поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.06.2009 Җәмгыять

ГАЙБӘТ ӨСТЕНӘ ГАЙБӘТ, УЛ КЕМГӘ КИРӘК?

Фәния Хуҗахмәт исеме күп укучыларга таныштыр. Аның беренче язмалары газета һәм журналларда моннан 40 ел элек күренә башлады. Мин, мәсәлән, аның артистлар турындагы очеркларын кызыксынып укып бара идем. Аеруча Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Хәйруллина, кайбер башка сәнгать әһелләре турындагы бик җылы һәм ихлас язылган материаллары истә калган. Менә хәзер автор шул мәкаләләрен аерым китап итеп туплап чыгарган.

“Язылмаган роман”ның геройлары белән танышкач моны хупларга гына мөмкин булыр иде. Автор аларны беренче биттә үк санап чыккан: Сара Садыйкова, Рубин Абдуллин, Наҗар Нәҗми, Шәриф Хөсәенов, Марсель Галиев, Әлфия Афзалова һ.б. Барлыгы кырыктан артык кеше. Барысы да халкыбызга яхшы таныш, барысы да укучыларыбызда зур кызыксыну уята торган шәхесләр.

 

Әмма, китапны укый башлагач, авторның күпчелек очракта шәхесләрнең исемнәрен атау белән генә чикләнүе, иҗатларына анализ бирмәве, биографияләренә дә әллә ни яңалык өстәмәве күренә.

 

Гомумән, Ф.Хуҗахмәт вакытлы матбугаттагы публикация һәм китап хәтле китап арасындагы принципиаль аерманы сиземләми, күрәсең. Китап булгач, аның төп темасы, эчке композициясе, кызыл җеп булып сузылып килә торган идеясе булырга тиештер инде. Элек басылган мәкаләләрне туплап кына китап барлыкка килми.

 

Әйтик, моннан күп еллар элек, ул Бакый Урманче истәлегенә музей ачарга һәм һәйкәл куярга кирәк дип язып чыккан иде. Заманы өчен дөрес, кирәкле чыгыш иде бу. Журналистның теләге тормышка ашты: музей да ачылды, һәйкәл дә куелды. Шуның белән мәкаләнең актуальлеге югалды – нигә аны китапта яңадан бастырырга?

 

Мондый мисалларны шактый күп китерергә булыр иде. Әмма минем эчемне пошырган мәсьәлә бөтенләй икенче. Китапта телгә алынган персонажларны, дөресрәге, барыбызга да таныш кешеләрне икегә бүлеп карарга була. Беренчеләре – авторның якын дуслары, яхшы танышлары. Аларны ул күккә күтәреп мактый. Мәсәлән, “чып-чын татар язучылары, коеп куйган хикәячеләре” рәтенә ул үзе белән эшләгән дүрт кешене кертә: Кояш Тимбикова, Диләрә Зөбәерова, Мәдинә Маликова һәм Габдулла Шәрәфетдиновны. Аларның исемнәре китапның буеннан-буена, әледән-әле туктаусыз макталып, кабатланып килә. Ә инде яратмаган кешеләре арасында Ринат Мөхәммәди, Рашат Низами, Мансур Вәли исемнәрен атарга була. Ул аларның китапларын да санга сукмый (алар кебек мин дә яза алам, имеш), кеше буларак та өнәми. Р.Мөхәммәдинең бер хикәясен укыганда ул йоклап та киткән, имеш. Икенче әсәрен, укымаса да, “пычрак” роман дип атый.

 

Китапта гайбәтләр тулып ята. Әйтик, автор “Ватаным Татарстан” газетасының элекке мөхәррирен “җинаять” ясауда гаепли. Имештер, ул редакция хезмәткәрләре күп еллар буе туплап килгән музей материалларын таркаткан, музейны да юкка чыгарган. Бу турыда Габделхак Шәмсетдиновның үзеннән сорагач, ул болай аңлатты: “Музей материаллары мин редакциягә килгәнче үк тарала башлаган иде инде. Иң беренче булып шактый өлешен Фәния Хуҗахмәт үзе үзләштерде, календарь чыгарам дип, бик күп фотоларны алып китте. Шулай итеп, әкрен-әкрен, башкалар да музей әйберләрен алып китә башладылар. Бүлмәгә ремонт кирәк булгач, мин калган планшетларны стенадан алып, җыеп куярга куштым. Шул гына. Монда бернинди җинаять тә юк”, –  диде.

 

Иң яратмаган кешеләре арасында “Сөембикә” журналының җаваплы сәркәтибе Марат Әмирхан. “Аерым бүлмә биреп, хезмәт хакы түләп, айгыр кебек ирне романнар язарга китерделәр. Ул исә имансыз, мескен, пешмәгән, чирле хатын-кыз образлары әвәләргә тотынды. Тираж аска тәгәрәп китте”.

 

Менә сиңа! Талантлы язучы, бик күп актуаль әсәрләр авторы, оста публицист һәм тарихчы иҗатына “объектив” бәя! Аның аерым бүлмәдә утырырга да, хезмәт хакы алырга да хакы юк, күрәсең.

 

Моның белән генә чикләнмичә, Ф.Хуҗахмәт Маратның тышкы кыяфәтен дә мыскыл итә: “Маңгаена шишка чыкканмы соң, әллә мөгез үсә башлаганмы? Мөгез түгел, әллә нәрсә үсәр”. Матбугат битләрендә өлкән кешене, атаклы язучы һәм журналистны рәнҗетергә авторның нинди хакы бар?!

 

Венера Ихсанова турында Ф.Хуҗахмәт “сволочь” сүзен куллана, аны журналны таркатуда гаепли. Шундый ук гаеп Роза Туфитулловага да ташлана. “Сөембикә” журналы, имеш, хәзер “тыштан ялтырый, эчтән калтырый”. Җае чыгу белән ул “Казан утлары” журналы хезмәткәрләренә дә “тибеп” китә. Имеш, аның җитәкчеләре Кояш Тимбикованы, нахакка гаепләп, эштән куганнар. “Әти тәрбиясе күрмәгән малайларга урын кирәк булды. Кеше йөрәкләренә баса-баса, зур үсәселәре килде. Китаплары кибетләрдә өелеп ята, журналларының да тиражы бик кечкенә инде хәзер”.

 

Татарстан журналистикасына фәнни нигез салган, йөзләрчә каләм иясен тәрбияләгән Флорид Әгъзамов турында: “Үз күләгәсеннән үзе курыккан, сабыр, тыйнак, туры, гадел сүзне дә кычкырып әйтә алмаган Флорид Әгъзамовны да беләбез”. Мондый бәя белән һич килешеп булмый. Мин Флорид Әгъзамов белән күп еллар буе бергә эшләдем. Әйе, ул тыйнак, сабыр иде. Әмма куркак та, намуссыз да булмады. Журналистлар тәрбияләүгә бөтен гомерен сарыф итте, бик күпләргә ярдәм кулын сузды. Вафат булган кешегә мондый гаеп ташлау – үзе намуссызлык.

 

Кирәксә-кирәкмәсә дә, Ф.Хуҗәхмәт тик торганнан, вафат булган Минзәлә малае, атаклы язучы Роман Солнцевка (Ренат Суфиевка), биюче Рудольф Нуриевка, бөтен дөнья әдәбияты классигы Чыңгыз Айтматовларга да таш атып китә. Әлбәттә, аларның даны моннан гына һич кимеми. Әмма авторның җыен гайбәт туплап, яла ягуына күңел әрни. Дөресен әйтим, бу шактый зәгыйфь, “пешеп” җитмәгән китапка рецензия-фәлән язарга һич тә теләгем юк иде. Хәзер бит сүз иреге, һәркем үзенчә язып, акча тапса, китабын да бастырып чыгара ала. Әмма шулай да, беркемнең дә башка кешеләрне рәнҗетеп, хурлап, мыскыл итәргә хакы юк. Моңа түзеп тә, җавап бирмичә дә калырга ярамый.

 

Тагы бер генә мисал китерәсем килә. Ф.Хуҗахмәт китабына Шәриф Хөсәеновның үзенә язган хатын керткән. Бу хатта язучы атаклы табибә, халык депутаты, меңләгән авыруларны дәвалаган, орден-медальләр белән бүләкләнгән. Мәфтуха Юмакулованы иң яман сүгенү сүзләр белән сүгә. Андый сүзне матбугат битләрендә китерү дә оят. Имештер, ул – хәшәрәт, хат авторы русча “сука” сүзен куллана. Ә аның ирен, репрессия корбаны булган карт коммунистны тагы да ямьсезрәк итеп, “поджопник” дип атый. Ярый, Шәриф Хөсәенов кызып китеп, шундый сүзләрне ычкындырсын да ди. Тик бит ул моны аерым кешегә адресланган хатында гына әйтә. Ф.Хуҗахмәт исә бу хатны китабына кертеп, ун мең тираж белән бөтен дөньяга тарата.

 

Чак кына булса да итәгать, чама хисе дигән нәрсә булырга тиеш ич! Җинаять кодексында мондый сүзләрне куллану, кешене рәнҗетү – “Оскорбление личности” дип атала. Моның өчен әлеге кешеләрнең туганнары китап авторын судка тартуы да мөмкин.

 

Минемчә, автор рәнҗеткән кешеләре һәм аларның туганнары алдында гафу үтенергә тиеш.

 


Рафаэль МОСТАФИН
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»