поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.12.2015 Матбугат

"Туган як" газетасына 25! (ФОТО)

Төп-төгәл чирек гасыр Нижгар татарларына тугры хезмәт итеп килгән “Туган як” газетасы турында язганда яки сөйләгәндә, беренче чиратта, әлбәттә, аның беренче һәм хөрмәтле редакторы Рифат абый Ибраһимов турында онытып куярга һич кенә дә хакыбыз юк.

 Нәкъ ул моннан 25 ел элек үзе төсле милләтпәрвәр һәм фикердәш дуслары Алимҗан абый Орлов, Фазыл абый Гимранов, Сәяр абый Сабиров, Мансур абый Хафизов, Әхмәт абый Аймасов һәм ул чакта Казан дәүләт университеты аспиранты Рифат Фаттахов ярдәме белән булдырылган “Туган як” газетасы редакциясен җитәкли, аны тиешле кадрлар белән тәэмин итә һәм биш ел эчендә милли басмабызны абруйлы газеталар сафына кадәр күтәрә.
 
“Евразия” фонды гранты исәбенә алынган компьютер техникасы редакция коллективына газетабызны яңа баскычка мендерергә мөмкинлек бирде. Бушка килгән заманча бу техника аркасында газетабыз тизрәк җыела, матуррак булып дөнья күрә башлады. Бу – коллективыбызның интеллектуаль мөмкинлекләренең материаль чагылышы булып тора. Безнең әле инде гадәти 8 битлектән 10-12 битлеккә дә күчәргә мөмкинлегебез бар”, - дип сөйләгән иде Рифат абый “Туган як”ның биш еллык юбилеенда.
 
Аллага шөкер, соң булса да, уң булсын дигәндәй, Рифат абыйның ул чактагы өмет-хыяллары тормышка ашырылып килә.
 “Туган як”ның беренче санын чыгарып, аны конвейерга куярга Сергач типографиясенең ул чактагы директоры Николай Яковлевич Ужицын, аның кул астында эшләүче Любовь Анатольевна Крылова, Раиса Николаевна Сидельникова, Сергач районының “Ленинское знамя” газетасы редакторы Виктор Иванович Комаров, җаваплы сәркатибе Виктор Иванович Кельдюшев нык булыштылар.
 
Газетабызның беренче санын чыгарганда редакция коллективын, аның редакторыннан тыш, тагын Сафа абый Мостафин, Әминә апа Хәсәнова, Наҗия апа Зиганшина, Рәйсә Каюмова, Наил Җәфәров, Валентина Богатова (бухгалтер) һәм мин, сезнең бүгенге колыгыз тәшкил итте.
 
Дөрес, объектив һәм субъектив сәбәпләр буенча, бер мәлне “Туган як”тан китәргә мәҗбүр булдым һәм сигез ел дәвамында, русча әйтмешли, “на вольных хлебах” идем. Шул дәвердә каләмемне рус телендә шомарттым, телевидениенең кайбер нечкәлекләренә өйрәндем, ләкин “Туган як”тан бер дә аерылмадым: һәрвакыт яздырып алдым һәм укып бардым.
 
Гомумән алганда, 25 ел эчендә “Туган як” газетасында 20ләп кеше эшләп чыкты, алар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән халкыбызның үткәнен һәм бүгенгесен үз эченә алган елъязмага лаеклы өлешләрен керттеләр. Шулар арасыннан Камил Фәткуллинны, Равилә апа Османованы, Наил Хәсәновны, Илдар Аминовны, Әнвәр Камалетдиновны, Тәнзилә Паламарчукны, Алсу Әхмәтбаеваны, Т.Новгород һәм Дзержинск шәһәрләрендә үз хәбәрчеләребез булып торган Рәзилә Ахмадуллина белән Люзия Вәлиуллинаны, техник хезмәткәрләрдән Гөлнара Әхмәтбаева белән Гөлнара Нәвретдинованы, Лена Белякова белән Олег Сметаневны (фотокорреспондентлар) һәм Гүзәл Люкманова белән Зоя Страхованы (бухгалтер) билгеләп үтәр идем.
 
“Туган як” газетасының икенче хөрмәтле редакторы Рауф абый Абдуллинны да без бүген җылы хатирәләр белән искә алабыз. Аның җитәкчелегендә редакция хезмәткәрләрен эшкә һәм эштән автомобиль белән йөртә башладылар, газетага өлешчә яшел төс өстәлде, Мәскәү татарлары белән элемтәләр ныгыды, газетаның оештыручысы булып өлкә хөкүмәте чыкты...
 
“Туган як”ның бүгенге коллективына килгәндә, күреп торасыз, ул чагыштырмача яшь кенә булса да, олы эшләргә сәләтле һәм тәҗрибәле дус команда. Хезмәт итү шартларын яхшыртудан тыш, газетабызны төсле иттек, аның күләмен арттырдык, Уразавылда һәм Мәскәүдә корпунктлар ачтык, “Туган як”ның сайтын булдырдык, газетабызның электрон версиясенә подписка игълан иттек, Гомумроссия прессасының алтын фондына кердек, үзешчән шагыйрьләребезнең китапларын чыгаруга булышлык күрсәтеп киләбез һәм башкасы. Болары турында: “Аллага шөкер”, - дип әйтә алсак, тиражыбыз хакында: “Кызганычка каршы”, - дип уфтанып куярга мәҗбүрбез. Авылларда газетабызны тарату буенча почтаның тиешлечә эшләмәве аркасында, тиражыбызны кискен югалта башладык. Ярый әле якын дусларыбыз бар, алар бу өлкәдә ярдәм кулы сузалар.
 
Шулардан Татарстанның Т.Новгород өлкәсендәге сәүдә һәм икътисад вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усмановны, К.Октябрь һәм Сергач райполары рәисләре На¬зыйм Юсипов һәм Равил Мангу¬шевны, Россия мөселманнарының Диния нәзарәтеннән Җәфәр Фәйзрахмановны һәм өлкә Җәмигъ мәчете имамы Үмәр хәзрәт Идрисовны әйтер идек. Кайбер авыл мәчетләребез дә подписка белән “Туган як”ка ярдәм итәләр, рәхмәт үзләренә. Газетабызны саклап калып үстерүгә зур этәргеч һәм төп күрсәткеч булган тиражыбызны туплауда дусларыбызның һәм подписчикларыбызның артуына нык ышанасыбыз килә. Зинһар өчен, шул ышанычларыбызны акларга ярдәм итегез, хөрмәтле нижгарлы татарларыбыз, газиз милләттәшләребез һәм хөрмәтле дин кардәшләребез!
 
“Туган як” газетасына битараф булмаган, аның өлкә татар җәмәгатьчелеге файдасына башкарып килгән иҗади хезмәтенә югары бәя биргән, эшчәнлеген мөһим, актуаль дип санаган һәрбер укучыбызны газетабызның күркәм юбилее белән тәбрик итәбез һәм һәрбер подписчигына нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар телибез. 
 

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 10.12.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»