машинадагы 37 кешенең берсе генә гомерлеккә саулыгын югалта. Алты сәгать буе операция ясауның да нәтиҗәсе булмый.
 
 
 
Әнисе Гөлзадә апа хастаханәләрдә дә, өйдә дә кызының яныннан китми. «Их, әни, үз кулларым белән чынаяк тотып чәй эчә алсам да риза булыр идем», – дип елый Рузия. Үзенең гомер юлында яхшы кешеләр очравына куана Рузия. Ул чактагы «Искра» колхозы рәисе Фәйзи Галиев кызга Кырымга барырга юллама алып бирә. Рузия шуннан утырырга өйрәнеп кайта. Әнә шул гомердән бирле инвалид арбасында ул. Вакытын беркай­чан бушка үткәрергә яратмый. Кышкы озын кичләрдә кул эшләре белән шөгыльләнә, шигырьләр яза. Җәй көне машинасы белән басу киңлекләрен урап кайтырга ярата. Рузиянең язган шигырьләрен укып, кулдан бәйләнгән әйберләрен күреп сокланмаган кеше бармы икән?! Мәрхәмәтле затлар аның икенче китабын чыгарырга ярдәм иткән.
Әлеге кичәдә дә шактый яңгырады аның шигырьләре. Әнисенә, якыннарына багышлап язылганнарын үзе дә укыды. Кешеләрне дәваларга хыялланган Рузия бүген аларның җаннарын дәвалый.
 
Сыйныфташлары аның кечке­нәдән шигырьләр укып, конкурсларда җиңүләр яулавын искә алдылар. Кичәдә Алсу белән Азат Фазлыевлар, Руслан Габитов, Фаил Сәфәров кебек җырчылар Рузия Камаева репертуарыннан җырлар башкардылар. Рузияне хөрмәтләп Әтнә районы мәдәният идарәсеннән дә килделәр.
 
Якташына багышлап шундый матур кичәне «Юность» мәдәният йорты директоры урынбасары Азат Фазылҗанов оештырган.
– Мин Рузия апаның шундый кичәсен оештыру турында күптән хыялланып йөри идем. Аны Казан тамашачысына күрсәтәсем килде. Әмма моңарчы мөмкинлек булмады. Рузия апа тормышны ярата. Без күрмәгән матурлыкны күреп, халык­ка җиткерә, – диде ул.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»