|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2015 Криминал
Балтач районында кибеттә бомба эзләгәннәр (ФОТО)Терроризм "чәчәк" атканда чорда, игътибарлы булу сорала. Әнә Нормада да бомба куелу турында хәбәр булган. Бүген обедка кадәр Норма авылында урнашкан «Бәхет» кибетен эвакуацияләгәннәр. Полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр юлда хәрәкәтне ябып, кибеттәге бар халыкны читкә чыгарган. Бомба турындагы шик, Аллага шөкер, чынга ашмаган. Хәзерге вакытта юл ачык һәм кибеткә дә керергә мөмкин, дип яза Балтач районы сайты.
Шикле әйберләр күрсәгез, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез. "Әллә нәрсә булмас әле", — дип уйлау кызганыч нәтиҗәгә китермәсен!
--- |
Иң күп укылган
|